Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • brwp120401 12-15 б.
  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә
  • Мәкаләләр 2012
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә
    Мәкаләләр 2011
Күбрәк карарга
Мәкаләләр 2012
brwp120401 12-15 б.

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

НИ ӨЧЕН бер ир-ат калдырып киткән диненә кире кайткан? Ничек бер яшь кеше гомер буе ия булырга хыялланган әтине тапкан? Аларның нәрсә сөйләгәннәрен укыгыз.

«Мин Йәһвәгә кире кайтырга булдым» (ЭЛИ КАЛИЛ).

ТУУ ЕЛЫ: 1976

ТУГАН ИЛЕ: КИПР

ҮТКӘНДӘ: ӘТИ-ӘНИСЕНЕҢ ДИНЕН КАЛДЫРГАН

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ. Мин Кипрда тудым, ләкин Австралиядә үстем. Әти-әнием — Йәһвә Шаһитләре, һәм алар миндә Йәһвәгә һәм аның Сүзе Изге Язмаларга карата ярату үстерергә тырышты. Ләкин яшүсмер чагымда мин әти-әниемә каршы тора башладым. Мин төнлә, башка яшүсмерләр белән очрашыр өчен, өйдән кача идем. Без машиналар урлый идек һәм күп кенә бәлаләргә эләгә идек.

Башта мин андый эшләрдә яшерен катнаштым, чөнки әти-әниемне күңелсезләндерергә курыктым. Ләкин вакыт узу белән, бу курку югалды. Мин үземнән олырак, Йәһвәне яратмаган кешеләр белән дуслаштым. Алар миңа начар йогынты ясады. Ахыр чиктә мин әти-әниемә: «Сезнең динегездә каласым килми»,— дип әйттем. Алар сабырлык белән миңа булышырга тырышты, ләкин мин ярдәмнәрен кире кактым. Әлбәттә, әти-әниемнең күңеле кырылды.

Өйдән киткәч, мин наркотиклар куллана башладым һәм хәтта күп күләмдә марихуана үстереп саттым. Мин әхлаксыз тормыш алып бардым һәм күп вакыт төнге клубларда үткәрдем. Мин шулай ук кызу канлы булып киттем. Берәрсе миңа каршы нәрсәдер әйтсә я эшләсә, мин ярсып китә идем. Мин еш кына кычкыра һәм сугыша башлый идем. Бар эшләрем Изге Язмалардагы принципларга каршы килде.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Мин бер наркоман белән дуслаштым. Ул бик яшьли үз әтисен югалткан. Без еш кына төнгә кадәр аралаша идек. Бер кичне ул үз әтисен сагынганы турында әйтте. Терелтү өмете турында белгәнгә, мин аңа Гайсә Мәсих турында, аның үткәндә үлгәннәрне терелткәне һәм киләчәктә дә моны эшләячәге турында сөйләдем (Яхъя 5:28, 29). «Күз алдына китер: син кабат үз әтиеңне күрерсең! — дип әйттем мин аңа.— Барыбыз да җирдәге оҗмахта мәңге яши алыр». Бу фикерләр дустымның йөрәгенә үтеп керде.

Кайвакыт дустым соңгы көннәр һәм Троица турында сораулар күтәрә иде. Шунда мин, аның Изге Язмаларын алып, аңа Йәһвә Аллаһы, Гайсә Мәсих һәм соңгы көннәр турындагы хакыйкатьләрне күрсәтә идем (Яхъя 14:28; 2 Тимутигә 3:1—5). Дустыма Йәһвә турында күбрәк сөйләгән саен, мин үзем дә аның турында күбрәк уйлана идем.

Әти-әнием йөрәгемә чәчкән хакыйкать орлыклары әкрен-әкрен шыта башлады. Мәсәлән, кайвакыт кичәләрдә дусларым белән наркотиклар кулланганда, кинәт Йәһвә исемә төшә иде. Күп кенә дусларым Аллаһыны яратабыз дисәләр дә, тәртипләре киресен күрсәтте. Алар кебек буласым килмәгәнгә, мин нәрсә эшләргә кирәклеген аңладым. Миңа Йәһвәгә кайтырга кирәк иде.

Әлбәттә, белү һәм белгәннәр буенча эш итү — ике төрле нәрсә. Кайбер үзгәрешләр җиңел бирелде. Мәсәлән, наркотикларны ташлау әллә ни авыр булмады. Мин шулай ук элеккеге дусларым белән араны өздем һәм бер өлкән белән Изге Язмаларны өйрәнә башладым.

Башка үзгәрешләр авыррак бирелде. Аеруча ярсуны тыю җиңел булмады. Кайвакыт үземне кулда тота алсам да, соңрак кабат ярсуга бирелә идем. Моның аркасында күңелем кырыла иде, һәм мин үземне булдыксыз итеп хис иттем. Мин үзем белән Изге Язмаларны өйрәнүче өлкәнгә мөрәҗәгать иттем. Ул миңа карата сабыр һәм игелекле иде һәм мине дәртләндерде. Бер тапкыр ул миңа «Күзәтү манарасы»ндагы бер мәкаләне укырга бирде. Анда бирешмәүнең мөһимлеге ассызыкланган идеa. Без ярсыган вакытта нәрсә эшләп булганы турында сөйләштек. Шул мәкаләне истә тотып һәм күп дога кылып, мин ахыр чиктә ярсуымны тезгендә тотарга өйрәндем. Нәтиҗәдә, 2000 елның апрелендә мин суга чумдырылдым. Әти-әнием моңа бик шатланды.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Хәзер мин җан тынычлыгына һәм саф вөҗданга ия, чөнки мин үз тәнемне наркотиклар һәм әхлаксызлык белән бүтән нәҗесләмим. Эштә дә, мәсихче җыелышта да, күңел ачканда да, хәзер мин үземне бәхетлерәк хис итәм. Мин тормышка уңай карыйм.

Мин Йәһвәгә әти-әнием өчен бик рәхмәтле. Алар минем турында беркайчан да онытмады. Мин шулай ук Гайсәнең Яхъя 6:44 тә язылган сүзләре турында уйланам. Ул: «Мине җибәргән Атам миңа җәлеп итмәсә, яныма беркем дә килә алмый»,— дип әйткән. Йәһвә мине үзенә кире кайтарды. Моның турында уйлану йөрәгемә нык тәэсир итә.

«Мин Әтигә ия булырга хыялландым» (МАРКО АНТОНИО АЛЬВАРЕС СОТО).

ТУУ ЕЛЫ: 1977

ТУГАН ИЛЕ: ЧИЛИ

ҮТКӘНДӘ: ДЭТ-МЕТАЛ ТӨРКЕМЕНДӘ БУЛГАН

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ. Мин Көньяк Америкадагы Магеллан бугазы ярында урнашкан Пунта-Аренас дигән матур шәһәрдә туып үстем. Миңа биш яшь булганда әти-әнием аерылышты. Моның аркасында мин үземне ташланган итеп хис иттем. Мин әтигә ия булырга хыялландым.

Әнием Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнде һәм мине үзе белән Патшалык Залына мәсихче очрашуларга йөртте. Ләкин мин бу очрашуларны нәфрәт иттем һәм еш кына юлда шашына башлый идем. Ә 13 яшемдә мин очрашуларны бөтенләй калдырдым.

Ул вакытта мин музыканы яраттым һәм аңа сәләтем бар икәнен аңладым. 15 яшемдә мин бәйрәмнәрдә, барларда һәм кичәләрдә хэви-метал һәм дэт-метал музыкасын уйный башладым. Тәҗрибәле музыкантлар белән аралашу миндә классик музыкага карата кызыксыну уятты. Мин консерваториягә укырга кердем. 20 яшемдә мин, Чили башкаласы Сантьягога күченеп, укуымны дәвам иттем. Мин әле дә хэви-метал һәм дэт-метал төркемнәрендә уйный идем.

Ул вакытта мин күңелемдә бушлык сиздем. Бу хистән арыныр өчен, мин башка музыкантлар белән бергә күп эчтем һәм наркотиклар кулландым. Үз төркемдәшләремә мин үз гаиләмә кебек карый идем. Тышкы кыяфәтемдә фетнәчел рух чагыла иде. Мин кара төстәге кием һәм сакал йөрттем һәм чәчләремне билгә кадәр диярлек үстердем.

Холкым аркасында мин еш кына сугыша идем һәм закон белән авырлыкларга юлыга идем. Бер тапкыр исергән килеш мин үземне һәм дусларымны интектергән наркотик сатучылар белән сугыша башладым. Тегеләр мине нык кыйнады һәм казналыгымны сындырды.

Ләкин иң зур авыртуны миңа иң якын кешеләр китерде. Бер көн мин йөрешкән кызымның иң якын дустым белән миңа еллар буе хыянәт иткәнен белдем, ә бар дусларым моны миннән яшереп йөргән. Бу күңелемә зур яра салды.

Мин кире Пунта-Аренас шәһәренә күчендем. Анда мин музыкага өйрәтә башладым һәм виолончельдә уйнап эшләдем. Мин шулай ук хэви-метал һәм дэт-метал төркемнәрендә уйнавымны дәвам иттем. Ул вакытта мин Суссан исемле сөйкемле кыз белән таныштым, һәм без бергә яши башладык. Бер көн ул үз әнисенең Троицага ышанганын, ә минем моңа ышанмаганымны белде. «Хакыйкать кайда икән?» — дип сорады ул. Мин Троица тәгълиматы ялган икәнен төгәл белгәнемне, әмма моны раслый алмаганымны әйттем. Мин аңа Йәһвә Шаһитләре моны Изге Язмалар буенча раслый ала икәнен әйттем. Шунда мин күп еллар буе эшләмәгән нәрсәне эшләдем — мин, Аллаһыга дога кылып, ярдәм сорадым.

Берничә көннән соң мин таныш булып күренгән ир-атны очраттым. Мин аңардан ул Йәһвә Шаһите түгелме икән дип сорадым. Тышкы кыяфәтем аркасында каушап китсә дә, ул Патшалык Залында үткән очрашулар турындагы сорауларыма җавап бирде. Мин һич шикләнмим: бу догама җавап иде. Патшалык Залына килгәч, мин, башкалар мине күрмәсен өчен, соңгы рәткә утырдым. Ләкин мине балачагымда белгән кардәшләр мине таныды. Алар мине шулкадәр җылы каршы алды һәм кочаклады, мин күңелемдә тынычлык сиздем. Мин өйгә кайткандай булдым. Үзем белән бала чагымда Изге Язмаларны өйрәнгән кардәшне күргәч, мин аңардан кабат үзем белән Изге Язмаларны өйрәнүен сорадым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Бер көн мин Гыйбрәтле сүзләр 27:11 не укыдым. Анда: «Улым, зирәк бул һәм йөрәгемне сөендер»,— дип әйтелә. Гади кеше Галәмнең Барлыкка Китерүчесен сөендерә ала икәнен белгәч, бу миңа бик нык тәэсир итте. Мин шуны аңладым: Йәһвә — мин гомер буе эзләгән Әти ул!

Мин Күктәге Әтиемне шатландырырга һәм аның ихтыярын үтәргә теләдем, ләкин мин күп еллар буе наркотиклар һәм исерткеч эчемлекләрнең колы идем. Мин Гайсәнең Маттай 6:24 тә язылган сүзләрен аңладым. Ул: «Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый»,— дигән. Миңа шулай ук «яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза» дигән принцип үзгәрешләр ясарга булышты (1 Көринтлеләргә 15:33). Мин, элеккеге урыннарга йөрүемне һәм аралашкан кешеләр белән аралашуымны дәвам итсәм, бозык гадәтләрне ташлый алмам икәнен аңладым. Изге Язмалар ачыктан-ачык әйтә: әгәр дә сине берәр нәрсә гөнаһка тартса, аннан тәвәккәллек белән арынырга кирәк (Маттай 5:30).

Музыканы яратканга, хэви-металны ташлау миңа иң авыры булды. Ләкин җыелыштагы дусларым ярдәмендә мин ул музыканы ташлый алдым. Мин шулай ук чиктән тыш күп эчүне һәм наркотиклар куллануны ташладым. Мин чәчемне кистем, кырындым һәм кара төскә генә киенми башладым. Суссанга чәчемне кисәргә җыенганым турында әйткәч, ул бик гаҗәпләнде һәм: «Минем дә, Патшалык Залына барып, карыйсым килә!» — диде. Аңа барысы ошады, һәм ул да Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Без Суссан белән өйләнештек һәм 2008 елда суга чумдырылдык. Мин хатыным һәм әнием белән бергә Йәһвәгә хезмәт итәргә шат.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Мин бу дөнья тәкъдим иткән ялган бәхеттән һәм хыянәтчел дуслардан арындым. Музыканы һаман да яратсам да, хәзер мин аны акыл белән сайлыйм. Мин үз тормышым турында туганнарыма һәм башкаларга, аеруча яшьләргә сөйлим. Аларга шуны аңлатасым килә: бу дөнья тәкъдим иткән нәрсәләр матур булып күренсә дә, чынлыкта бу — «чуп-чар» гына (Филипиялеләргә 3:8).

Мәсихче җыелышта мин чын тугры дусларны таптым. Монда ярату һәм тынычлык хөкем сөрә, ә иң мөһиме — Йәһвәгә якынлашып, мин, ниһаять, Әтигә ия булып киттем.

[Искәрмә]

a «Успех через упорство» дигән мәкаләне «Күзәтү манарасы», 2000 ел, 1 февраль санында 4—6 нчы битләрдә табып була.

[13 нче биттәге өстәмә текст]

«Йәһвә мине үзенә кире кайтарды»

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу