ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ
НИ ӨЧЕН элек күп хатыннары булган һәм Йәһвә Шаһитләренә каршы торган кеше үзе Йәһвә Шаһите булып киткән? Бер чиркәүнең пасторын үз карашларын үзгәртергә нәрсә дәртләндергән? Бала чагында авыр вакыйгалар кичергән хатынга үз-үзенә карата нәфрәтне җиңәргә нәрсә булышкан? Хеви-метал белән мавыккан кешегә Йәһвә Шаһите булып китәргә нәрсә ярдәм иткән? Моның турында түбәндәге тәрҗемәи хәлләрдән белегез.
«Мин яхшы ир булып киттем» (РИГОБЕР УЭТО).
ТУУ ЕЛЫ: 1941
ТУГАН ИЛЕ: БЕНИН
ҮТКӘНДӘ: БЕРНИЧӘ ХАТЫНЫ БУЛГАН, ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕНӘ КАРШЫ ТОРГАН
ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ.
Мин Котонуда — Бениндагы зур шәһәрдә яшим. Католик гаиләсендә үскән булсам да, чиркәүгә әллә ни еш йөрмәдем. Илебездә күпләрнең берничә хатыны бар, чөнки элек бездә полигамия рәсмиләштерелгән иде. Ахыр чиктә мин дүрт хатынга өйләндем.
1970 елларда революция купты. Мин бу илебезгә булышачак дип уйладым. Мин җан-тән белән революция яклы булдым һәм сәясәттә катнаштым. Революционерлар Йәһвә Шаһитләрен өнәп бетерми иделәр, чөнки Йәһвә Шаһитләре сәяси яктан нейтраль иделәр. Мин дә Йәһвә Шаһитләрен эзәрлекли идем. 1976 елда Йәһвә Шаһитләренең миссионерларын илдән куып чыгардылар. Мин алар бүтән илебезгә аяк басмаячак дип уйладым.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.
1990 елда революция тәмамланды. Илебезгә Йәһвә Шаһитләренең миссионерлары кире кайтты. Мин моңа бик гаҗәпләндем. Мин аларны Аллаһы яклыйдыр дип уйлап куйдым. Шул вакытта мин башка эшкә урнаштым. Хезмәттәшләремнең берсе Йәһвә Шаһите иде. Ул үз карашларын уртаклашты һәм миңа Йәһвәнең мәхәббәт һәм гаделлек Аллаһысы булуы турында сөйләде (Канун 32:4; 1 Яхъя 4:8). Бу миңа бик ошады. Мин Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым.
Тиздән мин Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөри башладым. Мин анда хөкем сөргән мәхәббәткә таң калдым. Алар бер-берсен раса һәм социаль дәрәҗә буенча бүлми иде. Йәһвә Шаһитләре белән күбрәк аралашкан саен, мин аларның Гайсәнең чын шәкертләре булуына инана идем (Яхъя 13:35).
Мин Йәһвәгә хезмәт итәргә булдым, әмма моның өчен католик чиркәвен калдырырга кирәк икәнен аңлый идем. Бу җиңел түгел иде, чөнки башкалар минем турында нәрсә уйлар микән дип курка идем. Озак вакыт узгач, Йәһвә ярдәме белән мин кыюланып чиркәүне калдырдым.
Миңа тагын бер зур үзгәреш ясарга кирәк иде. Изге Язмалардан мин Аллаһы полигамияне хупламый икәнен белдем (Яратылыш 2:18—24; Маттай 19:4—6). Аның күзендә беренче хатыным гына чын хатыным иде. Шуңа күрә мин аның белән никахымны рәсмиләштердем, ә калган хатыннарымның матди ихтыяҗларын кайгыртып, алар белән хушлаштым. Вакыт узу белән, элеккеге хатыннарымның икесе Йәһвә Шаһитләре булып китте.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.
Минем хатыным, католик булып калса да, Йәһвәгә хезмәт итәргә карарымны хөрмәт итә. Без икебез дә шуны күрәбез: мин яхшы ир булып киттем.
Элек мин сәясәт ярдәмендә илебездәге тормышны яхшыртып була дип уйлый идем, ләкин өметем акланмады. Мин шуны аңладым: Аллаһы Патшалыгы гына кешелек проблемаларын хәл итә ала (Маттай 6:9, 10). Мин Йәһвәгә бәхетле тормышка ачкыч биргәне өчен бик рәхмәтлемен.
«Миңа үзгәрешләр ясау авыр иде» (АЛЕШ ЛЕМОС СИЛВА).
ТУУ ЕЛЫ: 1977
ТУГАН ИЛЕ: БРАЗИЛИЯ
ҮТКӘНДӘ: БЕР ЧИРКӘҮНЕҢ ПАСТОРЫ БУЛГАН
ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ.
Мин Сан-Паулу штатында, Иту шәһәре янында туып үстем. Анда җинаятьчелек киң таралган иде.
Мин бик мәрхәмәтсез һәм әхлаксыз кеше идем. Мин наркотиклар сата идем. Әмма вакыт узу белән, мин андый тормыш мине я төрмәгә я үлемгә китерәчәк икәнен аңладым. Шуңа күрә, тормышымны үзгәртеп, бер чиркәүгә кушылдым һәм анда пастор булып киттем.
Мин, чиркәүдә хезмәт итеп, башка кешеләргә ярдәм итә алырмын дип уйлый идем. Мин хәтта җирле радиода бер тапшыру алып бардым һәм танылган булып киттем. Әмма ахыр чиктә мин чиркәүнең кешеләр белән кызыксынмаганын аңладым, ә Аллаһыны данлау турында әйтәсе дә юк. Чиркәүнең бердәнбер максаты акча эшләү иде. Нәтиҗәдә, мин чиркәүне калдырырга булдым.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.
Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач ук, мин аларның башка диннәрдән аерылып торганын күрдем. Мин ике нәрсәгә игътибар иттем. Беренчедән, Йәһвә Шаһитләре Аллаһыны һәм якыныңны ярату турында сөйләү белән генә чикләнми, алар яратуны эшләре белән күрсәтә. Икенчедән, алар сәясәттә һәм сугышларда катнашмый (Ишагыя 2:4). Бу мине хак динне — мәңгелек тормышка алып баручы тар юлны тапканыма ышандырды (Маттай 7:13, 14).
Мин аңлый идем: Аллаһыны сөендереп яшәр өчен, миңа үзгәрешләр ясарга кирәк. Миңа гаиләмә күбрәк игътибар бирергә, басынкырак булырга кирәк иде. Миңа үзгәрешләр ясау җиңел түгел иде, әмма Йәһвә ярдәме белән мин үзгәрә алдым. Хатыным Изге Язмаларны миннән алдарак өйрәнә башлаган иде, әмма, үзгәрүемне күргәч, ул рухи яктан тизрәк үсә башлады. Вакыт узу белән, без икебез дә Йәһвә Шаһитләре булырга теләк белдердек. Һәм, нәтиҗәдә, бер үк көнне суга чумдырылу үттек.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.
Без хатыным белән өч балабызга Йәһвәгә якынлашырга булышабыз. Без бик бәхетле гаилә. Мин Йәһвәгә мине хакыйкатькә китергәне өчен бик рәхмәтлемен. Изге Язмалар чыннан да кеше тормышын үзгәртә ала. Мин — моңа тере дәлил.
«Мин үткәндәге гөнаһларым аркасында бүтән борчылмыйм» (ВИКТОРИЯ ТОНГ).
ТУУ ЕЛЫ: 1957
ТУГАН ИЛЕ: АВСТРАЛИЯ
ҮТКӘНДӘ: БАЛАЧАГЫ АВЫР БУЛГАН
ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ.
Мин Ньюкаслда, Яңа Көньяк Уэльста туып үстем. Мин җиде баланың иң олысы идем. Әтием исерткеч эчемлекләр эчә иде һәм көч куллана иде. Әнием дә мәрхәмәтсез иде. Ул мин начар дип әйтә иде һәм мине, тәмугта җәфаланырсың дип, куркыта иде.
Әнием кыйнаганга, мин еш кына мәктәпкә йөрмәдем. 11 яшемдә мине, әти-әниемнән алып, балалар йортына, ә соңрак хатын-кызлар монастыренә бирделәр. 14 яшемдә мин монастырьдән качтым. Өйгә кайтырга теләмәгәнгә, мин урамда Сидней шәһәренең Кингс-Кросс районында яши башладым.
Урамда яшәгәндә, мин наркотиклар, исерткеч эчемлекләр, порнография белән мавыктым һәм проституция белән шөгыльләндем. Бер очрак мине бик куркытты. Мин төнге клуб хуҗасында яши идем. Бер кич аның янына ике ир-ат килде. Ул миңа бүлмәгә керергә кушты, ләкин мин аларның сөйләшүләрен ишеттем. Ул мине аларга сатмакчы булган. Тегеләр мине, йөк корабына яшереп, Япониягә барда эшләр өчен җибәрергә булган. Куркудан мин балконнан сикереп төштем һәм ярдәм эзли башладым.
Мин Сиднейга килгән бер ир-атны очраттым. Ул миңа акча бирер дип өметләнеп, мин аңа хәлемне сөйләдем. Ләкин, акча бирер урынына, ул, мин юына һәм ашап ала алсын өчен, мине үзе туктаган урынга китерде. Ахыр чиктә мин анда бөтенләйгә калдым. Бер елдан соң без өйләнештек.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.
Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин күп төрле хисләр кичердем. Явызлыкның сәбәпчесе — Шайтан икәнен белгәч, мин ярсып киттем, чөнки һәрвакыт Аллаһы безне газапландыра дип уйлый идем. Аллаһы кешеләрне тәмугта җәзаламый икәнен белгәч, мин җиңеллек сиздем. Бу тәгълимат мине гомер буе куркыта иде.
Изге Язмалар Йәһвә Шаһитләренең һәр карарына тәэсир итә. Бу мине бик гаҗәпләндерде. Алар үз иманнары буенча яши. Мин авыр холыклы кеше идем, ләкин нәрсә генә әйтсәм дә я эшләсәм дә, Йәһвә Шаһитләре миңа ярату һәм хөрмәт күрсәтте.
Мин үз-үземне нәфрәт итә идем. Бу хисләрне җиңү иң авыры иде. Хәтта суга чумдырылудан соң күп вакыт узгач та, бу хисләр мине калдырмады. Мин Йәһвәне ярата идем, ләкин ул минем кебек кешене ярата алмый дип уйлый идем.
Суга чумдырылудан соң 15 ел узгач Патшалык Залында ишеткән нотык карашымны үзгәртте. Нотыкчы Ягъкуб 1:23, 24 не китерде. Анда Изге Язмалар көзге белән чагыштырыла. Аңа карап, без үзебезне Йәһвә күзлегеннән күрә алабыз. Мин уйландым: «Минем үземә карата карашым Йәһвәнекеннән аерылып тормыймы?» Ләкин башта мин бу фикерне кире кактым. Мин һаман да Йәһвә мине ярата алмый дип уйлый идем.
Берничә көннән соң мин Ишагыя 1:18 не укыдым. Бу шигырь тормышымны үзгәртте. Анда Йәһвәнең сүзләре язылган: «Килегез, арабыздагы мөнәсәбәтләрне ачыклыйк... Гөнаһларыгыз җете кызыл тукыма кебек булса да, алар кардай ак булып китәр». Йәһвә миңа: «Вики, яныма кил. Арабыздагы мөнәсәбәтләрне ачыклыйк. Мин сине беләм, мин гөнаһларыңны беләм, мин йөрәгеңне күрәм, һәм мин сине яратам»,— дип әйткәндәй булды.
Шул төнне мин йоклый алмадым. Мин һаман да Йәһвәнең яратуында шикләнә идем, ләкин мин Гайсәнең йолым корбаны турында уйлана башладым. Ниһаять, мин шуны аңладым: Йәһвә шулкадәр озак вакыт дәвамында, миңа ярату күрсәтеп, миңа карата сабыр булды. Мин асылда Йәһвәгә: «Синең яратуың җитәрлек түгел. Улыңның корбаны гөнаһларымны каплый алмый»,— дип әйтә идем. Мин Йәһвәнең йолым корбанын кире кага идем. Ләкин, ниһаять, йолым корбаны турында уйланып, мин Йәһвәнең яратуын сизә башладым.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.
Мин үткәндәге гөнаһларым аркасында бүтән борчылмыйм. Гаилә тормышым яхшырды. Үзем турында сөйләп, мин башкаларга ярдәм итә алам. Мин Йәһвәгә тагы да якынрак булып киттем.
«Бу догама җавап иде» (СЕРГЕЙ БОТАНКИН).
ТУУ ЕЛЫ: 1974
ТУГАН ИЛЕ: РОССИЯ
ҮТКӘНДӘ: ХЕВИ-МЕТАЛ БЕЛӘН МАВЫККАН
ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ.
Мин Воткинск шәһәрендә — мәшһүр композитор Пётр Ильич Чайковский туган шәһәрдә тудым. Гаиләбез ярлы иде. Әтиемнең күп яхшы сыйфатлары булса да, ул күп эчә иде, шуңа күрә өйдә һәрвакыт ызгыш-талаш булды.
Мин әллә ни яхшы укымый идем. Еллар узу белән, мин башкалардан читләшә һәм аларга ышанмый башладым. Мәктәпкә йөрү миңа зур стресс китерә иде. Укытучы мине сораганда, хәтта гади нәрсәләрне аңлату миңа авыр бирелә иде. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, характеристикамда: «Сүз байлыгы чикле, үз фикерләрен белдерә алмый»,— дип язылган иде. Бу сүзләр мине тәмам изде. Мин үземне тагы да булдыксызрак хис итә башладым. Мин яшәүнең мәгънәсе бармы дип уйлана идем.
Яшүсмер чагымда мин исерткеч эчемлекләр эчә башладым. Башта бу миңа җиңеллек бирә иде. Ләкин чиктән тыш күп эчкәч, вөҗдан мине газаплый иде. Тормыш мәгънәсез булып күренде. Мин тагы да күбрәк депрессиягә бирелдем һәм кайчак көннәр буе өйдән чыкмадым. Мин үз-үземә кул салу турында уйлана башладым.
20 яшемдә миңа яңа нәрсә вакытлыча җиңеллек китерде. Миңа хеви-метал музыкасы ошый башлады. Бу музыка миңа көч өсти иде. Мин аны яраткан башка кешеләрне эзли башладым. Мин чәчләремне үстердем, колакларыма пирсинг ясадым һәм миңа ошаган музыкантлар кебек киенә башладым. Тора-бара мин агрессив һәм дорфа кеше булып киттем һәм еш кына якыннарым белән талаштым.
Хеви-метал мине бәхетлерәк итәр дип уйлаган идем мин. Әмма гел башкача булып чыкты. Мин бик нык үзгәрдем. Яраткан музыкантларымның начар эшләр кылганы турында белгәч, мин рәнҗедем.
Бу юлы мин үз-үземә кул салу турында җитди уйлана башладым. Әниемнең хисләре турында уйлану гына мине бу адымнан тоткарлады. Ул мине бик нык ярата иде һәм минем хакка күпне эшләде. Мин бик газаплана идем: минем яшисем килмәде, әмма шул ук вакыт үлә дә алмадым.
Авыр уйлардан арыныр өчен, мин рус классикларын укый башладым. Әсәрләрнең берсендә чиркәүдә хезмәт итүче кеше турында әйтелгән иде. Кинәт минем Аллаһы һәм кешеләр өчен нәрсәдер эшлисем килде. Мин, беренче тапкыр Аллаһыга дога кылып, үз күңелемне бушаттым һәм аңардан миңа мәгънәле тормыш алып барырга ярдәм итүен үтендем. Шунда мин гаҗәеп тынычлык сиздем. Нибары ике сәгатьтән соң яныма Йәһвә Шаһите килде һәм Изге Язмалар өйрәнергә тәкъдим итте. Мин шикләнмим: бу догама җавап иде. Шунда яңа бәхетле тормыш башланды.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.
Авыр булса да, мин хеви-метал музыкасы белән бәйле нәрсәләрдән арындым. Әмма бу музыка минем уемда уелып калды. Бу музыка яңгыраган урыннар аша үткәндә, мин элеккеге тормышымны искә төшерә идем. Мин начар хатирәләрне күңелемдә булган яхшы нәрсәләр белән бутарга теләми идем. Шуңа күрә мин андый урыннар аша үтмәскә тырыштым. Үткән тормышым искә төшкәндә, мин кайнар дога кыла идем. Шунда мин «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгын» сизә идем (Филипиялеләргә 4:7).
Изге Язмаларны өйрәнгәндә, мин мәсихчеләр үз иманнары турында башкаларга сөйләргә тиеш икәнен аңладым (Маттай 28:19, 20). Башта мин моны эшли алмам дип курыктым. Әмма белгәннәрем миңа чын бәхет һәм җан тынычлыгы китерә иде. Һәм мин аңлый идем: башкалар да моңа мохтаҗ. Куркуымны җиңеп, мин башкалар белән белгәннәремне уртаклаша башладым. Шунысы гаҗәеп: вәгазьләгәндә, минем үз-үземә ышанычым үсте һәм иманым ныгыды.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.
Без хатыным белән бәхетле яшибез. Мин күп кешеләргә, шул исәптән сеңелемә һәм әниемә, Аллаһы белән танышырга булыштым. Аллаһыга хезмәт итү һәм башкаларга аның турында сөйләү тормышымны мәгънәле итә.