Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yc 4 дәрес 10-11 б.
  • Ул әтисенең һәм Йәһвәнең йөрәген сөендергән

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ул әтисенең һәм Йәһвәнең йөрәген сөендергән
  • Балаларыгызны өйрәтегез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аны Аллаһы да, дуслары да яраткан
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Ифтах вәгъдәсе
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Аллаһыга тугры булу аның хуплавына китерә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Ифтахның вәгъдәсе
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Балаларыгызны өйрәтегез
yc 4 дәрес 10-11 б.
Ифтах үзенең кечкенә кызы белән вакыт үткәрә

4 НЧЕ ДӘРЕС

Ул әтисенең һәм Йәһвәнең йөрәген сөендергән

Ифтах Исраил гаскәриләре дошманнарына каршы сугышканда дога кыла

Ифтах Йәһвәгә нинди вәгъдә биргән?

Ифтах сугыштан соң өйгә кайткач кызы аны каршы ала һәм алар кочаклаша

Җиңел булмаса да, Ифтах кызы үз әтисенең вәгъдәсен үтәгән

Син рәсемдәге кызны күрәсеңме?~ Ул Ифта́х исемле кешенең кызы. Изге Язмаларда бу кызның исеме әйтелми, әмма шул билгеле: ул әтисенең һәм Йәһвәнең йөрәген шатландырган. Әйдә, аның турында һәм әтисе Ифтах турында белик.

Ифтах — яхшы кеше. Ул үз кызын өйрәтеп һәм Йәһвә турында сөйләп аның белән күп вакыт үткәрә. Ул шулай ук көчле кеше һәм яхшы җитәкче. Шуңа күрә исраиллеләр аңардан дошманнарына каршы сугышта җитәкче булырга үтенә.

Ифтах Аллаһыга дога кыла һәм сугышта җиңеп чыгарга булышсын дип сорый. Ул мондый вәгъдә бирә: әгәр Йәһвә сугышта җиңү бирсә, ул өйгә кайтканда аны каршы алырга чыккан беренче кешене Йәһвәгә бирәчәк. Шул кеше калган тормышын Аллаһының чатыры янында яшәп һәм анда хезмәт итеп үткәрергә тиеш булган. Ул заманда кешеләр, Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен, чатырга йөргән. Ифтах сугышта җиңә! Ничек уйлыйсың, аны каршы алырга чыккан беренче кеше кем була?~

Әйе, ул Ифтахның кызы була! Ул аның бердәнбер баласы, һәм хәзер Ифтахка кызы белән аерылырга туры киләчәк. Ифтах бик нык кайгыра. Әмма хәтерлисеңдер, ул бит вәгъдә биргән иде. Аның кызы шундук болай ди: «Әтием, Йәһвә алдында сүз биргәнсең икән, минем белән әйткәнеңчә эшлә».

Ифтах кызы чатыр өчен утын җыя; аның иптәш кызлары янына килә

Һәр ел Ифтах кызының дуслары аңа кунакка килгән

Ифтахның кызы да кайгыра. Аллаһының чатырында хезмәт иткәндә, ул кияүгә дә чыга алмаячак, бала да таба алмаячак. Ләкин ул әтисенең вәгъдәсен үтәргә һәм Йәһвәне сөендерергә бик тели. Бу аның өчен кияүгә чыгудан һәм балаларны табудан да мөһимрәк. Шуңа күрә ул үз йортын калдырып китә һәм үз гомерен Аллаһының чатырында үткәрә.

Синеңчә, бу аның әтисенең һәм Йәһвәнең йөрәген сөендергәнме?~ Әйе, һичшиксез! Син дә Йәһвәне тыңласаң һәм аны яратсаң, Ифтах кызы кебек, әти-әниең белән Йәһвәнең йөрәген сөендерерсең.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ

  • Канун 6:4—6

  • Хакимнәр 11:30—40

  • 1 Көринтлеләргә 7:37, 38

СОРАУЛАР:

  • Ифтах кем булган? Ул нинди вәгъдә биргән?

  • Ни өчен Ифтахның кызына үз әтисенең вәгъдәсен үтәү авыр булган?

  • Ифтах кызының иң зур теләге нинди булган?

  • Ифтах кызыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу