УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Ул үз хаталарыннан сабак алган
1, 2. а) Үз хатасы аркасында Юныс һәм башка кешеләр нинди бәлагә эләккән? ә) Юныс турындагы хикәя безне нәрсәгә өйрәтә ала?
ЮНЫС бу коточкыч тавышларны ишетмәс өчен, качар иде дә, булмый шул. Каты җил корабның бауларын тарткалап-тарткалап үткәнгә, алар сызгырып тора, зур-зур дулкыннар корабның як ягына дөбер-шатыр бәреп торганга, мескен корабның һәр тактасы шыгырдап куя. Шулай да Юныс өчен иң хәтәр тавыш булып капитан белән аның командасының каты тавышлары яңгырый: алар, корабны һәлакәттән коткарыр өчен, бар көчләрен куеп тырыша. Аларның барысына үлем яный, һәм моның барысына Юныс гаепле! Ул моны бик яхшы белә.
2 Юныс бу авыр хәлгә ничек эләккән? Ул җитди хата кылган, һәм бу хата аның Аллаһысы Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә бәйле булган. Нинди хата? Аның хатасы төзәтерлек булганмы? Бу сорауларга җавап тапсак, үзебез өчен күп кенә сабаклар алырбыз. Мәсәлән, Юныс белән булган очрак Аллаһының хәтта нык иманлы хезмәтчеләре дә хак юлдан читкә китәргә мөмкин һәм Аллаһы белән бозылган мөнәсәбәтләрне кире кайтарып була икәнен күрергә ярдәм итә.
Гәлиләядән пәйгамбәр
3—5. а) Юнысны искә алганда, кешеләр еш кына нәрсәгә игътибар итәләр? ә) Юнысның чыгышы турында нәрсә билгеле? (Искәрмәне дә кара.) б) Ни өчен Юныска үз хезмәтен башкару җиңел һәм рәхәт булган дип әйтеп булмый?
3 Юнысны искә алганда, кешеләр еш кына аның кылган хаталарына игътибар итәләр, мәсәлән, аның тыңламаучанлыгын һәм хәтта кирелеген искә алалар. Ләкин аның башка сыйфатлары да булган. Онытма: Юнысны үз пәйгамбәре итеп Йәһвә сайлаган. Юныс тугры һәм тәкъва кеше булмаса, Аллаһы аңа үзенең мөһим эшен йөкләмәс иде.
Юнысның яхшы сыйфатлары да булган
4 Изге Язмаларда Юнысның чыгышы турында әллә ни күп әйтелми. (2 Патшалар 14:25 укы.) Шунысы гына билгеле: ул Насарадан дүрт километр ераклыкта урнашкан Геф-хәфәр шәһәреннән булган. Шул шәһәрдә, якынча сигез гасыр үткәч, Гайсә Мәсих үсәргә тиеш булган.a Юныс пәйгамбәр булып хезмәт иткәндә, ун буынлы Исраил патшалыгында патша булып Йәрәбәм II идарә иткән. Ильяс пәйгамбәр яшәгән вакытлар инде күптән узган булган, ә Ильяс эшен дәвам иткән Илиша пәйгамбәр Йәрәбәмнең әтисе идарә иткәндә вафат булган. Йәһвә шул пәйгамбәрләр ярдәмендә Багалга табынуны юк иткән булса да, исраиллеләр яңадан гөнаһка бата башлаган. Ә Юныс көннәрендә ил белән «Йәһвә күзендә яман булганны» кылучы патша идарә иткән (2 Пат. 14:24). Әйе, Юныска үз хезмәтен башкару җиңел һәм рәхәт булган дип әйтеп булмый. Шулай да ул Аллаһыга тугры хезмәт иткән.
5 Бер көнне Юныс тормышы бик нык үзгәреп куйган. Йәһвә аңа бер эш тапшырган, ләкин Юныска бу эш үти алмаслык авыр булып күренгән. Йәһвә аңа нинди эш тапшырган?
«Тор да Нинәвәгә... бар»
6. Йәһвә Юныска нинди эш тапшырган, һәм ни өчен аны үтәү куркыныч булган?
6 Йәһвә Юныска болай ди: «Тор да Нинәвәгә — бөек шәһәргә бар һәм аңа хөкем карары игълан ит, чөнки аның явызлыгы миңа кадәр иреште» (Юныс 1:2). Ни өчен бу эш шулкадәр куркыныч булган? Моны аңлар өчен шул шәһәргә игътибар итик. Нинәвә көнчыгышка таба 800 километр ераклыкта урнашкан булган. Анда җәяү барып җитәр өчен, бер ай кирәк булган. Ләкин андый сәяхәт авыр булса да, ул Юныска бирелгән йөкләмәнең җиңел өлеше булган. Чөнки Юныска Йәһвәнең хөкемен Нинәвә шәһәрендә яшәүче ассириялеләргә җиткерергә кирәк булган, ә бу халык аяусыз һәм кансыз булган. Юнысны бит хәтта Аллаһы халкы да әллә ни тыңламаган, ә шул мәҗүсиләрдән нәрсә көтәргә инде? Соңрак Нинәвәне «кан коючы шәһәр» дип атаячаклар. Шул зур шәһәрдә Йәһвәнең бер хезмәтчесе нәрсә эшли алыр инде? (Наһум 3:1, 7)
7, 8. а) Йәһвә йөкләмәсен үтәмәс өчен, Юныс нәрсә эшләргә әзер булган? ә) Ни өчен Юнысны куркак дип атау дөрес булмас?
7 Туганмы Юныста андый уйлар, юкмы төгәл әйтеп булмый. Ләкин шунысы билгеле: ул бу йөкләмәне үтәмичә качкан. Йәһвә аңа көнчыгышка барырга куша, ә Юныс мөмкин кадәр ераграк качарга тырышып көнбатышка китә. Ул яр буендагы портка — Яфа шәһәренә килә һәм анда Таршишка баручы бер корабка утыра. Кайбер галимнәр Таршиш Испаниядә урнашкан булган дип уйлый. Алайса, Юныс Нинәвәдән 3 500 километр ераклыкка киткән булып чыга. Бөек диңгезне (Урта диңгезне) бер яктан икенче ягына кадәр кичеп чыгар өчен, якынча бер ел кирәк булган! Ләкин Йәһвә йөкләмәсен үтәмәс өчен, Юныс хәтта андый сәяхәткә дә әзер булган! (Юныс 1:3 укы.)
8 Юныс куркак булганмы? Андый нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Соңрак аның гаҗәеп кыю кеше булганын күрербез. Шулай да Юныс, һәрберебез кебек, камил булмаган һәм шактый күп кимчелекләре белән көрәшеп яшәгән (Зәб. 51:5). Әллә курку хисенә бирелмәгән кеше бармы?
9. Йәһвә тапшырган йөкләмә бездә кайвакыт нинди хисләр тудыра, һәм безгә андый вакытта нинди хакыйкатьне истә тотарга кирәк?
9 Кайчакта, Аллаһы безгә биргән йөкләмәләр бик авыр, хәтта башкарып чыга алмаслык булып тоела. Безне хәтта мәсихчеләргә тапшырылган эш — Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү йөкләмәсе куркытырга мөмкин (Мат. 24:14). Гайсә: «Аллаһы барысын да булдыра ала»,— дигән, ә без бу мөһим хакыйкатьне бик тиз онытабыз (Марк 10:27). Бу сүзләрне онытканыбыз булса, Юныс хисләрен аңлый алырбыз. Әмма качып, ул нинди хәлгә эләккән?
Йәһвә тыңламаучан пәйгамбәрен төзәтә
10, 11. а) Кораб порттан чыгып барганда, Юныс нәрсә турында уйлап куйгандыр? ә) Кораб белән андагы кешеләр нинди куркыныч хәлгә эләккән?
10 Күз алдыңа китер: Юныс, күрәсең, финикиялеләрнең йөк төялгән кораблары янына килә дә анда утыра. Ниһаять, кораб кузгалып китә һәм ашыкмыйча порттан чыга башлый. Капитан белән матрослар тиз-тиз генә үз эшләрен башкара. Юныс моның барысын күзәтеп тора. Яр ерагая бара һәм, ахыр чиктә, күздән югала. «Уф, котылдым!» — дип уйлап куйгандыр Юныс. Шунда кинәт һава торышы үзгәрә.
11 Каты җил диңгез суларын әйләндерә башлый, көчле давыл куба, һәм зур-зур дулкыннар күтәрелә. Андый дулкыннар хәтта безнең көннәрдәге кораблар белән дә уенчык белән уйнагандай уйнаган булырлар иде. Ә бу агачтан ясалган кечкенә кораб турында әйтәсе дә юк! Гаять зур дулкыннар аны өскә күтәреп ала һәм шуннан соң тирән упкынга ташлый. Моның турында Юныс соңыннан: «Йәһвә диңгезгә көчле җил җибәрде»,— дигән сүзләр язачак. Ләкин ул вакытта Юныс бу давылны Йәһвәнең булдырганын белгәнме? Анысы билгесез. Диңгезчеләр үз илаһларына ялварып дога кыла башлый. Юныс моны күреп тора, әмма аларның илаһлары берничек тә ярдәм итә алмаячак икәнен белә (Лев. 19:4). «Кораб менә-менә җимерелер сыман иде»,— дип язган бу хәл турында Юныс (Юныс 1:4). Әмма Юныс Аллаһыга дога кыла алырмы, ул бит аңардан качты?
12. а) Ни өчен безгә Юнысны, давыл дулап торганда, йоклаганы өчен хөкем итәргә ашыкмаска кирәк? (Искәрмәне дә кара.) ә) Йәһвә давылның кем аркасында купканын ничек ачыклаган?
12 Берничек тә ярдәм итә алмаганын күреп, Юныс трюмга төшеп китә, үзенә ятар өчен урын таба да тирән йокыга китә.b Тиздән аның янына капитан төшә һәм уятып аңа да үз илаһысына дога кылырга куша. Корабтагы кешеләр бу давылның гадәти булмаганын күреп, бәланең кем аркасында туганын белер өчен, жирәбә тарта башлыйлар. Юнысның чираты якынлашканда, аның йөрәге куркудан алынадыр. Тиздән барысы ачыклана. Әйе, Йәһвә Юныс аркасында давылны күтәргән һәм, жирәбә аңа төшсен өчен, җитәкчелек итеп торган. (Юныс 1:5—7 укы.)
13. а) Юныс диңгезчеләргә нәрсә турында сөйли? ә) Юныс диңгезчеләргә нәрсә эшләргә куша һәм ни өчен?
13 Юныс диңгезчеләргә барысын сөйләп бирә. Үзенең чиксез кодрәтле Йәһвә Аллаһының хезмәтчесе булуын, аңардан качып, аны рәнҗеткәнен һәм шулай итеп аларның барысын куркыныч хәлгә куйганын бәян итә. Диңгезчеләр бу сүзләрне ишеткәч шакката, йөзләрендә курку чагыла. Алар Юныстан корабны һәм үз гомерләрен коткарыр өчен, аның белән нәрсә эшләргә дип сорый. Юныс нинди җавап бирә? Үзенең котырынган салкын диңгездә батып баруын күз алдына китереп, ул калтыранып куйгандыр. Әмма шулай эшләп кешеләрне коткара алганын белә торып, ничек инде ул аларны һәлакәткә дучар итә алсын? «Мине күтәреп диңгезгә ыргытыгыз, һәм диңгез тынар. Мин беләм, сез бу көчле давылга минем аркада эләктегез»,— ди Юныс аларга (Юныс 1:12).
14, 15. а) Юнысның нык иманы безгә кайсы яктан үрнәк? ә) Диңгезчеләр Юныс үтенечен ничек кабул иткән?
14 Куркак кеше андый тәкъдим ясый алмас иде. Шул куркыныч вакытта Юнысның кыюлыгын һәм фидакарьлеген күреп Йәһвә шатланып куйгандыр. Бу очрактан Юнысның нык иманлы кеше булуы күренә. Башкаларның иминлеген үзенекеннән өстенрәк куеп, ул безгә яхшы үрнәк калдырган (Яхъя 13:34, 35). Берәр кешенең физик, эмоциональ яки рухи яктан ярдәмгә мохтаҗ булуын күргәндә, без аңа булышырга әзерме? Алай эш итеп без Йәһвәне сөендерәбез!
15 Юнысның сүзләре диңгезчеләргә дә бик нык тәэсир итә, һәм аларның аның үтенечен башта үтисе килми. Давыл аша үтеп чыгар өчен бар көчләрен куйсалар да, аларның бар куйган тырышлыклары юкка гына булып чыга. Давыл котырына гына бара. Ахыр чиктә, башка чара калмый икәнен аңлагач, алар Юнысның Аллаһысына — Йәһвәгә ялварып һәм мәрхәмәтле булуын сорап, пәйгамбәрне диңгезгә ташлыйлар (Юныс 1:13—15).
Юныс кушуы буенча диңгезчеләр аны диңгезгә ташлаганнар
Юныска шәфкать күрсәтелә һәм ул коткарыла
16, 17. Корабтан диңгезгә ыргытылгач, Юныс белән нәрсә булган? (Рәсемнәрне дә кара.)
16 Юныс котырынып торган дулкыннар арасына төшкәч, башта, бәлки, ничек тә булса су өстендә калырга тырышкандыр. Суда, күбек белән су тамчылары аша, Юныс тиз-тиз ераклаша барган корабның китеп барганын күрә. Шунда аны зур дулкын каплап ала, һәм Юныс бата башлый. Төпкә таба төшә барган саен, Юнысның исән калырга өмет чаткысы да сүнә бара.
17 Шул вакытта туган хисләрен ул үзе үз китабында соңрак сурәтләп бирәчәк. Аның бар гомере күз алдыннан үтә. Йәһвәнең Иерусалимдагы матур изге йортын инде беркайчан да күрә алмас дип уйлап куядыр моңсуланып Юныс. Ул үзен диңгез төбенә, тауларның нигезенә кадәр төшкән сыман хис итә; аны диңгез үләннәре урап ала. «Монда минем каберем»,— дип уйлап куядыр ул. (Юныс 2:2—6 укы.)
18, 19. Юныс бата башлагач, нәрсә булган, аны нәрсә йоткан, һәм бу вакыйгалар белән кем идарә итеп торган? (Искәрмәне дә кара.)
18 Шунда көтелмәгән бер хәл була. Юныс янында ниндидер гаять зур, кара бер балык пәйда була. Ул Юныска таба якынлашып килә. Ул зур итеп авызын ача да Юнысны йота!
«Йәһвә зур балыкка Юнысны йотарга кушты»
19 «Бетте, үлдем!» — дип уйлап куйгандыр Юныс, әмма ул исән кала! Аның сөякләре дә сынмый, ул бу балыкның ашказанында да эшкәртелми. Ул хәтта сулый да ала. Бу урын тиздән аның кабере булып китәргә тиеш, әмма әлегә Юныс исән. Әкрен-әкрен генә аны тирән курку-хөрмәт хисе биләп ала. Һичшиксез, Йәһвә — аның Аллаһысы — шушы «зур бер балыкка Юнысны йотарга кушты»c (Юныс 1:17).
20. Юнысның балык эчендә әйтелгән догасыннан үзе турында нәрсәләр белеп була?
20 Минутлар, сәгатьләр уза. Гомерендә күрмәгән тирән караңгылыкта Юныс уйларга бирелә һәм Йәһвәгә дога кыла башлый. Аның догасы тулысынча Юныс китабының икенче бүлегендә язылган, бу догадан пәйгамбәр турында күпне белеп була. Мәсәлән, ул Язмаларны бик яхшы белгән, чөнки еш кына Зәбур китабыннан төрле фикерләр китергән. Аның догасы аның рәхмәтле кеше булганын күрсәтә. Юныс үз сүзләрен болай дип тәмамлый: «Мин исә, сиңа рәхмәтләр укып, корбан китерермен. Әйткән нәзерләремне үтәрмен. Котылу Йәһвәдән килә» (Юныс 2:9).
21. Юныс Йәһвәнең коткара алуы турында нинди сабак алган, һәм безгә нинди мөһим хакыйкатьне истә тотарга кирәк?
21 Юныс шуны аңлаган: Йәһвә үз хезмәтчеләрен теләсә кайдан һәм теләсә кайчан коткара ала. Хәтта «балыкның карынында» да Йәһвә үзенең бәлагә эләккән хезмәтчесен тапкан һәм коткарган (Юныс 1:17). Өч көн һәм өч төн зур балыкның карынында булган кешенең гомерен һәм сәламәтлеген бары тик Йәһвә генә саклый алган. Шуны беркайчан да онытмыйк: Йәһвә — һәркемнең «сулышына... хуҗа булган Аллаһы» (Дан. 5:23). Һәр сулышыбыз, һәм гомумән тормышыбыз өчен дә без аңа бурычлы. Син Йәһвәгә рәхмәтлеме? Ул безне яратканга, без рәхмәтле булуыбызны аңа тыңлаучанлыгыбыз белән күрсәтергә тиеш түгелме?
22, 23. а) Юнысның рәхмәтле булуы тиздән ничек сыналган булган? ә) Хаталар кылу турында әйткәндә, Юныс нинди үрнәк калдырган?
22 Ә Юныс тыңлаучан булып, Йәһвәгә рәхмәтле булуын күрсәтергә өйрәнгәнме? Әйе. Өч көн һәм өч төн узгач, балык яр кырыена якынлаша һәм «Юнысны коры җиргә косып чыгара» (Юныс 2:10). Юныска хәтта ярга таба йөзәргә дә туры килмәгән! Әлбәттә, аңа кайсы җиргә килеп эләккәнен, моннан ничек чыгарга икәнен әле хәл итәсе булган. Тиздән Юнысның рәхмәтле булуы сыналган. Юныс 3:1, 2 дә болай дип әйтелә: «Йәһвә Юныска икенче тапкыр мөрәҗәгать итте: „Тор да Нинәвәгә — бөек шәһәргә бар, анда мин сиңа әйткән хәбәрне җиткер“». Юныс нәрсә эшли?
23 Ул озакка сузмый. «Юныс, Йәһвә сүзенә буйсынып, торды да Нинәвәгә китте»,— дип әйтелә Юныс 3:3 тә. Әйе, ул Аллаһы сүзен үтәгән, үз хаталарыннан сабак алган. Юнысның иманы бу яктан да үрнәк алырлык. Барыбыз да гөнаһлы, барыбыз да хаталар кыла (Рим. 3:23). Ләкин без бирешәбезме? Я үз хаталарыбыздан сабак алып һәм Аллаһыга тыңлаучан булып, хезмәтебезне дәвам итәбезме?
24, 25. а) Юныс нинди фатихалар алган? ә) Терелтелгәч Юнысны нинди фатихалар көтә?
24 Йәһвә Юнысны тыңлаучанлыгы өчен бүләкләгәнме? Әйе, бүләкләгән. Юныска, күрәсең, теге диңгезчеләрнең исән калулары турында хәбәр җиткергәннәр. Юныс үзен аямыйча кыю адым ясагач, диңгез тынычланган. Теге диңгезчеләр «Йәһвәдән бик каты курка башлаганнар» һәм үзләренең ялган илаһларына түгел, ә Йәһвәгә корбан китергәннәр (Юныс 1:15, 16).
25 Соңрак Юныс тагы да зуррак фатихага лаек булган. Гайсә Юнысның зур балык эчендә үткәргән вакытын үзенең кабердә, яки шеолда, үткәрәчәк вакыты белән чагыштырып пәйгамбәрлек әйткән. (Маттай 12:38—40 укы.) Җирдә яшәр өчен терелтелгәннән соң үзенә шундый хөрмәт күрсәтелгәнен белгәч, Юныс бик шатланыр! (Яхъя 5:28, 29) Йәһвә сине дә фатихаларга тели. Син дә, Юныс кебек, үз хаталарыңнан сабак алып, тыңлаучанлык һәм фидакарьлек рухы күрсәтеп торырсыңмы?
a Беренче гасырда яшәгән фарисейлар тәкәбберләнеп Гайсә турында: «Тикшереп кара һәм күрерсең: Гәлиләядән бернинди пәйгамбәр чыкмаячак»,— дигәннәр (Яхъя 7:52). Шуңа күрә Юнысның Гәлиләя якларыннан булуы игътибарга лаек. Күп кенә тәрҗемәчеләр белән тикшерүчеләрнең фикере буенча, фарисейларның кечкенә генә Гәлиләядән бер пәйгамбәр дә чыкмаган һәм гел дә чыга алмый дигән сүзләре нигезсез булган. Димәк, фарисейлар тарихны да, пәйгамбәрлекләрне дә санга сукмаган (Ишаг. 9:1, 2).
b Септуагинтада Юныс гырлап йоклаган дип әйтелә. Димәк, ул тирән йокыга талган булган. Әмма бу аңа барысы барыбер булган дигәнне аңлатмый, чөнки кайчакта кеше күңел төшенкелеге аркасында йокыга китә. Мәсәлән, Гайсә Гитсимән бакчасында газап кичергәндә, Петер, Ягъкуб һәм Яхъя «кайгыдан талчыгып йоклап» утырганнар (Лүк 22:45).
c «Балык» дигән борынгы еврей сүзе борынгы грек теленә «диңгез аждаһасы» яисә «гаять зур балык» дип тәрҗемә ителгән. Нинди балык турында сүз барганын төгәл билгеләп булмаса да, шуны әйтергә кирәк: Урта диңгездә кешене тулысынча йота алырлык зур акулалар очрый. Башка җирләрдә тагы да зуррак акулалар бар. Мәсәлән, кит акуласы 15 метрдан да озынрак була.