Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 73 мәкалә
  • Киберһөҗүмгә дучар булсам нишләргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Киберһөҗүмгә дучар булсам нишләргә?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сиңа нәрсәне белү мөһим
  • Син нәрсә эшли аласың
  • Җәберләүгә дучар булсам нәрсә эшләргә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Балам мыскыллауга дучар ителсә, нәрсә эшләргә?
    Гаилә өчен ярдәм
  • Миңа мәктәптә бәйләнсәләр, нишләргә?
    Яшьләрнең 10 соравына җавап
  • Мыскыллауларга дучар булганда, Йәһвәгә таян
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 73 мәкалә
Яшь кеше киберһөҗүмгә дучар ителгәннән соң боега

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Киберһөҗүмгә дучар булсам, нишләргә?

  • Сиңа нәрсәне белү мөһим

  • Син нәрсә эшли аласың

  • Яшьтәшләрең ни сөйли

Сиңа нәрсәне белү мөһим

Берәр кемгә интернет аша һөҗүм итү бик җиңел. «Моны хәтта бала булдыра ала, чөнки аның кем булуы яшертен кала»,— диелә «CyberSafe» дигән китапта.

Кайбер кешеләр башкаларга караганда ешрак мишень була. Андый кешеләр исәбенә үз эченә йомылган, башкалардан аерылып торган һәм үзләрен булдыксыз итеп санаган кешеләр керә.

Киберһөҗүм җитди зыян китерә. Киберһөҗүмгә дучар булган кешеләр ялгызлык хис итә һәм депрессиядән интегә, ә кайберәүләре үз-үзләренә хәтта кул салырга була.

Син нәрсә эшли аласың

Иң башта үз-үзеңнән: «Мине чыннан да киберһөҗүмгә дучар иттеләрме?» — дип сора. Кайчак кешеләрнең башкаларны рәнҗетәсе килмәсә дә, рәнҗеткеч сүзләрне әйткәннәре бар. Андый сүзләрне ишетсәң, Изге Язмаларда язылган биредәге принцип буенча эш ит:

«Рәнҗергә ашыкма, чөнки үпкә тоту — акылсызлык билгесе» (Вәгазьче 7:9, искәрмә).

Берәрсе безне белә торып борчуга салса, безне интернет аша мыскыл итсә я куркытса, безне киберһөҗүмгә дучар итәләр.

Киберһөҗүмгә дучар ителсәң, шуны истә тот: синең реакцияң хәлне я яхшыртыр, я катлауландырыр. Биредәге киңәшләрне кулланып кара.

Һөҗүм итүченең сүзләренә игътибар итмә. Изге Язмаларда: «Белемле кеше үз сүзләрен үлчәп әйтә, үткен акыллының рухы тыныч була»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 17:27).

Шушы киңәшне тоту файда китерә. Нэнси Уиллард «Cyberbullying and Cyberthreats» дигән китабында: «Һөҗүм итүче сине чыгарыңнан чыгарырга тырыша. Аларның үз максатларына ирешүләре — син аларның кармагына эләктең дигән сүз»,— дигән.

Нәтиҗә: кайчак дәшмәү яхшырак.

Үч алма. Инҗилдә: «Явызлыкка явызлык белән... җавап кайтармагыз»,— дип киңәш ителә (1 Петер 3:9).

Шушы киңәшне тоту файда китерә. «Кызып китүчәнлек — яхшы нәрсә түгел, кызып китүчән кешеләр — һөҗүм итүчеләрнең яраткан мишеньнәре»,— дип әйтелә «Cyber-Safe Kids, Cyber-Savvy Teens». Уч алуың сине һөҗүм итүчегә охшаш итә.

Нәтиҗә: утка май салма.

Чара күрә бел. Инҗилдә: «Явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә»,— дип әйтелә (Римлыларга 12:21). Һөҗүмнәрне хәлне катландырмыйча туктатып була.

Мисал өчен:

  • Куркыту максаты белән хәбәрләр язучы кешенең номерын блокировкалап куй. «Сиңа хәбәрләр яза алмаса, димәк, сине рәнҗетә алмас та»,— дип язылган «Mean Behind the Screen» дигән китапта.

  • Негатив хәбәрләрне, электрон хатларны, чатлардагы язышуны, блоглардагы һәм социаль челтәрләрдәге постларны укымасаң да, яздырылган хәбәрләрне тыңламасаң да, аларны саклап бар.

  • Һөҗүм итүчене туктатырга тырыш. Хисләргә бирелмичә аңа болай дип әйт:

    • «Бүтән миңа язма».

    • «Постларыңны бетер».

    • «Туктамасаң, мин тиешле чаралар күрәчәкмен».

  • Үз-үзеңә ышанычыңны үстер. Игътибарыңны кимчелекләреңә түгел, ә көчле якларыңа тупла (2 Көринтлеләргә 11:6). Йодрык белән янаучылар, шул исәптән киберһөҗүмгә дучар итүчеләр үз корбаннары итеп ярдәмсез булып күренгән кешеләрне сайлый.

  • Олылардан ярдәм сора. Башта әти-әниең белән сөйләш. Һөҗүм итүче куллана торган веб-сайтка я хезмәткә хәбәр яз. Кайбер очракта әти-әниең белән киңәшләшкәннән соң мәктәпкә, полициягә я хәтта адвокатка мөрәҗәгать итү акыллы булыр.

Нәтиҗә: һөҗүм итүчене туктатырлык чаралар күрергә, я булмаса, киберһөҗүмнең тәэсиреннән арынырга була.

Яшьтәшләрең ни сөйли

Натали

«Киберһөҗүмгә дучар буласың икән, сиңа чыннан да шул сайтны кулланырга кирәкме? Аны кулланып, син күбрәк файда я зыян күрәсеңме? Һөҗүм итүчене туктата аласыңмы? Кыен хәлгә эләксәң дә, котылу юлын табып була» (Натали).

Дариус

«Киберһөҗүмгә дучар булдың икән, олылардан ярдәм сора. Сине „пешмәгән“ я „бәбәй“ дип атасалар да, бирешмә. Алай әйтүчеләрне тыңлама, син андыйлардан түгел. Берәрсенә булган хәлне кыю кеше генә сөйләп бирә ала» (Дариус).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу