4 БҮЛЕК
Җыелыш ничек оештырылган һәм ничек җитәкчелек ителә?
ҮЗЕНЕҢ Көринтлеләргә язган беренче хатында рәсүл Паул Аллаһы турында бер мөһим хакыйкатьне белдергән: «Аллаһы — ул тәртипсезлек Аллаһысы түгел, ә тынычлык Аллаһысы». Аннан соң җыелыш очрашулары турында ул: «Барысы килешле һәм тәртипле үтсен»,— дигән (1 Көр. 14:33, 40).
2 Бу хатның башында Паул Көринттәге җыелышта булган фикер каршылыклары турында үгет-нәсыйхәт бирә. Ул кардәшләрне «сүздә бердәм булырга» һәм, «бер уй-фикердә булып, бердәмлектә яшәргә» өнди (1 Көр. 1:10, 11). Аннары ул җыелыш бердәмлегенә тәэсир иткән кайбер сораулар буенча киңәшләр бирә. Кеше тәнен мисал итеп китереп, ул бердәмлекнең һәм хезмәттәшлек итүнең мөһимлегенә басым ясый. Паул җыелыштагы бар мәсихчеләрне, үтәгән вазифалары нинди генә булмасын, бер-берсен яратып кайгыртырга чакыра (1 Көр. 12:12—26). Шул рәвешчә хезмәттәшлек итә алыр өчен, җыелыштагылар оештырылган булырга тиеш.
3 Әмма ничек итеп? Җыелышны кем оештырган һәм анда нинди тәртип булырга тиеш? Кемгә җаваплы вазифалар бирелә? Бу сорауларга җавапны Изге Язмаларны тикшереп табып була, чөнки ул безнең өчен җитәкчелек булып тора (1 Көр. 4:6).
ТЕОКРАТИК ТӘРТИП БУЕНЧА ОЕШТЫРЫЛГАН
4 Мәсихче җыелыш б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә барлыкка килгән. Беренче гасырдагы җыелыш турында без нәрсә беләбез? Ул теократик тәртип буенча оештырылган һәм җитәкчелек ителгән булган. «Теократия» сүзе Аллаһының (гр. тео́с) идарәсе (гр. кра́тос) дигәнне аңлата. Шул ике сүз 1 Петер 5:10, 11 дә очрый (анда алар «Аллаһы» һәм «кодрәт» дип тәрҗемә ителгән). Якынча 2 000 ел элек Иерусалимда үткән вакыйгалар турында укыганда, бездә майланган мәсихчеләр җыелышының Аллаһы тарафыннан оештырылганына бер шик тә калмый (Рәс. 2:1—47). Бу җыелыш «Аллаһының корылмасы», аның «гаиләсе» булган (1 Көр. 3:9; Эфес. 2:19). Бүген мәсихче җыелыш беренче гасырда кабул ителгән тәртип буенча эш итә.
Бүген мәсихчеләр җыелышы беренче гасырда кабул ителгән тәртип буенча эш итә
5 Иң беренче җыелыш 120 кешедән торган. Шул кешеләргә изге рух иңгән булган, һәм шулай итеп Йәил 2:28, 29 дагы пәйгамбәрлек үтәлгән (Рәс. 2:16—18). Шул ук көнне тагын якынча 3 000 кеше, суга чумдырылу үтеп, майланганнар җыелышына кушылган. Алар, Мәсих турындагы сүзне чын күңелдән кабул итеп, «рәсүлләрдән белем алуларын дәвам иткән». «Йәһвә исә коткарылучыларның санын һәр көн арттырып торган» (Рәс. 2:41, 42, 47).
6 Иерусалимдагы җыелыш шулкадәр тиз үскән ки, хәтта яһүдләрнең баш рухание, шәкертләр үз тәгълиматлары белән бөтен Иерусалимны тутырганнар, дип зарланган. Иерусалимдагы җыелышка шулай ук күп кенә яһүд руханилары да кушылган (Рәс. 5:27, 28; 6:7).
7 Гайсә болай дигән: «Сез Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз» (Рәс. 1:8). Шулай булып чыккан да. Стифәннең үлеменнән соң дошманнар Иерусалимда мәсихчеләрне каты эзәрлекли башлагач, шәкертләр бөтен Яһүдия һәм Самария буйлап таралган. Кая гына барсалар да, алар яхшы хәбәрне игълан иткән һәм яңа шәкертләрне булдырган; Аллаһы Сүзен кабул иткән кешеләр арасында самариялеләр дә булган (Рәс. 8:1—13). Соңрак шәкертләр яхшы хәбәрне сөннәтләнмәгән мәҗүсиләргә дә уңышлы гына вәгазьләгән (Рәс. 10:1—48). Андый вәгазьләү нәтиҗәсендә, күп кеше мәсихчеләр булып киткән һәм Иерусалимда гына түгел, ә башка шәһәрләрдә дә яңа җыелышлар оештырылган булган (Рәс. 11:19—21; 14:21—23).
8 Һәр яңа җыелыш Аллаһы кушканча, ягъни теократик тәртип буенча, җитәкчелек ителсен өчен, нинди чаралар күрелгән булган? Аллаһы рухы җитәкчелеге буенча, җыелышларны кайгырта алган күзәтчеләр билгеләнә башлаган. Паул белән Барнаб беренче миссионер сәяхәтендә үзләре килеп киткән җыелышларда өлкәннәр билгеләгән (Рәс. 14:23). Изге Язмаларны язуда катнашкан Лүк Паулның Эфестәге өлкәннәр белән очрашканы турында язган. Паул аларга мондый сүзләр әйткән: «Үзегезне һәм бөтен көтүне игътибар белән күзәтеп торыгыз. Сез Аллаһы җыелышын көтсен дип, изге рух сезне шул көтүдә күзәтчеләр итеп билгеләде. Бу җыелышны Аллаһы үз Улының каны аша үзенеке итте» (Рәс. 20:17, 28). Изге Язмалардагы таләпләргә туры килгәнгә, алар өлкәннәр булып хезмәт итә алган (1 Тим. 3:1—7). Паулның хезмәттәше Титуска да Криттагы җыелышларда өлкәннәрне билгеләргә вәкаләт бирелгән булган (Тит. 1:5).
9 Җыелышларның саны үскәннән-үсә барган. Иерусалимдагы рәсүлләр белән өлкәннәр беренче гасырдагы бөтендөнья мәсихче җыелышында җитәкчелек итүдә төп роль уйнаган. Алар җитәкче совет булып хезмәт иткән.
10 Эфестәге җыелышка язган хатында рәсүл Паул кардәшләрнең ничек бердәмлек саклый алганын аңлаткан: моның өчен аларга Аллаһы рухы буенча эш итәргә һәм Гайсә Мәсихне Баш итеп танырга кирәк булган. Паул мәсихчеләрне басынкылык үстерергә һәм җыелыштагы бар кардәшләр белән тыныч-тату яшәп бердәмлекне саклар өчен бар көчләрен куярга дәртләндергән (Эфес. 4:1—6). Аннары ул, Зәбур 68:18 гә нигезләнеп, Йәһвәнең рухи яктан җитлеккән абый-кардәшләрне җыелыш файдасына рәсүлләр, пәйгамбәрләр, яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләр, көтүчеләр һәм өйрәтүчеләр итеп биргәнен аңлаткан. Андый абый-кардәшләр, Йәһвәдән бүләк итеп бирелгән кешеләр буларак, бөтен җыелышны ныгыткан һәм шулай итеп имандашларына рухи яктан җитлеккән булырга һәм Аллаһының хуплавын алырга булышкан (Эфес. 4:7—16).
БҮГЕНГЕ ҖЫЕЛЫШЛАР БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДАГЫЧА ЭШ ИТӘ
11 Бүген Йәһвә Шаһитләренең бар җыелышларында шундый ук тәртип урнаштырылган. Алар бердәм бөтендөнья җыелышын тәшкил итә. Бу җыелышта майланган мәсихчеләргә башка сарыклар булышып тора (Зәк. 8:23). Бу Гайсә Мәсих ярдәмендә мөмкин. Гайсә «бу дөнья төзелеше тәмамланганчы» үзенең майланган шәкертләрен беркайчан да калдырмаска вәгъдә иткән, һәм ул үз сүзен үти. Җыелышка килүче кешеләр Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәрне кабул итә, үзләрен тулысынча Йәһвәгә багышлый һәм Мәсихнең шәкертләре буларак суга чумдырыла (Мат. 28:19, 20; Марк 1:14; Рәс. 2:41). Алар «яхшы көтүче» Гайсә Мәсихне майланганнардан һәм «башка сарыклардан» торган бөтендөнья көтүенең Башы итеп таный (Яхъя 10:14, 16; Эфес. 1:22, 23). Бу «бер көтү» үзара бердәмлекне ничек саклый? Ул Мәсихнең башчылыгын кабул итә һәм Гайсә җитәкчелек итәр өчен билгеләгән төркемгә — «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» буйсына. Әйдәгез, алга таба да бу хезмәтчегә тулысынча ышаныйк (Мат. 24:45).
БЕРЛӘШМӘЛӘРНЕҢ РОЛЕ
12 Рухи ризык үз вакытында бирелсен өчен һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәр ахыр җиткәнчегә кадәр вәгазьләнсен өчен, кайбер берләшмәләр урнаштырылган булган. Шушы юридик затлар төрле илләрдә җирле законнар буенча рәсмиләштерелгән һәм бер-берсе белән хезмәттәшлек итә. Моның ярдәмендә бөтен дөнья буйлап яхшы хәбәр вәгазьләнә.
ФИЛИАЛЛАРЫБЫЗ НИЧЕК ОЕШТЫРЫЛГАН?
13 Берәр җирдә филиал оештырылганда, Җитәкче совет филиал комитетына өч яки күбрәк өлкәнне билгели. Алар филиал карамагындагы илдә я илләрдә эшчәнлегебезне күзәтә. Аларның берсе филиал комитеты координаторы булып хезмәт итә.
14 Филиал күзәтүе астындагы җыелышлар районнарга берләшкән. Районнар, географик үзенчәлекләргә, вәгазьчеләр сөйләшкән телләргә һәм филиал территориясендәге җыелышлар санына карап, төрле зурлыкта була ала. Һәрбер районга, җыелышлар турында кайгыртсын өчен, район күзәтчесе билгеләнә. Филиал аңа хатлар аша вазифаларына кагылышлы җитәкчелек биреп тора.
15 Җыелышлар оешманың бар кардәшләр файдасына биргән күрсәтмәләре буенча эш итә. Кардәшләр филиалларда, районнарда һәм җыелышларда эшчәнлегебезне күзәтер өчен билгеләнгән өлкәннәрнең җитәкчелеген таный. Алар үз вакытында бирелгән рухи ризыкны ышанычлы һәм акыллы хезмәтчедән кабул итә. Ышанычлы хезмәтче исә, үз чиратында, Мәсихнең башчылыгына карышусыз буйсына, Изге Язмалардагы принциплар һәм изге рухның җитәкчелеге буенча эш итә. Беренче гасырда мәсихчеләрнең җыелышлары «иманда ныгыган һәм иман итүчеләр саны көннән-көн арта барган» кебек, без дә, бердәмлектә хезмәт иткәнгә күрә, шундый ук фатихалар татып яшибез (Рәс. 16:5).