Суга чумдырылу — мәсихчеләрдән таләп ителгән адым
«Сезне хәзер моңа охшаш суга чумдырылу... коткара» (1 ПЕТ. 3:21).
1, 2. а) Кайбер ата-аналар нинди хисләр кичерә? ә) Ни өчен суга чумдырылырга теләүче кешеләргә, Йәһвәгә багышландыгызмы, дигән сорау бирелә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
МАРИЯНЕҢ әти-әнисе аның суга чумдырыласы кешеләр арасында басып торуын күзәтә. Ул башкалар белән бергә нотыкчының ике соравына көчле тавыш белән «әйе» дип җавап бирә. Аннан соң ул суга чумдырылырга китә.
2 Мариянең әти-әнисе үз кызлары белән горурлана. Кызлары бит үз тормышын Йәһвәгә багышларга һәм суга чумдырылырга карар иткән. Әмма әнисен кайбер шикләр борчыган булган: «Мария әле бик яшь түгел микән? Ул бу адымның никадәр җитди булуына төшенәме? Бәлки, аңа соңрак суга чумдырылыргадыр?» Күп кенә ата-аналар, балалары суга чумдырылырга теләк белдергәндә, шундый ук хисләр кичерә (Вәг. 5:5). Аларның борчылуларын аңлап була, чөнки Йәһвәгә багышлану һәм суга чумдырылу — кеше тормышында иң мөһим адым. («Сез Йәһвәгә багышландыгызмы?» дигән рамканы кара.)
3, 4. а) Рәсүл Петер суга чумдырылуның мөһимлеген ничек ассызыклаган? ә) Суга чумдырылу һәм Нухның көймә төзүе арасында нинди охшаш яклар бар?
3 Рәсүл Петер суга чумдырылуны Нухның көймә төзүе белән чагыштырган. Ул болай дигән: «Сезне хәзер моңа охшаш суга чумдырылу... коткара». (1 Петер 3:20, 21 укы.) Тугрылык белән көймә төзеп, Нух Аллаһы ихтыярын үтәргә тәвәккәл булганын күрсәткән. Бу бар кешеләргә дә ап-ачык булган. Нәтиҗәдә, Нух һәм аның гаиләсе Туфан вакытында исән калган. Нух мисалын китереп, Петернең нәрсә әйтәсе килгән?
4 Кешеләр Нухның көймә төзегәненнән аның иманын күргән. Нәкъ шулай ук бүген, берәрсе суга чумдырылганда, кешеләр аның Аллаһыга ышанганын һәм терелтелгән Мәсихкә иманы нигезендә багышланганын күрә. Суга чумдырылган кеше, Нух кебек, Аллаһыга буйсынырга һәм аның ихтыярын үтәргә тели. Өстәвенә, Йәһвә Нухны коткарган кебек, суга чумдырылган хезмәтчеләрен дә Армагеддонда коткарачак (Марк 13:10; Ачыл. 7:9, 10). Димәк, Йәһвәгә багышлану һәм суга чумдырылу бик мөһим. Кеше бу адым белән сузса, мәңгелек тормышын югалтуы бар.
5. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?
5 Әйе, суга чумдырылу — бик җитди һәм бик мөһим адым. Шуңа күрә мондый өч сорау игътибарга лаек: Изге Язмаларда суга чумдырылу турында нәрсә әйтелә? Суга чумдырылганчы, кеше нинди адымнар ясарга тиеш? Ни өчен без, балабызны я өйрәнүчебезне өйрәткәндә, суга чумдырылуның мөһимлеген истә тотарга тиеш?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
6, 7. а) Яхъяның суга чумдыруы нәрсә аңлаткан? ә) Кемнең суга чумдырылуы башкаларныкыннан аерылып торган һәм ни өчен?
6 Суга чумдырылу Изге Язмаларда Чумдыручы Яхъя турында сүз барганда беренче тапкыр искә алына (Мат. 3:1—6). Ни өчен кешеләр Яхъя янына суга чумдырылырга килгән? Бу аларның Муса канунына каршы кылган гөнаһларында тәүбә итүләрен күрсәткән. Чумдыручы Яхъя аеруча зур хөрмәткә ия булган: ул Аллаһының камил Улы Гайсәне суга чумдырган (Мат. 3:13—17). Әмма Гайсәгә, гөнаһсыз булганга, тәүбә итәргә кирәк булмаган (1 Пет. 2:22). Аның суга чумдырылуы үзен Аллаһы ихтыярын үтәүгә багышлаганын символлаштырган (Евр. 10:7).
7 Гайсә үз хезмәтен башлаганнан соң, аның шәкертләре дә кешеләрне суга чумдырган (Яхъя 3:22; 4:1, 2). Аларның суга чумдырулары, Яхъяның суга чумдыруы кебек, кешеләрнең Муса канунына каршы кылган гөнаһларында тәүбә итүләрен аңлаткан. Әмма Гайсәнең үлеме һәм терелтелүеннән соң мәсихчеләрнең суга чумдырылулары башка мәгънәгә ия булган.
8. а) Терелтелгәч, Гайсә үз шәкертләренә нинди әмер биргән? ә) Ни өчен суга чумдырылырга кирәк?
8 Б. э. 33 елында терелтелгән Гайсә ир-атларга, хатын-кызларга һәм, бәлки, хәтта балаларга — гомумән алганда, 500 дән артык кешегә күренгән. Күрәсең, нәкъ бу очракта Гайсә үз шәкертләренә мондый әмер биргән: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз, һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Мат. 28:19, 20; 1 Көр. 15:6). Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, һәрбер шәкерт суга чумдырылырга тиеш булган. Шулай итеп ул, Гайсәнең камытын киеп, хак юлга баскан булыр иде (Мат. 11:29, 30). Моннан тыш, Аллаһыга хезмәт итәргә теләгән һәркем Мәсихнең Аллаһы ниятендәге ролен аңларга һәм танырга тиеш булган. Шул чакта гына кешенең суга чумдырылуы Аллаһыга хуш килгән булыр иде. Изге Язмалар күрсәткәнчә, беренче гасырдагы мәсихчеләр суга чумдырылуның әһәмиятен аңлаган. Алар, суга чумдырылырга өлгерербез әле, дип уйламаган (Рәс. 2:41; 9:18; 16:14, 15, 32, 33).
СУГА ЧУМДЫРЫЛУ БЕЛӘН ОЗАККА СУЗМАГЫЗ
9, 10. Хәбәш түрәсе һәм Шаул очракларыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?
9 Рәсүлләр 8:35, 36 укы. Әйдәгез, хәбәш түрәсе мисалын карап чыгыйк. Яһүд динен кабул иткән бу кеше Иерусалимнан кайтканда, аңа Филип исемле шәкерт очраган. Фәрештә тарафыннан җибәрелгән Филип хәбәш түрәсенә «Гайсә турындагы яхшы хәбәрне» аңлатып биргән. Түрә Гайсә Мәсихне Хуҗа итеп кабул иткән һәм Аллаһы таләп иткән адымны ясарга — суга чумдырылу үтәргә теләгән. Ул тоткарланмыйча шулай эшләгән дә.
10 Яисә Шаул мисалын алыйк. Ул Аллаһыга багышланган халыктан булган. Ләкин яһүд халкын Аллаһы кире каккан. Шаул моңа төшенмәгән, шуңа күрә мәсихчеләрне эзәрлекләгән. Ләкин вакыт узу белән ул тормыш юлын үзгәртергә булган. Ни өчен? Аңа терелтелгән Гайсә Мәсих күренгән һәм хакыйкатьне ачкан. Аннары Шаул янына Һанани исемле шәкерт килгән һәм аңа хакыйкатьне җентекләбрәк аңлаткан. Аннан соң Шаул нәрсә эшләгән? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ул торды да суга чумдырылу үтте» (Рәс. 9:17, 18; Гәл. 1:14). Соңрак бу кардәш рәсүл Паул буларак билгеле булган. Игътибар итегез: Гайсәнең Аллаһы ниятендәге ролен аңлагач, Шаул тоткарланмыйча суга чумдырылган. (Рәсүлләр 22:12—16 укы.)
11. а) Өйрәнүчеләрне суга чумдырылырга нәрсә дәртләндерә? ә) Кешеләрнең суга чумдырылулары бездә нинди хисләр уята?
11 Бүген дә Изге Язмаларны өйрәнүчеләр — яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә — Изге Язмалардагы хакыйкатьне кадерли һәм нык иман үстерә. Бу аларны үз тормышларын Йәһвәгә багышларга һәм суга чумдырылырга дәртләндерә. Һәрбер конгресста суга чумдырылучылар өчен махсус нотык яңгырый. Өйрәнүчеләр суга чумдырылганда, бу, әлбәттә, бар Йәһвә Шаһитләрен бик сөендерә. Ата-аналар өчен дә үз балаларының Йәһвә юлына басканнарын күрү — зур шатлык. 2017 хезмәт елында 284 000 нән артык эчкерсез кеше, суга чумдырылып, Йәһвә Шаһите булып киткән (Рәс. 13:48). Бу кешеләр суга чумдырылуның мөһимлеген аңлаган. Әмма суга чумдырылу үтәр алдыннан, аларга нинди адымнар ясарга кирәк булган?
12. Суга чумдырылганчы, кеше нинди адымнар ясый?
12 Суга чумдырылганчы, кеше Аллаһы, аның нияте һәм кешелекне коткару чарасы турында белем ала (1 Тим. 2:3—6). Аннан соң ул бу белемгә нигезләнгән иман үстерә, һәм бу иман кешене, гөнаһлы тәртибен калдырып, Йәһвәнең тәкъва нормалары буенча яшәргә дәртләндерә (Рәс. 3:19). Әгәр кеше, җитди гөнаһлар кылып, Аллаһыга багышланса, аның багышлануы мәгънәсез була (1 Көр. 6:9, 10). Әмма Аллаһының югары нормалары буенча яшәүдән тыш, суга чумдырылырга теләүче кеше җыелыш очрашуларына йөрергә, вәгазьләргә һәм шәкертләрне булдыру эшендә катнашырга тиеш. Гайсә бит бу эшне аның шәкертләре үтәр дип әйткән (Рәс. 1:8). Бу адымнарны ясагач кына, кеше Аллаһыга догада багышлана һәм халык алдында суга чумдырыла ала.
ӨЙРӘНҮЧЕЛӘРГӘ ЯРДӘМ ИТҮ
Башкаларны өйрәткәндә, сез суга чумдырылуның мөһимлеген истә тотасызмы? (13 нче абзацны кара.)
13. Безгә нәрсәне истә тотарга кирәк һәм ни өчен?
13 Суга чумдырылуны бездән Аллаһы таләп итә, һәм, балаларыбызга я өйрәнүчеләребезгә югарыда искә алынган адымнар ясарга булышканда, безгә моны истә тотарга кирәк. Шул чакта без алар белән, урынлы булганда, бу тема буенча фикер алышырга кыенсынмабыз. Әйе, без балаларыбызның һәм өйрәнүчеләребезнең, рухи уңышлар ясап, суга чумдырылуларын бик тә телибез!
14. Ни өчен без беркемне дә суга чумдырылырга мәҗбүр итмибез?
14 Әлбәттә, ата-аналар үз балаларын суга чумдырылырга мәҗбүр итәргә тиеш түгел. Шулай ук өйрәнү үткәрүче кардәшләр һәм җыелыштагылар да өйрәнүчеләргә басым ясарга тиеш түгел. Йәһвә бит беркемне дә үзенә хезмәт итәргә мәҗбүр итми (1 Яхъя 4:8). Моның урынына өйрәнүчеләребезгә Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген аңларга булышыйк. Шулчак кеше, хакыйкатьне кадерләсә һәм Мәсихкә иярергә теләсә, үзе суга чумдырылырга карар итәр (2 Көр. 5:14, 15).
15, 16. а) Кеше ничә яшьтә суга чумдырылырга тиеш? ә) Берәрсе элек башка чиркәүдә суга чумдырылган булса да, ни өчен аңа яңадан суга чумдырылырга кирәк?
15 Кеше ничә яшьтә суга чумдырылырга тиеш? Изге Язмаларда төгәл күрсәтмә юк. Һәрбер кеше рухи яктан төрле тизлек белән үсә. Күп кенә кардәшләр яшь чакларында суга чумдырыла һәм гомер буе Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт итә. Ә кемдер олы яшьтә суга чумдырыла. Кайберәүләре хәтта 100 яшьтән узган була!
16 Олы яшьтәге бер өйрәнүче үзе белән өйрәнгән апа-кардәштән болай дип сораган: «Миңа яңадан суга чумдырылырга кирәкме? Мин бит элек чиркәүләрдә инде суга чумдырылган идем». Апа-кардәш аңа бу темага кагылышлы шигырьләр күрсәткән. Шунда өйрәнүче, 80 гә җитеп килсә дә, суга чумдырылырга булган. Аллаһы хуплаган суга чумдырылу Аллаһы ихтыяры турындагы төгәл белемгә нигезләнгән. Димәк, кеше элек берәр чиркәүдә суга чумдырылган булса да, аңа яңадан суга чумдырылырга кирәк. (Рәсүлләр 19:3—5 укы.)
17. Суга чумдырылу көнендә нәрсә турында уйланып була?
17 Суга чумдырылу көне — шатлыклы көн. Бу көнне багышлануыбыз һәм сайлаган тормыш юлыбыз турында уйлансак, яхшы булыр иде. Мәсихче булып калыр өчен, күп тырышлыклар куярга кирәк. Менә ни өчен Гайсә мәсихче юлын камыт белән чагыштырган. Мәсих шәкертләре бит «инде үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлеп терелгән зат өчен яши» (2 Көр. 5:15; Мат. 16:24).
18. Без киләсе мәкаләдә нинди сораулар карап чыгарбыз?
18 Мәкалә башында искә алынганча, Мариянең әнисе борчылган. Ни өчен? Чөнки суга чумдырылу — бик җитди адым. Бәлки, сез дә үзегезгә мондый сораулар бирәсездер: «Балам чыннан да суга чумдырылуга әзерме? Ул Йәһвәгә багышланыр өчен аны яхшы беләме? Бәлки, балама башта мәктәпне бетерергә һәм эшкә урнашыргадыр? Ә ул, суга чумдырылганнан соң, җитди гөнаһ кылса, нәрсә булыр?» Без бу сорауларны киләсе мәкаләдә карап чыгарбыз. Бу ата-аналарга акыллы караш сакларга ярдәм итәчәк.