Бәхетле тормышка юлны Гайсә күрсәтә
«Гайсә кебек эш итегез» (1 Яхъя 2:6).
ҮТКӘН мәкаләдән без Гайсәнең мәгънәле һәм бәхетле тормыш алып барганын белдек. Безнең дә тормышыбыз бәхетле булсын өчен, безгә аңардан үрнәк алырга һәм аның киңәшләрен кулланырга кирәк.
Өстәге шигырьдән күренгәнчә, Йәһвә безне шулай эшләргә чакыра да. Гайсә кебек эш итү аңардан үрнәк алуны һәм аның тәгълиматлары буенча яшәүне аңлата. Шулай эшләп без Аллаһының хуплавын алачакбыз һәм бәхетле булачакбыз.
Гайсә биргән принципларны кулланып, без аның кебек эш итә алырбыз. Күпләргә билгеле Таудагы вәгазьдә без күп кенә андый принципларны табабыз. Әйдәгез, аларның берничәсенә игътибар итик һәм без тормышыбызда алар буенча ничек эш итә алганыбызны карап чыгыйк.
ПРИНЦИП: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (Маттай 5:3).
БУ ПРИНЦИП БӘХЕТЛЕ БУЛЫРГА НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ?
Гайсәнең шул сүзләрне әйтеп һәр кешенең тумыштан булган рухи ихтыяҗлары бар дип әйтәсе килгән. Мәсәлән, безнең мондый сорауларга җавап аласыбыз килә: тормышның максаты нинди? Ни өчен җир газаплар белән тулган? Аллаһы безне яратамы? Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? Мәгънәле тормыш алып барыр өчен, безгә андый сорауларга җавапны белергә кирәк. Гайсә Аллаһы Сүзе — ул бердәнбер ышанычлы чыганак икәнен һәм аннан гына бу сорауларга җавап алып була икәнен белгән. Атасына дога кылганда ул: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дигән (Яхъя 17:17). Ничек соң Аллаһы Сүзе ярдәмендә без рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерә алабыз?
ТОРМЫШТАН АЛЫНГАН МИСАЛ.
Эса исемле бер ир кеше танылган җырчы булган. Ул рок төркемендә уйнаган һәм зур уңыш казанган. Шулай да, ул үзен бәхетле хис итмәгән. «Миңа рок төркемендә уйнарга ошаса да, күңелемдә дә, тормышымда да бушлык иде»,— дип сөйли ул. Әмма соңрак Эса бер Йәһвә Шаһите белән танышкан. «Мин аңа өсте-өстенә сораулар бирдем,— ди ул.— Аның Изге Язмалар нигезендә эзлекле җаваплары миңа бик тә ошады. Шуңа күрә аның белән Изге Язмаларны өйрәнергә булдым». Белгәннәре Эсаның йөрәгенә бик тәэсир иткән, һәм ул үз тормышын Йәһвәгә багышларга булган. Ул болай ди: «Үткәндә мин һәрвакыт берәр бәлагә эләгеп йөри идем. Әмма хәзер тормышым чын мәгънәле булып китте»a.
ПРИНЦИП: «Шәфкатьлеләр бәхетле» (Маттай 5:7).
НИЧЕК БУ ПРИНЦИП БӘХЕТЛЕ БУЛЫРГА ЯРДӘМ ИТӘ?
Шәфкатьле булу башкаларны кызгану, аларга карата игелекле һәм игътибарлы булу дигәнне аңлата. Гайсә мохтаҗларга шәфкать күрсәткән. Ул кешеләрне нык кызганган һәм аларның кайгыларын җиңеләйтергә тырышкан (Маттай 14:14; 20:30—34). Гайсәдән үрнәк алып шәфкатьле булсак, тормышыбыз бәхетле булачак, чөнки башкаларга шәфкать күрсәтүче кешеләр бәхетле була (Рәсүлләр 20:35). Шәфкатьле булуыбызны, ярдәмгә мохтаҗ булганнарның кайгыларын җиңеләйтер өчен, аларга игелекле сүзләр әйтеп һәм игелекле эшләр кылып, күрсәтеп була. Әмма шәфкать күрсәтү чыннан да шатлык өстиме?
Мария белән Карлос
ТОРМЫШТАН АЛЫНГАН МИСАЛ.
Ирле-хатынлы Мария һәм Карлос шәфкать күрсәтүдә искиткеч үрнәк булып торалар. Мариянең әтисе тол калгач каты чирләп урын өстенә яткан. Мария белән Карлос аны өйләренә алып кайтканнар һәм хәзер аны карап торалар. Кайчак алар йокысыз төннәр үткәрә һәм аның диабетик приступлары булганда аны хастаханәгә илтергә ашыга. Аларның сүзләре буенча, вакыт-вакыт алар нык арый. Әмма аларда Гайсәнең сүзләре үтәлә, һәм алар бәхетле, чөнки Мария әтисе өчен кулыннан килгәнне эшләгәннәрен белеп канәгатьлек хисен кичерә.
ПРИНЦИП: «Тынычлык урнаштыручылар бәхетле» (Маттай 5:9).
НИЧЕК БУ ПРИНЦИП БӘХЕТЛЕ БУЛЫРГА ЯРДӘМ ИТӘ?
Ни өчен тынычлык урнаштыручылар бәхетле дип әйтеп була? Сәбәпләрнең берсе — яныбыздагы кешеләр белән яхшырак мөнәсәбәтләребез булганга. «һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез» дигән Изге Язмалардагы киңәшкә колак салсак, яхшы булыр иде (Римлыларга 12:18). «һәркем» дигән сүз туганнарыбызга да, дини карашларыбызны уртаклашмаган кешеләргә дә кагыла. «һәркем» белән тыныч-тату яшәү чыннан да бәхетлерәк итәме?
Наир
ТОРМЫШТАН АЛЫНГАН МИСАЛ.
Наир исемле бер хатын-кызның мисалын карап чыгыйк. Еллар буе, хәтта үз гаиләсендә, каты каршылыклар белән очрашса да, ул тынычлык сакларга тырыша. 15 ел элек ире аны ташлап киткән, һәм ул берүзе балаларын үстергән. Улларының берсе наркотикларны кулланган, еш кына үз өстеннән контроль югалтып үз әнисенә һәм сеңелесенә янап торган. Наирның сүзләре буенча, Изге Язмалардан белгәннәре аңа, хәтта андый авыр шартларда да, тынычлык урнаштыручы булып калырга көч өсти. Ул бәхәсләшмәскә һәм әрләшмәскә тырыша, ә, киресенчә, игелекле, кызганучан булыр өчен һәм башкаларның хәлен аңлар өчен көч куя (Эфеслеләргә 4:31, 32). Ул шуңа ышана: тынычлык сакларга тырышу аңа туганнары һәм башка кешеләр белән мөмкин кадәр яхшы мөнәсәбәтләрдә булырга булыша.
КИЛӘЧӘКНЕ ИСӘПКӘ АЛЫГЫЗ
Гайсәнең акыллы киңәшләренә колак салсак, без канәгатьлек кичерәчәкбез һәм бәхетле булачакбыз. Ләкин чын мәгънәле тормыш алып барыр өчен, безгә шулай ук киләчәктә безне нәрсә көтә икәнен белергә кирәк. Әмма нинди бәхетле тормыш булсын инде, әгәр без барыбыз да картаябыз, авырыйбыз һәм ахыр чиктә үләбез? Әлегә бу дөньяда тормыш шундый.
Әмма яхшы хәбәр дә бар! Йәһвә «Гайсә кебек эш итәргә» тырышкан кешеләргә күп фатихалар әзерләгән. Аллаһы тиздән гадел яңа дөнья урнаштырырга вәгъдә итә. Анда тугры кешеләр, Йәһвә ниятләгәнчә, камил сәламәтлеккә ия булып мәңге яшәячәк. Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Менә! Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә, һәм ул алар белән бергә яшәячәк. Алар аның халкы булачак, һәм Аллаһы үзе алар белән булачак. Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4).
Бу брошюраның беренче мәкаләсендә искә алынган 84 яшьлек Мария бу сүзләрнең тормышка ашачагын шатлык белән көтә. Ә сез? Сез дә Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында булачак «чын тормыш» турында күбрәк белергә телисезме? (1 Тимутигә 6:19). Теләсәгез, сезнең яныгызда яшәгән Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез яки бу брошюраны бастыручыларга языгыз.
a Эсаның тәрҗемәи хәле бу брошюраның 8—9 битләрендә китерелә.