Гайсәнең догасы буенча эш итик
«Әтием... Улың сине данласын өчен, улыңны данла» (ЯХЪЯ 17:1).
1, 2. Гайсә б. э. 33 елында рәсүлләре белән Пасах бәйрәмен үткәргәч нәрсә эшләгән?
БЕЗНЕҢ эраның 33 елының 14 нисан көне. Кояш баегач, Гайсә үз шәкертләре белән Пасах бәйрәмен үткәрә. Бу бәйрәмдә алар Аллаһының исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан ничек коткарганын искә төшерә. Ләкин аның тугры шәкертләре башка бер котылу — «мәңгегә» котылу алырга тиеш булган. Икенче көнне дошманнар Гайсәне үтерәчәкa. Үзенең камил тормышын корбанга китереп, ул бар кешелекне гөнаһ белән үлем коллыгыннан азат итәчәк (Евр. 9:12—14).
2 Кешеләр Аллаһының ярату белән бирелгән бу бүләген онытмасын өчен, Гайсә Пасах бәйрәме урынына яңа бәйрәмне гамәлгә кертә. Ул чүпрәсез икмәкне ала һәм аны сындырып 11 тугры рәсүленә бирә дә болай ди: «Бу сезнең хакка биреләчәк минем тәнемне аңлата. Мине искә алу өчен шулай эшләгез». Шуннан соң ул кызыл шәраб салынган касәне ала һәм аны аларга тапшырып болай дип әйтә: «Бу касә сезнең хакка түгеләчәк каныма нигезләнгән яңа килешүне аңлата» (Лүк 22:19, 20).
3. а) Гайсәнең үлеменнән соң нинди зур үзгәреш булган? б) Без Гайсәнең догасын карап чыкканда, үзебезгә нинди сораулар биреп уйланырга тиеш?
3 Аллаһы белән Исраил халкы арасындагы Канун килешүе тиздән гамәлдән чыгарылачак. Ул Йәһвә һәм Гайсәнең майланган шәкертләре арасындагы яңа килешү белән алмаштырылачак. Гайсә үз шәкертләренең Исраил халкы кебек булуларын теләми. Исраиллеләр Аллаһыга гыйбадәт кылуда бердәм булмаган, һәм шулай итеп Аллаһының изге исеменә тап төшергән (Яхъя 7:45—49; Рәс. 23:6—9). Гайсә үз шәкертләренең бердәмлектә Аллаһы исемен данлауларын тели. Моның өчен ул нәрсә эшли? Ул Атасыннан ярдәм сорап искитмәле дога кыла. Бу дога язылган догаларның иң матуры. (Яхъя 17:1—26; мәкалә башындагы рәсемне кара.) Аны карап чыкканда, үзегезгә мондый сораулар биреп уйланыгыз: Аллаһы Гайсәнең догасына җавап биргәнме? Мин аның догасы буенча эш итәмме?
ГАЙСӘ ӨЧЕН НӘРСӘ МӨҺИМ БУЛГАН?
4, 5. а) Гайсәнең догасыннан күренгәнчә, аның өчен нәрсә мөһим булып торган? б) Гайсә үзенә кагылышлы үтенеченә Йәһвәдән нинди җавап алган?
4 Гайсә төнгә кадәр шәкертләре белән Аллаһыдан алган кыйммәтле белемнәрен уртаклаша. Шуннан соң ул күккә карап дога кыла: «Әтием, вакыт җитте. Улың сине данласын өчен, улыңны данла. Шулчак син улыңа бөтен кешеләр өстеннән хакимлек биргән кебек, улың да син аңа биргән кешеләрнең барысына мәңгелек тормыш бирер. [...] Син тапшырган эшне башкарып чыгып, мин сине җирдә данладым. Хәзер дә, Әти, мине данла: миңа синең яныңда булырга һәм дөнья яратылганга кадәр синең яныңда булган даныма ия булырга рөхсәт ит» (Яхъя 17:1—5).
5 Догасын Гайсә үзе өчен мөһим булган нәрсәләрдән башлый. Беренче чиратта, ул күктәге Атасы данлансын дип дога кыла. Үзенең үрнәк догасын да Гайсә охшаш үтенеч белән башлаган булган. Ул болай дигән: «Атабыз, исемең изге ителсен» (Лүк 11:2). Аннан соң ул үз шәкертләрен кайгырта. Ул Йәһвәгә болай дип әйтә: «Улың... син аңа биргән кешеләрнең барысына мәңгелек тормыш бирер». Шуннан соң Гайсә үзе турында болай дип сорый: «Әти, мине данла: миңа синең яныңда булырга һәм дөнья яратылганга кадәр синең яныңда булган даныма ия булырга рөхсәт ит». Йәһвә үз Улының догасын ишетә һәм аңа хәтта сораганыннан да күбрәкне бирә. Йәһвә аңа хәтта фәрештәләрнең исемнәреннән «югарырак исем» бирә (Евр. 1:4).
БЕРДӘНБЕР ХАК АЛЛАҺЫ ТУРЫНДА БЕЛЕМ АЛУ
6. Мәңгелек тормыш алыр өчен, рәсүлләргә нәрсә эшләргә кирәк булган, һәм аларның шулай эшләгәнен без кайдан беләбез?
6 Гайсә үз догасында шулай ук мәңгелек тормыш бүләген алыр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк икәне турында әйткән. (Яхъя 17:3 не укы.) Аның сүзләреннән күренгәнчә, без Аллаһы һәм Мәсих хакында «белем алуыбызны» дәвам итәргә тиеш. Моның өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк? Беренчедән, безгә Йәһвә һәм аның Улы турында тагы да күбрәк белем алырга тырышырга кирәк. Икенчедән, белгәннәребезне тормышта кулланырга кирәк. Рәсүлләр шулай эшләгән дә. Моның хакында Гайсә догасын дәвам итеп болай дигән: «Миңа әйткән сүзләреңне мин аларга җиткердем, һәм алар бу сүзләрне кабул иттеләр» (Яхъя 17:8). Ләкин мәңгелек тормыш алыр өчен аларга алга таба да Аллаһы Сүзендә язылганнар турында уйланырга һәм белгәннәрен көндәлек тормышларында кулланырга кирәк булган. Рәсүлләр җирдәге тормышларының азагына кадәр шулай эшләгәнме? Әйе, эшләгән, чөнки, Изге Язмаларда язылганча, аларның һәрберсенең исеме күктәге Яңа Иерусалимның 12 нигез ташына мәңгегә язылган булган (Ачыл. 21:14).
7. Аллаһы турында «белем алу» нәрсәне аңлата, һәм ни өчен аның турында белем алу мөһим?
7 Грек теле белгечләре әйтүенчә, «белем алырга» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсен шулай ук «алга таба да белем алырга» я «белем алуны дәвам итәргә» дип тәрҗемә итеп була. Шуның өчен «белем алырга» дигән сүзтезмә Аллаһы турында өзлексез белем алуны аңлата. Ләкин галәмдә иң бөек Шәхесне белү үз эченә Аллаһының сыйфатларын һәм ниятен белүне генә аламы? Юк, без шулай ук аның белән якын мөнәсәбәтләрдә булырга һәм кардәшләребезне эчкерсез яратырга тиеш. «Яратмаучы — Аллаһыны танып белми»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Яхъя 4:8). Шуның өчен Аллаһыны белү аңа буйсынуны да аңлата. (1 Яхъя 2:3—5 не укы.) Әйе, Йәһвәне белү безнең өчен зур хөрмәт! Ләкин, Яһүд Искариот очрагыннан күренгәнчә, без Аллаһы белән кыйммәтле дуслыгыбызны югалтырга мөмкин. Шуның өчен, әйдәгез, аның белән мөнәсәбәтләребезне ныгытыр өчен тырышлыклар куйыйк. Шулай эшләсәк, Йәһвә безгә мәңгелек тормыш бүләк итәчәк (Мат. 24:13).
«ИСЕМЕҢ ХАКЫНА»
8, 9. Җирдә яшәгәндә Гайсә өчен нәрсә мөһим булган, һәм ул нинди гореф-гадәтне нәфрәт иткән?
8 Яхъя китабының 17 нче бүлегендәге Гайсәнең догасын укып чыккач, без мондый нәтиҗә ясый алабыз: Гайсә үз рәсүлләренә генә түгел, ә безгә дә яратуын күрсәткән (Яхъя 17:20). Ләкин Гайсә котылуыбыз турында гына уйламаган. Җирдә яшәгән вакытта аның өчен иң мөһиме үлеменә кадәр Атасының исемен данлау булган. Мәсәлән, Насара шәһәрендәге синагогада үзенең җиргә килүенең төп максаты хакында әйткәндә, ул Ишагыйя пәйгамбәр төргәгеннән болай дип укыган: «Йәһвә миңа үз рухын бирде, чөнки ул мине ярлыларга яхшы хәбәрне игълан итәр өчен майлады». Бу өзекне укыганда, Гайсә, һичшиксез, Аллаһы исемен ачык итеп әйткән (Лүк 4:16—21).
9 Гайсә җиргә килгәнче, яһүд җитәкчеләре озак вакыт дәвамында Аллаһы исемен куллануны тыеп торган. Һичшиксез, Гайсә бу гореф-гадәтне нәфрәт иткән. Ул дошманнарына болай дигән: «Мин Атам исеменнән килдем, ә сез мине кабул итмисез. Ләкин башка берәү үз исеменнән килсә, сез аны кабул итәр идегез» (Яхъя 5:43). Вакыт узу белән, үлеменә берничә көн калгач, Гайсә үз догасында аның өчен нәрсә мөһим булып торганын болай дип ассызыклаган: «Атам, исемеңне данла» (Яхъя 12:28). Шуның өчен без карап чыккан догада Гайсәнең Аллаһы исемен данлап торуына гаҗәпләнәсе юк.
10, 11. а) Гайсә үз Атасының исемен билгеле итәр өчен нәрсә эшләгән? б) Гайсәнең шәкертләре Йәһвәнең исемен нинди максат белән игълан итә?
10 Гайсә догасын дәвам итеп болай дигән: «Син дөньядан алып миңа биргән кешеләргә мин синең исемеңне ачык билгеле иттем. Алар синеке иде, һәм син аларны миңа бирдең. Алар синең сүзеңне тоталар. Мин дөньяны калдырып китәм, ә алар дөньяда калалар, һәм мин синең яныңа барам. Мөкатдәс Атам, без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен, аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тор» (Яхъя 17:6, 11).
11 Атасының исемен шәкертләренә «ачык билгеле иткәндә», Гайсә аны әйтеп китү белән генә чикләнмәгән. Ул шулай ук аларга Йәһвәнең кем икәнен аңларга ярдәм иткән: аның гаҗәеп сыйфатларын ачкан һәм кешеләрне бик кайгыртканын күрсәткән (Чыг. 34:5—7). Гайсә хәзер күктә патша булып идарә итә, һәм ул үз шәкертләренә Йәһвәнең исемен бөтен җир шары буенча игълан итүләрендә булыша. Бу эш нинди максат белән башкарыла? Бу дөнья төзелеше юк ителгәнче, Йәһвә турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белергә тиеш. Ул вакыт килеп җиткәч, Йәһвә үзенең тугры шаһитләрен коткарачак, һәм шунда һәр кеше аның бөек исемен беләчәк (Йәз. 36:23).
«ДӨНЬЯ ЫШАНЫР»
12. Гайсә башлаган эшне тәмамлар өчен, безгә нинди өч нәрсәне күздә тоту мөһим?
12 Гайсә үз шәкертләренә үзе башлаган эшне тәмамларга кушкан. Ул: «Син мине дөньяга җибәргән кебек, мин дә аларны дөньяга җибәрдем»,— дип дога кылган. Ләкин Гайсә бу эшне башкарыр өчен аларга ярдәм кирәк булачагын белгән. Ул җирдә яшәгәндә, шәкертләренә кимчелекләрен төзәтергә ярдәм итәр өчен бар тырышлыкларын куйган. Алар кешеләрне коткару эшен башкара алсын өчен, ул Йәһвәдән өч мөһим нәрсә турында сорый. Беренчедән, Гайсә алар Шайтан дөньясының өлеше булып китмәсен дип дога кыла. Икенчедән, ул Йәһвәдән аларның хакыйкать буенча яшәп изге булып китүләрен сорый. Өченчедән, Гайсә шәкертләренең, үзе Атасы белән бердәм булган кебек, бердәм булулары турында кат-кат үтенә. Боларның барысы безне үзебезгә мондый сорау биреп уйланырга дәртләндерә: мин Гайсәнең догасы буенча эш итәмме? Гайсә шуны белгән: шәкертләре бу өч якка игътибар итеп эш итсә, дөнья аның Аллаһы тарафыннан җибәрелгәненә ышаныр (Яхъя 17:15—21 не укы.)
Беренче гасырдагы мәсихчеләр изге рух ярдәмендә бердәм булган (13 нче абзацны кара.)
13. Йәһвәнең беренче гасырда Гайсәнең догасына җавап биргәне нәрсәдән күренә?
13 Йәһвә Гайсәнең догасына җавап биргән. Моны без Рәсүлләр китабын укыганда күрәбез. Беренче гасырдагы мәсихче җыелышта яһүдләр һәм мәҗүсиләр, байлар һәм ярлылар, коллар һәм хуҗалар булган. Андый төрле кешеләр арасында җиңел генә бүленешләр килеп чыга алган. Шулай да, аларның барысы да шулкадәр бердәм булган ки, рәсүл Паул аларны хәтта кеше тәненең әгъзалары белән чагыштырган, ә Гайсәне бу тәннең башы дип атаган (Эфес. 4:15, 16). Шайтанның бүленгән бу дөньясында андый бердәмлек — чыннан да могҗиза! Бу Йәһвәнең изге рухы ярдәмендә генә мөмкин булган (1 Көр. 3:5—7).
Йәһвә халкы бөтен җир шары буенча бердәмлектә хезмәт итә (14 нче абзацны кара.)
14. Йәһвә безнең көннәрдә Гайсәнең догасына нинди җавап кайтарган?
14 Кызганычка каршы, рәсүлләрнең үлеменнән соң бу искитмәле бердәмлек сакланып калмаган. Пәйгамбәрлек ителгәнчә, мөртәтлек үтеп кергәнгә, җыелышта бүленешләр килеп чыккан (Рәс. 20:29, 30). Ләкин 1919 елда Гайсә, майланган шәкертләрен ялган дин әсирлегеннән азат итеп, аларны «бердәмлекнең камил бәйләнешләре» белән берләштергән (Көл. 3:14). Аларның вәгазь эше нинди җимешләр китергән? Бүген «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» булган җиде миллионнан артык кеше майланганнар белән Йәһвәгә бердәмлектә гыйбадәт кыла (Ачыл. 7:9; Яхъя 10:16). Әйе, боларның барысы Гайсәнең үтенеченә җавап булып тора. Ул Атасыннан болай дип сораган: «Дөнья минем синең тарафтан җибәрелгән булуымны һәм аларны мине яраткандай яратуыңны белсен» (Яхъя 17:23).
ДУЛКЫНЛАНДЫРГЫЧ СОҢГЫ СҮЗЛӘР
15. Гайсә Атасыннан майланган шәкертләре хакында нәрсә сораган?
15 Ундүртенче нисан көнне кич җиткәч, Гайсә, Патшалыкта үзе белән бергә идарә итсеннәр дип, рәсүлләре белән килешү төзегән. Шулай итеп ул аларга «данны биргән», ягъни хөрмәт күрсәткән (Лүк 22:28—30; Яхъя 17:22). Шуңа күрә Гайсә үзенең булачак майланган шәкертләре өчен болай дип дога кылган: «Әти, син миңа биргән кешеләрнең минем белән бергә шул ук урында булуларын һәм син миңа биргән данны күрүләрен телим, чөнки син мине әле дөнья яратылганчы сөйдең» (Яхъя 17:24). Башка сарыклар майланганнардан көнләшми, ә, киресенчә, алар өчен бик шат. Бу шулай ук мәсихчеләрнең бердәм булуларын раслый.
16, 17. а) Догасының соңгы сүзләреннән күренгәнчә, Гайсә нәрсә эшләргә тәвәккәл булган? б) Без алга таба да нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?
16 Бүген Йәһвәнең үз халкы бар. Бу халык бердәм һәм Аллаһыны яхшы белә. Әмма күп кенә кеше, дин җитәкчеләренең йогынтысына бирелеп, андый халыкның барлыгын танырга теләми. Гайсә җирдә яшәгәндә шундый ук хәл булган. Шуңа күрә ул үз догасын мондый дулкынландыргыч сүзләр белән тәмамлаган: «Гадел Атам, дөнья сине белми, ә мин беләм, һәм алар минем синең тарафтан җибәрелгәнемне беләләр. Алар башкаларны син мине яраткандай яратсын өчен һәм мин алар белән бердәмлектә торсын өчен, мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын» (Яхъя 17:25, 26).
17 Әйе, Гайсә чыннан да Атасының исемен башкаларга ачкан. Ә бүген ул, Җыелыш Башы буларак, безгә Атасының исемен һәм ниятен башкаларга ачарга булыша. Әйдәгез, алга таба да, Гайсә кушканча, ашкынып вәгазьлик һәм шәкертләр әзерлик (Мат. 28:19, 20; Рәс. 10:42). Шулай ук кыйммәтле бердәмлегебезне саклар өчен бар тырышлыклар куйыйк. Шулчак без Гайсәнең догасы буенча эш итәрбез. Ә бу Йәһвәнең исемен данлар, һәм безгә мәңгелек бәхет китерәчәк.
a Бу һаман да 14 нче нисан көне булган.