Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • hf 9 кисәк 29-31 б.
  • Йәһвәгә гаилә буларак гыйбадәт кылыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәгә гаилә буларак гыйбадәт кылыгыз
  • Гаиләгез бәхетле була ала
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • 1 АЛЛАҺЫ БЕЛӘН ДУСЛЫГЫГЫЗНЫ НЫГЫТЫГЫЗ
  • 2 ГАИЛӘГЕЗ БЕЛӘН ГЫЙБАДӘТ КЫЛЫГЫЗ
  • Гаиләләр өчен ярдәм
    Безнең изге хезмәтебез 2011
  • Гаилә белән гыйбадәт кылу нәрсә ул?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
  • Безнең гаиләбез. Аның белән гыйбадәт кылуны шатлыклырак итәбез.
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Йәһвәгә гыйбадәт кылу безне бәхетле итә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
Күбрәк карарга
Гаиләгез бәхетле була ала
hf 9 кисәк 29-31 б.
Ир белән хатын Изге Язмаларны бергә өйрәнә

9 КИСӘК

Йәһвәгә гаилә буларак гыйбадәт кылыгыз

«Күкне, җирне... Булдыручыга табыныгыз» (Ачылыш 14:7)

Бу брошюрада инде әйтелгәнчә, Изге Язмаларда сезнең үзегезгә һәм гаиләгезгә булыша алган күп кенә принциплар бар. Йәһвә сезнең бәхетле булуыгызны тели. Аңа хезмәт итү тормышыгызда беренче урында торса «барысы сезгә бирелер» дип әйтә ул (Маттай 6:33). Аның сезне үз дусты итәсе килә. Аның белән дуслыгыгызны ныгытыр өчен һәр мөмкинлекне кулланыгыз. Аның дусты булу — кеше өчен зур хөрмәт (Маттай 22:37, 38).

1 АЛЛАҺЫ БЕЛӘН ДУСЛЫГЫГЫЗНЫ НЫГЫТЫГЫЗ

Ир белән хатын бергә хезмәттә катнаша

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «„Мин сезгә ата булырмын, ә сез улларым һәм кызларым булырсыз“,— ди Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә» (2 Көринтлеләргә 6:18). Аллаһының сезне үз дусты итәсе килә. Бу яктан мөһим рольне дога уйный. Йәһвә безне: «Өзлексез дога кылыгыз»,— дип өйрәтә (1 Тисалуникәлеләргә 5:17). Аның сезне борчыган нәрсәләрне һәм уйларыгызны ишетәсе килә (Филипиялеләргә 4:6). Сез гаиләгез белән җыелып дога кылганда, алар сезнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләрегезне күрә.

Аллаһы белән сөйләшү дә, аны тыңлау да мөһим. Сез аның Сүзен һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны өйрәнеп аның тавышын тыңлый аласыз (Мәдхия 1:1, 2). Алган белемнәрегез турында уйланыгыз (Мәдхия 76:12, 13). Аның әйткәннәрен ишетер өчен шулай ук регуляр рәвештә мәсихче очрашуларга йөрү мөһим (Мәдхия 121:1—4).

Аллаһы белән дуслыгыгыз аның турында башкаларга сөйләгәндә дә ныгый. Аның турында күбрәк сөйләп аңа тагын да якынрак булып китәсез (Маттай 28:19, 20).

КИҢӘШЛӘР

  • Изге Язмаларны укыр өчен, дога кылыр өчен һәр көн вакыт бүлеп куегыз

  • Гаиләгездә беренче урында күңел ачу белән ял итү түгел, ә рухи эшләр торсын

2 ГАИЛӘГЕЗ БЕЛӘН ГЫЙБАДӘТ КЫЛЫГЫЗ

Башта әти кеше гаилә белән өйрәнүгә әзерләнә, шуннан соң алар барысы да бергә гаилә белән гыйбадәт кыла

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8). Гаиләгез белән гыйбадәт кылу графигы булсын һәм ул графикны тотыгыз (Яратылыш 18:19). Ләкин бу гына әле әз. Аллаһы көндәлек тормышыгызның өлеше булырга тиеш. Аллаһы «турында иртән торганда да, кичен ятканда да, өегездә утырганда һәм юлда йөргәндә дә сөйләгез», шулай итеп гаиләгезнең Аллаһы белән дуслыгы ныгыр (Канун 6:6, 7). Йошуадан үрнәк алыгыз. Ул: «Мин һәм минем йортым, без, Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез»,— дип әйткән (Йошуа 24:15).

КИҢӘШ

  • Өйрәнүне гаиләгездәге һәр кешенең ихтыяҗларын исәпкә алып планлаштырыгыз

Әни кеше кечкенә баласына укый; гаилә Изге Язмалардагы бер өзекне сәхнәләштерә; әти кеше кызы белән өйрәнә

АЛЛАҺЫНЫҢ БӘХЕТЛЕ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕ

Тормышның иң яхшы юлы — Йәһвәгә хезмәт итү. Сезнең һәм гаиләгезнең чын күңелдән хезмәт итүегезне күреп Йәһвә шатлана. Хезмәтегез Йәһвәне тагын да ныграк яратырга һәм аның сыйфатларын тагын да яхшырак чагылдырып яшәргә булышачак (Марк 12:30; Эфеслеләргә 5:1). Никахыгызда Йәһвә булса, никахыгыз нык булачак (Вәгазьче 4:12; Ишагыйя 48:17). Гаиләгез мәңге бәхетле булачак һәм сез Йәһвә «Аллаһының фатихасын» алып яшәячәксез (Канун 12:7).

ҮЗЕҢӘ СОРАУЛАР БИР

  • Мин тормыш иптәшем белән бергә соңгы тапкыр кайчан дога кылдым?

  • Гаиләбез Йәһвәгә иманын ныгытсын өчен безгә бергәләп нәрсәне өйрәнү яхшы булыр иде?

ГАИЛӘ БАШЛАРЫ ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР

  • Гаилә белән гыйбадәт кылуны регуляр рәвештә үткәрергә бернәрсә дә комачауламасын

  • Гаиләгә, каралачак темага әзерләнә алсыннар өчен, теманы алдан әйт

  • Гаиләдәге һәр кеше килсен өчен тырышлык куй

  • Һәркем үзен иркен һәм тыныч хис итсен

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу