Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ypq сорау 5 15-17 б.
  • Миңа мәктәптә бәйләнсәләр, нишләргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Миңа мәктәптә бәйләнсәләр, нишләргә?
  • Яшьләрнең 10 соравына җавап
  • Охшаш мәкаләләр
  • Җәберләүгә дучар булсам нәрсә эшләргә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Балам мыскыллауга дучар ителсә, нәрсә эшләргә?
    Гаилә өчен ярдәм
  • Мыскыллауларга дучар булганда, Йәһвәгә таян
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Киберһөҗүмгә дучар булсам нишләргә?
    Яшьләрнең сораулары
Яшьләрнең 10 соравына җавап
ypq сорау 5 15-17 б.
Бер малайга икенчесе сыйныфташлары алдында бәйләнә

5 НЧЕ СОРАУ

Миңа мәктәптә бәйләнсәләр, нишләргә?

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Синең реакцияң хәлне я яхшы, я начар якка үзгәртәчәк.

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?

Күз алдыңа китер: Булатның бүген мәктәпкә барасы килми. Иртәгә дә, беркайчан да барасы килми. Барысы да өч ай элек башлана: сыйныфташлары аның турында гайбәт сата. Аннан соң төрле кушаматлар тага. Кайвакыт кемдер аның китапларын кулыннан бәреп төшерә дә үзен гаепсез кешедәй тота. Я малайлар арасыннан кем дә булса Булатның аркасына төртә дә, тегесе борылып карагач, кемнең төрткәнен белми. Ә кичә шул бәйләнүләр үзенең чигенә җитә: Булатка интернет аша янау килеп ирешә...

Булатның урынында булсаң, син нишләр идең?

ТУКТА ҺӘМ УЙЛАН!

Син ярдәмсез түгел! Дөресен генә әйткәндә, бәйләнчекләрне йодрыксыз да җиңеп була. Ничек итеп?

  • ҮЗЕҢНЕ ТЫНЫЧ ТОТ. Изге Язмаларда әйтелә: «Ахмак кеше бөтен хисләрен тышка чыгара, ә зирәк үз тойгыларын йөгәнли белә» (Гыйбрәтле сүзләр 29:11). Үзеңне мөмкин кадәр тынычрак тотсаң, ким дигәндә башкаларга шулай күренсә, сиңа бәйләнүнең бер кызыгы да калмас.

  • ҮЧ АЛМА. Изге Язмаларда әйтелә: «Явызлыкка явызлык белән һичкемгә кайтармагыз» (Римлыларга 12:17). Үч кайтарырга теләсәң, бу хәлне начарайтыр гына.

  • ПРОБЛЕМАЛАРНЫ АЛДАН КҮРӘ БЕЛ. Изге Язмаларда әйтелә: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3). Хәсрәт тудырып торучы кешеләрне читләтеп үтәргә һәм бәйләнүләрдән качарга тырыш.

  • КӨТЕЛМӘГӘН ҖАВАП КАЙТАР. Изге Язмаларда әйтелә: «Йомшак җавап ярсуны баса» (Гыйбрәтле сүзләр 15:1). Юмор хисен кулланып кара. Мәсәлән, берәрсе сине кыска буйлы дип үртәсә, син елмаеп: «Буй эшләми, кул эшли»,— дип әйтә аласың.

  • КИТЕП БАР. «Бернәрсә дә дәшмәү синең җитлеккән булуыңны һәм үзеңне йөдәтеп торучы кешедән көчлерәк булуыңны күрсәтә,— дип әйтә 19 яшьлек Но́ра.— Шулай итеп синдә тотнаклылык — бәйләнчекләрдә булмаган сыйфат чагылыр» (2 Тимутигә 2:24).

  • ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЫШАНЫЧЫҢНЫ ҮСТЕР. Гадәттә, сугыш чукмарлары үзләренә тискәре караш белән караучы һәм шуңа күрә каршылык күрсәтмәүче кешеләрне шунда ук күреп ала. Әмма беркемгә дә үзеңнән өстен чыгарга мөмкинлек бирмәсәң, күпләрнең бәйләнәсе килмәс.

  • БЕРӘРСЕНӘ ӘЙТЕП КАРА. Элек укытучы булып эшләгән бер кеше болай ди: «Берәрсенә бәйләнәләр икән, мин аңа моның турында сөйләргә киңәш итәр идем. Шулай эшләү дөрес. Бу бәйләнүләрне туктатырга мөмкин».

Бер яшь кеше бәйләнүләр алдында нык тора

Үз-үзеңә ышансаң, бу сине сугыш чукмарыннан көчлерәк итәчәк

СИН БЕЛӘСЕҢМЕ?

Физик бәйләнүләрдән тыш, башка төрле бәйләнүләр дә бар:

  • Бәйләнчекнең авызыннан сүзләр ут кебек чыга

    Сүз белән мыскыллау. «Миңа кушкан кушаматларны я мине ничек мыскыллаганнарын бер дә онытмам. Моның аркасында мин үземне булдыксыз, кирәксез һәм яраксыз итеп хис итә идем. Мине кыйнаган булсалар, яхшырак булыр иде» (Селин, 20 яшь).

  • Бер яшь кеше яшьтәшләре үзен ташлап киткәннән соң берүзе утыра

    Аралашудан мәхрүм итү. «Сыйныфташларым миннән читләшә башлады. Төшке аш вакытында алар яннарына утырырга мөмкинлек бирми иделәр. Бер ел буе мин елый-елый берүзем ашап утырдым» (Хейли, 18 яшь).

  • Бер кыз, интернет аша мыскыл кылынгач, компьютердан читкә сикерә

    Интернет аша хулиганлык кылу. «Берничә төймәгә басып кына кешегә тап төшереп я хәтта бөтен тормышын бозып була. Күпертеп әйтелгән кебек яңгыраса да, андый очраклар чыннан да булгалый!» (Дэниел, 14 яшь).

ТЕСТ

ДӨРЕСМЕ, ЮКМЫ?

ҖАВАПЛАР

1 Сугыш чукмарлары меңләгән ел элек тә булган.

1 Дөрес. Мәсәлән, Изге Язмаларда «әзмәверләр» турында әйтелә. Шулай дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «нефилим» «егучылар» дигәнне аңлата (Яратылыш 6:4).

2 Сугыш чукмарларының бәйләнүләре зыянлы түгел. Моны җитди нәрсә дип атамассың.

2 Ялган. Бәйләнүләр аркасында күп яшьләр үз-үзләренә кул сала.

3 Сугыш чукмарын туктатыр өчен иң яхшы ысул — үч алу.

3 Ялган. Сугыш чукмарлары гадәттә үз корбаннарыннан көчлерәк була. Шуңа күрә үч алу яхшы нәтиҗәләргә китермәс.

4 Берәрсенә бәйләнгәннәрен күрсәң, күрмәмешкә салышу хәерлерәк.

4 Ялган. Бу очракта карап торучыны гаепсез дип атап булмый. Берәрсенә бәйләнгәннәрен күреп тә, бернәрсә дә әйтмәсәң, бу проблемаларга гына китерәчәк.

5 Масаеп сөйләшсәләр дә, сугыш чукмарлары еш кына үз-үзләренә ышанып бетми.

5 Дөрес. Сугыш чукмарлары үзләрен әллә кемгә санасалар да, күбесенең еш кына үз-үзләренә ышанычы җитми. Шуңа күрә алар, үзләрен югарылар өчен, башкаларны түбәнсетәләр.

6 Сугыш чукмарлары үзгәрергә мөмкин.

6 Дөрес. Тиешле ярдәм күрсәтелсә, сугыш чукмарлары үз карашларын һәм тәртипләрен үзгәртә ала.

ПЛАН КОР

  • Сугыш чукмары миңа бәйләнсә, мин болай эшләрмен:

КҮБРӘК БЕЛ!

Бәйләнчекләрне йодрык белән янамыйча җиң

Каләм ярдәмендә сабаклар дигән рубрикадан «Бәйләнчекләрне йодрык белән янамыйча җиң» дигән видеороликны кара

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу