Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w13 1.4. 3 б.
  • Бәхетле тормыш мөмкинме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бәхетле тормыш мөмкинме?
  • Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бәхетле тормышка юлны Гайсә күрсәтә
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Мәгънәле тормыш хәзер һәм мәңгегә
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Кыю пионер
    2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Гайсә бәхетле тормыш алып барган
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2013 ел
w13 1.4. 3 б.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: БӘХЕТЛЕ ТОРМЫШ МӨМКИН!

Бәхетле тормыш мөмкинме?

«Гомеребезнең озынлыгы җитмеш ел, ә бик нык булсаң — сиксән ел; һәм аның да иң яхшы вакыты эш белән, чир белән... уза» (Мәдхия 89:10).

БУ СҮЗЛӘР чыннан да хак! Әйе, еш кына бу дөньяда кеше тормышы кайгы һәм газаплар белән тулган. Бәлкем, сезнең дә мондый сорау биргәнегез бардыр: «Бүген бәхетле тормыш мөмкинме?».

Әйдәгез, Мария исемле бер хатын-кызның мисалын карап чыгыйк. Ул гомер буе эшлекле кеше булган, әмма хәзер аңа 84 яшь, һәм ул, берәрсе ярдәм итмәсә, берүзе генә өйдән чыга алмый. Аның башы яхшы эшләсә дә, тәне инде үзен тыңламый. Ничек инде ул андый тормышны бәхетле дип атасын?

Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Бәлкем, сез: «Мин бәхетлеме?» — дип үз-үзегездән сорыйсыздыр. Эшегез күңелсез, тайдыргыч һәм ялыктыргычтыр. Күпләр эшегезнең никадәр авыр булуын хәтта белми торгандыр да, тырышлыкларыгызны да кадерләми торганнардыр. Кайбер уңышларга ирешкән булсагыз да, киләчәк турында борчылып яшисездер. Кайчак үзегезне ялгыз хис итү я төшенкелеккә бирелү сезнең өчен гадәти хәл булып киткәндер. Гаиләгездәге ызгыш-талашлар сезне бәхетсез итә торгандыр. Ә, бәлки, якын кешегез үлгәндер. Андре исемле бер ир кешенең яраткан әтисе кинәт авырып киткән һәм вафат булган. Аны хәсрәт болыты баскан, күңелен әллә нинди бер бушлык, бер эч пошу каплап алган. Ул, аны инде бернәрсә дә юата алмый, дип уйлаган.

Әйе, һәр кешенең үз кайгысы, шулай да, һәр кемнең мондый сорауга җавап аласы килә: бәхетле тормыш мөмкинме? Бу сорауга җавап табар өчен, әйдәгез, якынча 2 000 ел элек җирдә яшәгән Гайсә пәйгамбәрнең тормышына игътибар итик. Бар авырлыкларына карамастан, Гайсә чын мәгънәдә бәхетле кеше булган. Аңардан үрнәк алсак, без дә бәхетле булырбыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу