Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w11 1.4. 25-26 б.
  • Аны Аллаһы да, дуслары да яраткан

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аны Аллаһы да, дуслары да яраткан
  • Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ул әтисенең һәм Йәһвәнең йөрәген сөендергән
    Балаларыгызны өйрәтегез
  • Ифтах вәгъдәсе
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Аллаһыга тугры булу аның хуплавына китерә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Ифтахның вәгъдәсе
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2011 ел
w11 1.4. 25-26 б.

Балаларыгызны өйрәтегез

Аны Аллаһы да, дуслары да яраткан

БУ КЫЗНЫҢ исемен беркем дә белми. Әмма аның әтисенең исеме билгеле. Әтисенең исеме Ифтах булган. Алар турында Изге Язмаларда әйтелә. Моны карап чыксак, без шуны белербез: Ифтах кызын Аллаһы да, аның дуслары да яраткан.

Хәзер без синең белән бергә Ифтах белән аның кызы турында укып чыгарбыз. Алар турында Изге Язмаларда, Хакимнәр китабында, 11 бүлектә әйтелгән. Ифтах Аллаһыга тугры итеп хезмәт иткән, шуңа күрә аның үз кызы белән Аллаһы Сүзе турында һәрвакыт сөйләшкәненә безгә шикләнәсе дә юк.

Ифтах көннәрендә исраиллеләрнең, Аллаһы халкының, патшалары булмаган. Ул көчле ир-ат һәм батыр сугышчы булган. Ул вакытта Исраилнең күрше халкы, аммонлылар, Исраил белән сугышкан. Шуңа күрә исраиллеләр Ифтахтан ярдәм сораган. Алар Ифтахның үзләренең җитәкчесе булуын һәм аммонлыларга каршы чыгуын теләгән.

Аммонлыларны җиңәр өчен, Ифтахка Аллаһының ярдәме кирәк булган. Шуңа күрә ул мондый ант биргән: Йәһвә аңа аммонлыларны җиңәргә ярдәм итсә, ул сугыштан кайтканда, аны беренче булып каршы алган кешене Йәһвәгә бирәчәк. Бу кеше үзенең гомере буена Аллаһы чатырында хезмәт итәргә тиеш булачак. Ул вакытта кешеләр бу чатырда Аллаһыга гыйбадәт кылган. Беренче булып аның каршысына кем чыккан, син беләсеңме?~a

Аның кызы! Ифтах бик көенгән. Чөнки аның бер баласы гына булган. Ләкин ул Йәһвәгә ант биргән һәм аны үтәргә тиеш булган. Аның кызы аңа болай дигән: «Әтием, Йәһвә алдында сүз биргән булсаң, минем белән әйткәнеңчә эш ит». Аннары ул атасының рөхсәтен сорап, тауларга ике айга бер үзе китеп елаган. Ни өчен ул елаган? Чөнки атасының антын үтәр өчен, ул гаилә кормаска һәм бала тапмаска булган. Шулай да ул үзе турында гына уйламаган. Ул үзенең атасына тыңлаучан булырга һәм Йәһвәгә тугры калырга теләгән. Аның атасы һәм Йәһвә шатланганмы? Син ничек уйлыйсың?~

Шулай итеп Ифтах аңа иптәш кызлары белән ике айга китәргә рөхсәт иткән. Кызы кайткач, ул үз антын үтәгән һәм аны Шиломга, гомер буе Аллаһы чатырында хезмәт итсен өчен, җибәргән. Ел саен Исраил кызлары Ифтах кызын мактар өчен Шиломга килеп йөргән.

Әти-әниләрен тыңлаган һәм Йәһвәне яраткан балаларны беләсеңме?~ Син мондый балалар белән танышып һәм дуслашып китсәң, яхшы булыр. Шулай ук Ифтах кызы кебек тыңлаучан һәм тугры булсаң, синең дә яхшы дусларың булачак. Шул очракта әти-әниең шатланачак һәм Йәһвә дә сине яратачак.

Изге Язмалардан укыгыз

  • Канун 6:4—6

  • Хакимнәр 11:30—40

  • 1 Көринтлеләргә 7:37, 38

a Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: пауза ясап баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу