ДӘРЕС 23
Суга чумдырылу күп фатихалар китерә!
Гайсә мәсихчеләр суга чумдырылырга тиеш дип әйткән. (Маттай 28:19, 20 укы.) Әмма суга чумдырылу ничек үткәрелә? Һәм кеше суга чумдырылу үтәр өчен нәрсә эшләргә тиеш?
1. Суга чумдырылу ничек үткәрелә?
Гайсә суга чумдырылганда, аны Үрдүн елгасында суга батырып алганнар. Изге Язмаларда болай диелә: «Чумдырылгач, Гайсә шунда ук судан күтәрелгән» (Маттай 3:13, 16). Мәсихчеләр дә, суга чумдырылганда, тулысынча суга батырып алына.
2. Суга чумдырылу нәрсәне күрсәтә?
Кеше суга чумдырылып, үзенең Йәһвә Аллаһыга багышланганын күрсәтә. Кеше Аллаһыга ничек багышлана? Суга чумдырылганчы, ул шәхси догада үзенең Йәһвәгә мәңге хезмәт итәргә теләгәнен сөйли. Ул Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга һәм Аллаһының ихтыярын үтәү тормышында иң мөһим нәрсә булачак дип вәгъдә итә. Ул «үз-үзеннән баш тартырга», шулай ук Гайсәнең өйрәтүләре һәм үрнәге буенча яшәргә карар итә (Маттай 16:24). Багышлануы һәм суга чумдырылуы аңа Йәһвә һәм имандашлары белән якын дуслык үстерергә мөмкинлек бирә.
3. Кеше суга чумдырылуга ничек әзерләнә ала?
Сез, Йәһвә турында белем алып һәм аңа нык иман үстереп, суга чумдырылуга әзерләнә аласыз. (Еврейләргә 11:6 укы.) Белемнәрегез һәм иманыгыз үскән саен, Йәһвәгә карата яратуыгыз да үсә барачак. Һичшиксез сезнең аның турында вәгазьләргә һәм аның нормалары буенча яшәргә теләгегез туачак (2 Тимутигә 4:2; 1 Яхъя 5:3). Кеше Йәһвәгә лаеклы булып яши икән, ул үз тормышын Аллаһыга багышларга һәм суга чумдырылырга карар итәргә мөмкин (Көләсәйлеләргә 1:9, 10)a.
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Гайсәнең суга чумдырылуы турында күбрәк белегез, һәм бу мөһим адымга ничек әзерләнеп була икәнен карап чыгыгыз.
4. Изге Язмаларда Гайсәнең суга чумдырылуы турында нәрсә әйтелә?
Гайсәнең суга чумдырылуы турында күбрәк белер өчен, Маттай 3:13—17 не укыгыз. Аннары җавап бирегез:
Гайсә, суга чумдырылганда, сабый булганмы?
Ул ничек суга чумдырылган? Аңа су бөркегәннәр генәме?
Гайсә, суга чумдырылганнан соң, үзенең Аллаһыдан бирелгән махсус эшен башлаган. Лүк 3:21—23 һәм Яхъя 6:38 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Гайсә, суга чумдырылганнан соң, тормышында нинди эшне беренче урынга куйган?
5. Суга чумдырылу — ирешерлек максат
Багышлану һәм суга чумдырылу башта ирешә алмаслык максат булып тоелырга мөмкин. Әмма Йәһвә турында белем алуыгызны дәвам итеп, аның белән яхшырак танышсагыз, сез андый мөһим карарны кабул итәргә яхшырак әзерләнгән булырсыз. Шулай эшләгән кайбер кешеләр турында белер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз.
Яхъя 17:3 һәм Ягъкуб 1:5 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Кешегә суга чумдырылуга әзерләнергә нәрсә ярдәм итә ала?
А. Без Йәһвәгә, догада аңа мәңге хезмәт итәргә теләгәнебезне сөйләп, багышланабыз
Ә. Суга чумдырылып, без башкаларга Аллаһыга багышланганыбызны күрсәтәбез
6. Суга чумдырылгач, без Йәһвә гаиләсенең өлеше булып китәбез
Без, суга чумдырылгач, бөтен дөнья буйлап яшәгән бердәм гаиләнең өлеше булып китәбез. Төрле җирләрдә яшәсәк тә һәм чыгышларыбыз төрле булса да, без бер үк тәгълиматларга ышанабыз һәм бер ук әхлакый нормалар буенча яшибез. Зәбур 25:14 һәм 1 Петер 2:17 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Суга чумдырылу кешенең Йәһвә белән һәм аңа гыйбадәт кылган башка кешеләр белән мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итә?
КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Мин суга чумдырылуга әзер түгел»,— дип әйтә.
Сез дә шулай уйлыйсыз икән, суга чумдырылу үтәр өчен тырышлыклар куярга телисезме?
ЙОМГАКЛАУ
Гайсә мәсихчеләргә суга чумдырылырга кирәк дип әйткән. Бу максатка ирешер өчен, кеше Йәһвәгә нык иман үстерергә, аның нормалары буенча яшәргә һәм үзен аңа багышларга тиеш.
Кабатлау
Суга чумдырылу ничек үткәрелә һәм ни өчен бу адым мөһим?
Суга чумдырылу нәрсәне күрсәтә?
Багышланыр һәм суга чумдырылыр өчен, нинди адымнар ясарга кирәк?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Суга чумдырылуның нәрсә икәнен карап чыгыгыз.
Суга чумдырылу үтәр өчен кеше нәрсә эшли ала икәнен карап чыгыгыз.
«Йәһвәне ярату суга чумдырылырга дәртләндерә» («Күзәтү манарасы» 2020 ел, март)
Бер кешенең хисләргә генә түгел, ә хак белемнәргә дә нигезләнеп, суга чумдырылырга карар иткәне турында укыгыз.
«Алар минем үземнең хакыйкатьтә инануымны тели иде» («Күзәтү манарасы» 2013 ел, 1 февраль)
Суга чумдырылу нинди фатихалар китерә һәм моңа ничек әзерләнеп була икәнен карап чыгыгыз.
«Миңа суга чумдырылырга кирәкме?» («Сорауларыңа җаваплар», 2 том, 37 бүлек)
a Әгәр кеше башка диндә суга чумдырылган икән, ул яңадан суга чумдырылырга тиеш. Чөнки шул дин Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтмәгән. (Рәсүлләр 19:1—5 һәм 13 нче дәресне кара.)