Изге Язмалар тормышны үзгәртә
БАЛАЧАГЫ авырлыкта үткән бер яшь хатын-кызның тормышын нәрсә мәгънәле иткән? Мәрхәмәтсез бер сәяси җинаятьчене тынычлыкны яратырга һәм яхшы хәбәрне вәгазьли башларга нәрсә дәртләндергән? Моның турында аларның үзләреннән белик.
«Мин яратуга һәм кайгыртуга мохтаҗ идем» (ИННА ЛЕЖНИНА).
ТУУ ЕЛЫ: 1981
ТУГАН ИЛЕ: РОССИЯ
ҮТКӘНДӘ: БАЛАЧАГЫ АВЫРЛЫКТА ҮТТЕ
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Троицк исемле кечкенә генә бер шәһәрдә тудым. Минем әти-әнием саңгырау. Мин дә саңгырау булып тудым. Тормышымның алты елы бәхетле үтте. Аннары әти-әнием аерылыштылар. Мин кечкенә булсам да, аерылышу нәрсә икәнлеген белә идем, һәм ул миңа күп авырту китерде. Аерылышканнан соң әтием абыем белән Троицкта калдылар, ә без әнием белән Чиләбегә күчеп киттек. Күпмедер вакыт узгач, әнием кабат кияүгә чыкты. Үги әтием эчкече иде, һәм ул безне еш кына кыйный иде.
1993 елда минем яраткан абыем суга батып үлде. Бу хәл гаиләбезне кайгыга салды. Әнием эчә башлады, һәм хәзер инде ул да, үги әтием кебек, мине кыйный иде. Минем тормышымны яхшы якка үзгәртәсем килә иде. Мин яратуга һәм кайгыртуга мохтаҗ идем. Юаныч эзләп, мин төрле чиркәүләргә йөри башладым, ләкин аларның берсендә дә эзләгәнемне тапмадым.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. 13 яшемдә Йәһвә Шаһите булган бер сыйныфташым миңа Изге Язмаларга нигезләнгән берничә хикәя сөйләгән иде. Миңа, Нух һәм Әюб кебек кешеләр турында белем алырга ошый иде. Аларның авырлыклары булган. Ләкин, моңа карамастан, алар Аллаһыга хезмәт иткәннәр. Озакламый, мин Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә һәм аларның җыелыш очрашуларына йөри башладым.
Изге Язмаларны өйрәнгәндә, мин күп искиткеч хакыйкатьләрне белдем. Аллаһының исеме бар икәнен белү күңелемә бик нык тәэсир итте (Мәдхия 82:19). Изге Язмаларда «соңгы көннәрдә» нәрсә булачагы турында алдан ук төгәл әйтелгәне мине гаҗәпләндерде (2 Тимутегә 3:1—5). Ә терелтүгә өмет булганы турында белү мине аеруча юатты. Мин абыемны яңадан күрәчәкмен — бу бит гаҗәеп! (Яхъя 5:28, 29).
Әмма әнием белән үги-әтием шатлыгымны уртаклашмадылар. Аларга Йәһвә Шаһитләре ошамый иде. Алар Изге Язмаларны өйрәнүемне туктатырга тырыштылар. Ләкин миңа белгәннәрем ошый иде, һәм өйрәнүемне калдырырга исәбем юк иде.
Әйе, туганнарымның каршы килүләрен җиңеп чыгарга җиңел булмады. Моннан тыш, минем белән Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөргән энем дә, абыем кебек, суга батып үлде. Бу миңа тагын бер кайгы өстәде. Андый авыр вакытларда Йәһвә Шаһитләре гел янымда иделәр. Алар арасында мин шулкадәр озак эзләгән яратуны һәм кайгыртуны таптым. Мин аларның дине хак икәнен аңладым. Һәм 1996 елда суга чумдырылу үтеп, үзем дә Йәһвә Шаһите булып киттем.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Алты ел элек мин искиткеч кешегә кияүгә чыктым. Аның исеме Дмитрий. Без Санкт-Петербургта урнашкан Йәһвә Шаһитләренең филиалында бергәләп хезмәт итәбез. Моннан тыш, вакыт узу белән әти-әниемнең динемә карата мөнәсәбәтләре яхшырды.
Йәһвә Аллаһыны белгәнемә мин бик шат! Аңа хезмәт итү тормышымны мәгънәле итте.
«Мине күп сораулар борчый иде» (РАУДЕЛЬ РОДРИГЕС РОДРИГЕС).
ТУУ ЕЛЫ: 1959
ТУГАН ИЛЕ: КУБА
ҮТКӘНДӘ: СӘЯСИ ҖИНАЯТЬЧЕ
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Гаванада (Куба) тудым, һәм бер ярлы районда яшәп үстем. Анда урам сугышлары гадәти хәл иде. Үскәч мин дзюдо һәм көрәшләрнең башка төрләре белән кызыксына башладым.
Мәктәптә яхшы укыганга, әти-әнием мине университетка керергә дәтләндерде. Университетта укыган чагымда мин илебезнең сәяси системасын үзгәртергә кирәк икәнен аңладым. Мин бу системага каршы фетнә күтәрергә булдым. Без курсташым белән бер полицейскийга аның пистолетын алыр өчен һөҗүм иткән идек. Нәтиҗәдә, без аның башына бик җитди яралар ясадык. Моның өчен безне курсташым белән төрмәгә утырттылар һәм атарга хөкем иттеләр. Ул вакытта миңа бары тик 20 яшь иде!
Төрмә камерасында берүзем утырганда, мин үлем җәзасы үтәлгәндә үземне ничек тотачакмын икәне турында уйландым. Мин куркуымны күрсәтергә теләми идем. Шул ук вакытта мине күп сораулар борчый иде, мәсәлән: «Ни өчен дөнья гаделсезлек белән тулган? Үлемнән соң яшәү бармы?»
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Безгә чыгарылган хөкемне — үлем җәзасын — 30 ел төрмәдә утыру белән алмаштырдылар. Төрмәдә утырган вакытта мин кайбер Йәһвә Шаһитләре белән таныштым. Алар төрмәдә иманнары өчен утыра иде. Йәһвә Шаһитләренең кыю булганнары һәм шул ук вакытта тынычлыкны яратканнары миңа нык тәэсир итте. Аларны төрмәгә утырту гаделсез иде, әмма шулай да алар ачулы да булып китмәде, үпкәли дә башламады.
Йәһвә Шаһитләре миңа Аллаһының кешелеккә карата нияте турында сөйләделәр. Алар миңа Аллаһы җиребезне оҗмахка әйләндерәчәге һәм анда җинаятьчелек белән гаделсезлек булмаячагы турында Изге Язмалардан укып күрсәттеләр. Алардан мин шулай ук җирдә искиткеч шартларда яхшы кешеләр генә мәңге яшәячәге турында белдем (Мәдхия 36:29).
Миңа белгәннәрем бик ошый иде, ләкин минем тәртибем Йәһвә Шаһитләренекеннән шактый аерылып тора иде. Мин сәясәт эшләренә карата нейтралитет саклап һәм бер яңагыма суккан кешегә икенче яңагымны да куеп яши алмам дип уйлый идем. Шуңа күрә мин Изге Язмаларны аларның ярдәменнән башка укып чыгарга булдым. Ә укып чыккач, мин, Йәһвә Шаһитләре генә беренче мәсихчеләр кебек эш итәләр икәнен аңладым.
Изге Язмаларны өйрәнгәндә, мин тормышымда күп нәрсәне үзгәртергә кирәк икәнен күрдем. Мәсәлән, миңа сүгенү һәм тәмәке тарту гадәтләреннән арынырга һәм сәясәт эшләренә карата нейтралитет сакларга өйрәнергә кирәк иде. Бу яклардан үзгәрү җиңел булмады, ләкин Йәһвә ярдәме белән минем әкренләп барысы да булып чыга башлады.
Ләкин иң авыры үз-үземне тота белергә өйрәнү иде. Мин әле дә моның турында Йәһвәгә дога кылам. Миңа шулай ук Изге Язмалардагы шигырьләр ярдәм итә, мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр 16:32, анда: «Сабыр кеше — баһадирдан, нәфесенә үзе хуҗа кеше шәһәр яулап алучыдан өстенрәк»,— дип әйтелә.
1991 елда суга чумдырылу үтеп, мин Йәһвә Шаһите булып киттем. Суга чумдырылуым төрмәдәге бер мичкәдә үтте. Киләсе елны кайбер төрмәдә утыручыларны, шул исәптән мине дә, иреккә чыгардылар һәм Испаниягә җибәрделәр, чөнки анда безнең һәрберебезнең туганнары бар иде. Испаниягә килеп җитүем белән мин Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөри башладым. Йәһвә Шаһитләре мине инде озак белгәндәй җылы каршы алдылар. Алар миңа яңа тормыш башлап җибәрергә ярдәм иттеләр.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Хәзер мин бәхетле кеше. Мин Аллаһыга хатыным һәм кызларым белән бергә хезмәт итәм һәм вакытымның күп өлешен башкаларга Изге Язмаларны белергә ярдәм итәр өчен бүлеп куярга тырышам. Хезмәтем минем өчен зур хөрмәт! Кайвакыт мин чак кына үлемнән калган теге яшь егетне искә төшерәм. Ул вакыттан тормышымда күп нәрсә үзгәрде, һәм мин моңа шат, чөнки үзем дә исән, өметем дә бар. Мин оҗмахны түземсезлек белән көтәм. Ул вакытта гаделлек хөкем сөрәчәк һәм «үлем... башка булмаячак» (Ачылыш 21:3, 4).
[19 биттәге сүзләр]
«Аллаһының исеме бар икәнен белү күңелемә бик нык тәэсир итте»
[20 биттәге иллюстрация]
Без ирем белән саңгыраулар өчен әзерләнгән махсус әдәбият ярдәмендә саңгырауларга вәгазьлибез