Әйе, бу өйрәнү өчен басма!
Без өйрәнү өчен басмага кайбер үзгәрешләр керттек. Матуррак эшләнгән бу басма сезгә Йәһвә Сүзендәге кыйммәтле хакыйкатьләрне тикшерер өчен тагы да файдалырак булачак (Мәд. 1:2; 118:97).
Дүрт ел элек без «Күзәтү манарасы» журналының ике төрен чыгара башладык: берсе таратыр өчен, ә икенчесе безнең барыбыз — Йәһвә Шаһитләре һәм рухи уңышларга ирешкән Изге Язмаларны өйрәнүчеләребез өчен.
Күп еллар Йәһвәгә хезмәт иткән бер абый-кардәш өйрәнү басмасы турында болай дип язган: «Өйрәнү өчен „Күзәтү манарасы“ның беренче чыгарылышы мине таң калдырды һәм миңа нык тәэсир итте. Изге Язмалардагы мөһим хакыйкатьләрнең җентекле аңлатмалары минем йөрәгемә үтеп керде. Бик зур рәхмәт сезгә бу гаҗәеп яңа бүләк өчен». Башка бер абый-кардәш болай дигән: «Өйрәнү өчен брошюраны Изге Язмаларымны алып тикшерәсе сәгатьләрне мин түземсезлек белән көтәм». Без сезнең дә охшаш хисләр кичергәнегезгә бер дә шикләнмибез.
2012 елда өйрәнү өчен һәр басманың беренче битендә төсле рәсем булачак: анда кардәшләребезнең вәгазьләгәне сурәтләнәчәк. Бу рәсемнәр безгә Йәһвәдән бирелгән аның Патшалыгы хакында вәгазьләргә дигән йөкләмәне исебезгә төшереп торачак (Рәс. 28:23). 2 нче биттә сез тышлыктагы рәсемгә нигез булып торган фоторәсемне күрерсез, ә аның астында ул кайда төшерелгән һәм анда нәрсә сурәтләнгән икәне турында кыскача мәгълүмат табарсыз. Ел дәвамында бу безнең һәрберебезгә Йәһвә халкының яхшы хәбәрне «бөтен җиһанда» вәгазьли икәнен искә төшереп торачак (Мат. 24:14).
Бу басмада тагын нинди үзгәрешләр бар? Кабатлау өчен сораулар өйрәнү мәкаләләре башланган биткә күчерелде. Бу сезгә мәкаләне укыган һәм өйрәнгән вакытта игътибар итәргә кирәк булачак төп фикерләрне күрергә ярдәм итәчәк. Әлбәттә, җыелышта өйрәнү азагында үткән материалны кабатлар өчен бу сораулар элеккегечә кулланылыр. Сез битнең кырыйлары бераз киңрәк, ә бит белән абзац номерлары зуррак булып киткәнен күрерсез.
Бу басмада шулай ук «Архивыбыздан» дигән яңа рубрика бастырыла башлаячак. Анда Йәһвә Шаһитләренең тарихы турында язылачак. Шулай ук вакыт-вакыт «Алар шатлык белән хезмәтләрен киңәйткән» дип исемләнгән рубрикада чынбарлыкта булган очраклар китереләчәк. Бу мәкаләләрдә Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган җирләрдә хезмәт иткән кардәшләрнең нинди шатлык, канәгатьлек һәм бәхет кичергәннәре сурәтләнәчәк.
Бу басма ярдәмендә Аллаһы Сүзен өйрәнү сезгә шатлык китерсен.
Бастырып чыгаручылар
[3 биттәге иллюстрация]
1879
[3 биттәге иллюстрация]
1895
[3 биттәге иллюстрация]
1931
[3 биттәге иллюстрация]
1950
[3 биттәге иллюстрация]
1974
[3 биттәге иллюстрация]
2008