Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Ул мәрхәмәтле булырга өйрәнгән
ӘЙЕ, Юнысның уйланыр өчен вакыты күп булган. Аллаһы аңа җәяү 800 километр ераклыкта урнашкан шәһәргә барырга кушкан, ә моның өчен бер ай яки хәтта күбрәк вакыт кирәк булгандыр. Башта пәйгамбәргә бар юллардан иң кыскасын һәм иң куркынычсызын сайларга, ә аннары таулар һәм үзәнлекләр буйлап, шул юлдан читкә тайпылмыйча, барырга кирәк булган. Аңа чиксез Сурия чүле аша үтәргә һәм елгалар, шул исәптән зур Евфрат елгасы, аркылы чыгарга туры килгән. Ул Сурия, Месопотамия һәм Ассириянең шәһәрләрендә һәм авылларында чит ил кешеләре арасында кунарга тиеш булган. Атлаган саен Юныс үзе өчен шундый куркыныч булган Нинәви шәһәренә якынлашкан.
Юныс бик яхшы белгән: ул бу йөкләмәсен үтәргә тиеш, ул кача алмый. Ул бер тапкыр качып караган иде инде. Ул чакта Йәһвә аны беренче тапкыр куәтле Ассирия башкаласына үз хөкемен игълан итәргә җибәргән, ләкин пәйгамбәр шунда ук икенче якка китүче корабка утырып качкан. Йәһвә диңгездә көчле давыл булдырган, һәм Юныс үзенең тыңламаучанлыгы аркасында корабдагы бар кеше үләчәк икәнен аңлаган. Аларны коткарыр өчен, ул бу кыю морякларга үзен диңгезгә ташларга кушкан. Алар теләмичә генә ризалашканнар. Юныс үләрмен дип уйлаган, әмма Йәһвә зур балыкка аны йотарга һәм өч көннән соң исән-сау ярга төкереп чыгарырга кушкан. Тирән курку-хөрмәт хис иткән Юныс үзгәргән: ул хәзер күпкә тыңлаучанрак кеше булып киткән (Юныс китабы 1, 2 нче бүлекләр)a.
Йәһвә Юныска икенче тапкыр Нинәвигә барырга кушкач, пәйгамбәр буйсынып ерак юлга чыккан һәм көнчыгышка юл тоткан (Юныс 3:1—3). Әмма Юныс, Аллаһы аны акылга утырткач, тулысынча үзгәргәнме? Йәһвә пәйгамбәр белән үзен мәрхәмәтле тоткан: аны үлемнән коткарган, ул буйсынмаучан булса да, җәза бирмәгән һәм йөкләмәсен үтәсен өчен, аңа тагын бер мөмкинлек биргән. Моның барысы Юнысны мәрхәмәтле булырга өйрәткәнме? Камил булмаган кешеләргә, гадәттә, бу сыйфат бик авыр бирелә. Әйдәгез, Юныс мисалын карап чыгыйк һәм үзебезгә сабак алыйк.
Хөкем хәбәренә көтелмәгән җавап
Юнысның Нинәвигә карашы Йәһвәнекеннән аерылып торган. «Нинәви [Аллаһы өчен] шундый бер бөек шәһәр иде»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Юныс 3:3). Йәһвә Нинәвине өч тапкыр «бөек шәһәр» дип атый (Юныс 1:2; 3:2; 4:11). Ни өчен бу шәһәр Йәһвә өчен бөек яки мөһим булган?
Нәмруд Туфаннан соң берничә шәһәр, шул исәптән Нинәвине дә төзегән. Әйе, Нинәви борынгы шәһәр булган. Ул берничә башка шәһәр белән бергә зур гына бер район тәшкил иткән һәм бу районның бер очыннан икенчесенә чыгар өчен өч көн вакыт кирәк булган (Яратылыш 10:11; Юныс 3:3). Нинәви үзе бик күренекле шәһәр булгандыр: аның зур храмнары, куәтле стеналары һәм башка биналары булган. Әмма Йәһвә бу корылмалар аркасында түгел, ә анда яшәгән кешеләр аркасында шул шәһәрне мөһим дип санаган. Нинәвидә яшәгән халык саны ул вакыт өчен шактый зур булган. Анда яшәүчеләрнең бар явыз эшләренә карамастан Йәһвә алар турында кайгырткан. Әйе, Аллаһы кеше тормышын кадерли һәм һәр кеше тәүбә итеп дөреслек эшләргә өйрәнә ала икәнен белә.
Юныс Нинәвигә кергәч һәм бу шәһәрдәге 120 000 шаулап торган кешене күргәч, тагын да ныграк курыккандырb. Пәйгамбәр Аллаһының хөкеме турында игълан итәр өчен, күрәсең, яраклы урын эзләп, көне буе халык белән шыгрым тулы урамнар буйлап йөргән. Ул Аллаһы хәбәрен халыкка ничек җиткергән? Ул Ассирия телен өйрәнгәнме? Я Йәһвә аңа могҗизалы рәвештә бу телдә сөйләшергә сәләт биргәнме? Без белмибез. Бәлкем, Юныс үз туган телендә, еврей телендә, игълан иткән һәм Аллаһы хәбәрен тәрҗемәче аша Нинәвидәге кешеләргә җиткергән. Шулай да аның хәбәре гади булган һәм халык аны әллә ни хупламагандыр. Пәйгамбәр кат-кат һәм курыкмыйча: «Кырык көннән соң Нинәви җимереләчәк»,— дип игълан иткән (Юныс 3:4). Ул мәсихчеләргә аеруча бүген кирәк булган искитәрлек иман һәм кыюлык үрнәге күрсәткән.
Нинәвидәге кешеләр Юныс хәбәрен ишеткәннәр. Пәйгамбәр алар аңа дошманга кебек карый башлар дип уйлагандыр. Әмма хәл башкарак булып чыккан. Кешеләр аны тыңлаган! Хәбәр шулкадәр тиз таралган ки, хәтта тиздән бөтен шәһәр Аллаһының хөкеме турында сөйли башлаган. Юныс китабында болай диелә: «Нинәвилеләр Аллага иман китерделәр; олысыннан кечесенә кадәр ураза тотарга булдылар һәм тәүбәгә килгәннәрен күрсәтеп, чүпрәккә төренделәр» (Юныс 3:5). Бай һәм ярлы, көчле һәм көчсез, яшь һәм олы яшьтәгеләр — барысы тәүбә иткәннәр. Тиздән моның турында хәбәр патшага да барып җиткән.
Патша да тәүбә итәргә теләгән. Ул үз тәхетеннән торган һәм үзенең бай киемнәрен салып, халык кебек, чүпрәккә төренгән, һәм хәтта «көл өстенә утырган». Ул үз түрәләре белән указ чыгарган һәм шәһәрдәге яшәүчеләр үзләре игълан иткән ураза хәзер хөкүмәт уразасы булып киткән. Патша кешеләргә үзләрен һәм хайваннарын чүпрәккә төрергә кушканc. Ул аның халкы явызлык эшләүдә һәм көч куллануда гаепле дип басынкылык белән таныган һәм аларның тәүбә итүләрен күреп, Аллаһы үзен мәрхәмәтле тотар дип өметләнгән: «Бәлки, әле Алла үзгәреп, каты ачуыннан кире кайтып... безне һәлак итмәс» (Юныс 3:6—9).
Кайбер тәнкыйтьчеләр нинәвилеләрнең үз фикер йөртүләрен шул хәтле тиз үзгәртүенә шикләнә. Шулай да Изге Язмалар белгечләре андый үзгәрешне аңлап була дип саный, чөнки борынгы халыклар юк-барга ышанучан булган һәм үз сүзләрендә нык тормаган. Гайсә пәйгамбәр дә нинәвилеләрнең тәүбә итүләрен искә алган (Маттай 12:41). Ул бу вакыйгаларны үзе күктән күзәтеп торган, шуңа күрә аның сүзләре аеруча игътибарга лаек (Яхъя 8:57, 58). Ләкин Йәһвә нинәвилеләрнең тәүбә итүләренә ничек караган?
Аллаһының мәрхәмәтлелеге һәм кешеләрнең каты хөкеме
«Алла аларның үзгәрүләрен, яман юлдан чигенүләрен күргәч, аларны кызганды һәм җибәрергә әйткән бәла-казасын җибәрмәде»,— дип әйтелә Юныс китабында (Юныс 3:10).
Бу сүзләр Йәһвә Нинәвигә җәза бирергә җыенып хата эшләгән дигәнне аңлатамы? Юк. Тәүратта Йәһвә хакында болай дип әйтелә: «Аның эшләре камил, бөтен юллары гадел. Алла тугрылыклы, ялган юк Аңарда» (Канун 32:4). Бу сүзләр Йәһвәнең гадел ачуының басылганын аңлата. Ул нинәвилеләрнең тәүбә итүләрен һәм аларның хәзер инде җәзага лаек түгеллеген күргән. Шуңа күрә Аллаһы алар белән үзен мәрхәмәтле тоткан.
Күп кенә дини җитәкчеләр Аллаһы каты хөкемнәр чыгара, кырыс һәм хәтта кызганмый дип санаса да, Йәһвә андый түгел. Киресенчә, ул — акыл белән эш итүчән, юл куючан һәм шәфкатьле Аллаһы. Йәһвә явыз кешеләргә җәза бирер алдыннан башта аларны кисәтә һәм моның өчен җирдәге үз вәкилләрен җибәрә, чөнки ул явыз кешеләрнең, Нинәвидә яшәүчеләрнең кебек, тәүбә итүләрен һәм үзгәрүләрен тели (Йәзәкил 33:11). Ул үз пәйгамбәре Иремиягә болай дигән: «Әгәр мин берәр халыкның һәм патшалыкның тамырын корытыр өчен, аны җимереп юк итәр өчен, аңа каршы берәр кайчан сөйләсәм, һәм бу халык мин әйткән начар эшләрен калдырса, мин аңа җибәрергә җыенган җәзамны җибәрмичә, аны кызганырмын» (Иремия 18:7, 8).
Шулай итеп Юнысның пәйгамбәрлеге ялган булганмы? Юк, чөнки аның максаты кисәтү булган һәм ул үз максатын үтәгән. Йәһвә нинәвилеләрне явыз эшләре хакында кисәткән һәм соңрак алар бу эшләрен калдырганнар. Әгәр алар кабат явыз эшләренә кайтса, Аллаһы аларга үз җәзасын бирер иде. Соңрак нәкъ шулай булып чыккан да (Софония 2:13 —15).
Шәһәр Юныс уйлаган көндә юк ителмәгән. Бу Юныста нинди хисләр уяткан? «Юныс моңа бик гарьләнде һәм ачуы килде»,— диелгән Юныс китабында (Юныс 4:1). Аның Аллаһыга дога кылып әйткән сүзләре Чиксез кодрәт Иясен шелтәләү кебек яңгырый! Юныс аңа үз өендә каласы калган дип зарланган һәм ул Таршишка Йәһвәнең Нинәвигә бәла-каза җибәрмәячәген баштан ук белгәнгә күрә качкан дигән. Аннары ул үзенә үлем сорый башлаган һәм аның өчен үлем яшәүдән яхшырак дип әйткән (Юныс 4:2, 3).
Юнысны нәрсә күңелсезләндергән? Без аның кичергән уйларын белмибез, ләкин безгә аның бөтен халык алдында Нинәвинең юк ителүе турында әйткән сүзләре билгеле. Кешеләр аңа ышанган. Әмма шәһәр юк ителмәгән. Бәлки, ул мыскыллап көлүләрдән һәм үзен ялган пәйгамбәр дип атаудан курыккандыр? Сәбәп нинди генә булмасын, Юнысны кешеләрнең тәүбә итүләре һәм Йәһвәнең мәрхәмәтле булуы шатландырмаган. Ул, күрәсең, үзен жәлләгән, үзенең исеменә тап төшергәннәр дип кайгырып утыргандыр. Шулай да мәрхәмәтле Аллаһы үз боеккан хезмәтчесендә яхшы сыйфатлар күргән. Юныс үзен хөрмәтсез тотса да, Йәһвә аңа җәза урынына игелек күрсәтеп уйланырга дәртләндерүче бер сорау биргән: «Синең шулай ачуланырга нинди хакың бар?» (Юныс 4:4). Юныс җавап биргәнме? Изге Язмаларда моның турында әйтелми.
Йәһвә Юныска сабак бирә
Нинәвидән чыккач, боеккан пәйгамбәр өенә түгел, ә көнчыгышка киткән. Анда, таулы җирдә, шәһәрне күзәтеп торырга мөмкинлек булган. Ул ышык ясаган һәм аның эченә утырып, Нинәви өстенә ниләр киләчәген көтә башлаган. Бәлки, ул шәһәрнең юк ителүен күрергә өметләнгәндер. Йәһвә бу үзсүзле пәйгамбәрне мәрхәмәтле булырга ничек өйрәтер?
Төнлә Йәһвә кабакка охшаш бер үсемлек үстергән. Уянгач, Юныс куе итеп үскән зур яфраклы бу үсемлекне күргән. Ул пәйгамбәрнең кечкенә ышыгына караганда күбрәк күләгә биргән. Юнысның күңеле күтәрелеп киткән һәм ул үсемлеккә «бик сөенгән». Бәлки, ул Аллаһы үсемлек биреп аны хуплавын һәм фатихалавын күрсәтә дип санагандыр. Әмма Йәһвә максаты Юнысны эсселектән һәм үз ачуыннан коткару гына түгел, ә аның йөрәгенә барып җитәрлек сабак бирү булган. Шуңа күрә Аллаһы бер корт булдырган һәм ул үсемлекне кимереп корыткан. Аннары ул «көйдереп ала торган көнчыгыш җиле истергән», һәм Юныс эсселектән «һуштан языр дәрәҗәгә җиткән». Пәйгамбәр кабат боеккан һәм Аллаһыдан үлем сораган (Юныс 4:6—8).
Йәһвә Юныска кабат сорау биргән: «Үсемлек өчен ачуланырга нинди хакың бар?». Тәүбә итү урынына Юныс үзен аклап, болай дигән: «Әлбәттә, хакым бар... Бик каты ачуым килде. Шуңа күрә дә үләргә телим». Йәһвә аңа үз сабагын аңлатып биргән (Юныс 4:9).
Ул Юныска болай дигән: «Син үзең карап үстермәгән үсемлекне кызганасың. Ул бер төндә тишелеп үсте дә икенче төндә юкка чыкты». Аннары Аллаһы болай өстәгән: «Ә Мин ничек Нинәвине, ул бөек шәһәрне кызганмыйм ди! Бу шәһәрдә йөз егерме меңнән артык бәхетсез кеше һәм күп санда хайван бар» (Юныс 4:10, 11).
Сез Аллаһы Юныска биргән сабакның мәгънәсен аңлыйсызмы? Юныс, үсемлекне үстерер өчен, бернәрсә дә эшләмәгән. Ә Йәһвә нинәвилеләргә тормыш та биргән һәм алар хакында, җирдәге башка затлар турында кебек, кайгырткан да. Ни өчен үсемлек Юныс өчен 120 000 кеше һәм күп санлы хайванга караганда кадерлерәк булып киткән? Бәлкем, ул үзенең эгоистик уйларына юл куйгандыр? Пәйгамбәр үсемлек корыгач, моның турында кайгырган, чөнки ул аңа файда китергән. Ул тәкәбберләнеп үз дәрәҗәсен сакларга омтылган һәм үзенең хак сүзләр сөйләгәнен исбат итәргә теләгән — шушы эгоистик теләкләр дә аның Нинәвигә ачуы чыкканына сәбәп булган.
Йәһвә Юныска яхшы сабак биргән, шулай бит? Ләкин Юныс аны үзләштергәнме? Аның исемен йөрткән китап Йәһвәнең сорау кебек сүзләре белән тәмамлана һәм бу сорауга җавап язылмаган. Кайбер тәнкыйтьчеләр Юныс бу сорауга җавап бирмәгән дип әйтәләр. Әмма ул җавап биргән — бу ул үзе язган китап һәм моңа дәлилләр бар. Күз алдына китерегез: туган җирләренә кайткан пәйгамбәр бу китапны язып утыра. Бу олы яшьтәге, басынкы һәм акыллы кеше үз хаталары, тыңламаучан булуы һәм мәрхәмәтле булырга теләмәгәне турында язганда башы белән күңелсез селкеп куя. Әлбәттә, Юныс Йәһвә аңа биргән акыллы киңәшләрдән сабак алган. Ул мәрхәмәтле булырга өйрәнгән. Ә без?
[Искәрмәләр]
a «Күзәтү манарасы» 2009 ел, апрель—июнь, «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән рубрикадан «Ул үз хаталарыннан сабак алган» исемле мәкаләне карагыз.
b Самареядә, Исраилнең башкаласында, шул вакытта 20—30 мең кеше яшәгән дип исәпләнә. Бу Нинәви халкы санының 25 процентыннан да әзрәк булган. Нинәви үз үсешенең иң югары ноктасында, күрәсең, дөньяның иң зур шәһәре булгандыр.
c Хайваннарны чүпрәккә төрү сәер булып күренсә дә, борынгы заманда андый очраклар булгалаган. Грек тарихчысы Геродот сүзләре буенча, борынгы фарсылар бер билгеле гаскәр башлыгының үлеме турында кайгырып, матәм йолалары үткәргәннәр. Бу йолаларда йорт хайваннары да катнашкан.
[23 биттәге сүзләр]
Аллаһы Юнысны мәрхәмәтле булырга өйрәтер өчен, кабакка охшаш бер үсемлек үстергән