22 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
15 ҖЫР Йәһ Улын данлагыз!
Йәһвә исеме Гайсә өчен мөһим
«Мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын» (ЯХЪЯ 17:26).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Гайсә башкаларга Йәһвәнең исемен ничек ачкан, аны ничек изгеләндергән һәм аклаган?
1, 2. а) Җирдәге тормышының соңгы кичендә Гайсә нәрсә эшләгән? ә) Бу мәкаләдә без нинди сорауларны карап чыгарбыз?
Б. Э. 33 елының 14 нисан, пәнҗешәмбе көненең киче. Тиздән Гайсәне хыянәт, гаделсез хөкем, газаплар һәм үлем көтә. Ләкин әлегә Гайсә — үзенең шәкертләре белән бер йортның өске бүлмәсендә. Бергә махсус кичке ашны ашаганнан соң, Гайсә аларга киңәшләр бирә, мөһим фикерләрне исләренә төшерә һәм алар белән дога кыла. Бу эчтәлекле доганы Яхъя Инҗиленең 17 нче бүлегендә табып була.
2 Гайсәнең догасыннан күренгәнчә, аны шул кичне нәрсә борчыган? Җирдәге хезмәте дәвамында аның өчен нәрсә мөһим булган? Әйдәгез, шушы мәкаләдән бу сорауларга җавап табыйк.
«МИН АЛАРГА СИНЕҢ ИСЕМЕҢНЕ АЧТЫМ»
3. Гайсә үз догасында нәрсә әйткән һәм бу нәрсәне аңлаткан? (Яхъя 17:6, 26)
3 Үзенең догасында Гайсә: «Мин аларга синең исемеңне ачтым»,— дигән. Бу фикерне ул догасында ике тапкыр телгә алган. (Яхъя 17:6, 26 укы.) Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Әллә Гайсәнең рәсүлләре Аллаһының исемен белмәгәнме? Әлбәттә, белгән. Алар бит яһүдләр булган һәм Еврей Язмаларын укыган, ә анда бу исем меңләгән тапкыр очрый. Алайса, нинди мәгънәдә Гайсә шәкертләренә Аллаһының исемен ачкан? Ул аларга Йәһвәнең ниятен, эшләрен һәм сыйфатларын тагы да яхшырак күрергә булышкан. Аңардан яхшырак беркем дә моны эшли алмаган, билгеле.
4, 5. а) Кешенең исеме яңа яктан ачыклана аламы? Мисал китерегез. ә) Гайсәнең шәкертләре Йәһвә белән ничек яхшырак танышкан?
4 Кеше һәм аның исеме безнең өчен яңа яктан ачылырга мөмкин. Бу фикерне мондый мисал белән аңлатып була. Әйтик, җыелышыгызда Фәрит исемле өлкән бар һәм ул хирург, ди. Сез бу кардәш белән күп еллар таныш. Бер вакытны сез фаҗигале очрак аркасында хастаханәгә эләгәсез, һәм бу кардәш, сезгә операция ясап, тормышыгызны коткара, ди. Хәзер, Фәрит кардәшнең исемен ишеткәндә, сез җыелышыгыздагы өлкәнне генә түгел, ә үзегезне үлемнән коткарган кешене дә күз алдына китерәсез. Ниндидер мәгънәдә бу кеше һәм аның исеме сезнең өчен яңа яктан ачылды.
5 Шул ук рәвешчә Гайсәнең шәкертләре дә Йәһвәнең исемен белгән, ләкин бу исем алар өчен яңача ачылган. Бу Гайсәнең хезмәте ярдәмендә мөмкин булган. Ул бит үз Атасының камил чагылышы булган. Шуңа күрә, аның нәрсә әйткәнен тыңлап һәм башкалар белән ничек мөгамәлә итүен күзәтеп, шәкертләр Йәһвә белән тагын да яхшырак танышкан. Шушы мәгънәдә Гайсә аларга Аллаһының исемен ачкан (Яхъя 14:9; 17:3).
«СИН МИҢА БИРГӘН ИСЕМЕҢ ХАКЫНА»
6. Нинди мәгънәдә Йәһвә Гайсәгә үз исемен биргән? (Яхъя 17:11, 12)
6 Үзенең догасында Гайсә шулай ук мондый сүзләр әйткән: «Мөкатдәс Әтием... аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тор». (Яхъя 17:11, 12 укы.) Нинди мәгънәдә Йәһвә үз исемен Гайсәгә биргән? Әллә хәзер Гайсәне Йәһвә дип атарга кирәкме? Юк. Игътибар итегез: Гайсә Аллаһының исеме турында «исемем» дип түгел, ә «исемең» дип әйткән. Димәк, бу исем Гайсәнеке булып китмәгән. Алайса, Гайсәнең сүзләрен ничек аңларга? Гайсә Йәһвәнең вәкиле һәм Сүзе булган. Нәкъ аның исеменнән ул могҗизалар кылган (Яхъя 5:43; 10:25). Моннан тыш, Гайсәнең исеме «Йәһвә — Коткаручы» дигәнне аңлата. Әйе, Гайсәнең исеме Аллаһының исеме белән тыгыз бәйле.
7. Ни өчен Гайсә Аллаһы исеменнән сөйли алган? Мисал китерегез.
7 Илче берәр илгә җибәрелгән булса, аның үз идарәчесе исеменнән сөйләргә хокукы бар. Асылда, илченең сүзләрен идарәченең сүзләре итеп кабул итәләр. Нәкъ шулай ук Гайсә дә Аллаһының вәкиле булган, шуңа күрә аның исеменнән сөйли алган (Мат. 21:9; Лүк 13:35).
8. Әле җиргә килгәнче, Гайсә ничек Аллаһының исеменнән эш иткән? (Чыгыш 23:20, 21)
8 Аллаһының Сүзе буларак, Гайсә фәрештәләргә дә, кешеләргә дә Аллаһыдан җитәкчелек һәм хәбәрләр тапшырган (Яхъя 1:1—3). Күрәсең, нәкъ Гайсә исраиллеләрне чүл аша алып барган фәрештә булган. Аллаһы исраиллеләргә аңа буйсынырга кушкан һәм болай дигән: «Ул минем исемемнән эш итә»a. (Чыгыш 23:20, 21 укы.) Шулай итеп Йәһвә Гайсәнең мөһим ролен күрсәткән. Иң беренче чиратта, нәкъ ул Аллаһының исемен изгеләндергән һәм аның хакимлеген яклаган.
«АТАМ, ИСЕМЕҢНЕ ДАНЛА»
9. Йәһвәнең исеме Гайсә өчен мөһим булганы нәрсәдән күренә?
9 Инде әйтелгәнчә, күктә яшәгәндә, Аллаһының исеме Гайсә өчен бик мөһим булган. Җиргә килгәч тә, ул бар эшләре белән Аллаһының исеме үзе өчен зур әһәмияткә ия булганын күрсәткән. Хезмәтенең ахырындарак ул Аллаһыга болай дип әйткән: «Атам, исемеңне данла». Йәһвә шунда ук: «Мин данладым һәм кабат данлармын»,— дип җавап биргән (Яхъя 12:28).
10, 11. а) Гайсә Йәһвәнең исемен ничек данлаган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.) ә) Ни өчен Йәһвәнең исемен изгеләндерергә һәм акларга кирәк булган?
10 Гайсә дә Әтисенең исемен данлаган. Ничек итеп? Йәһвәнең күркәм сыйфатларын һәм эшләрен башкаларга ачыклап. Өстәвенә, ул Аллаһының исемен изгеләндергән һәм аклаганb. Ул шәкертләрен дә: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен»,— дип дога кылырга өйрәткән (Мат. 6:9).
11 Ни өчен Йәһвәнең исемен изгеләндерергә һәм акларга кирәк булган? Чөнки Гадән бакчасында Шайтан Иблис Йәһвәнең исемен каралаган һәм аңа яла яккан. Шайтан, имеш, Йәһвә ялганчы һәм Адәм белән Хауваны яхшы нәрсәләрдән мәхрүм итә дип әйткән (Ярат. 3:1—5). Ул шулай ук Йәһвәне начар идарәче дип гаепләгән. Бар бу гаепләүләр Йәһвәнең исеменә, ягъни абруена, тап төшергән. Соңрак, Әюп көннәрендә, Шайтан кешеләрне дә гаепләгән: имеш, алар Аллаһыдан файда алыр өчен генә аңа хезмәт итә. Шайтанның сүзләре буенча, кешеләр чынлыкта Аллаһыны яратмый һәм, сынаулар башланса, шунда ук аны ташлап китәр (Әюп 1:9—11; 2:4). Бу гаепләүләрнең хак булмаганын раслар өчен, вакыт кирәк булган.
Гайсә үз шәкертләрен Аллаһының исемен изгеләндерү бик мөһим дип өйрәткән (10 нчы абзацны кара)
«МИН ҮЗ ҖАНЫМНЫ... БИРӘМ»
12. Йәһвәнең исемен яратканга, Гайсә нәрсә эшләгән?
12 Беренче камил кешеләр, Адәм белән Хаува, Йәһвәгә тугры булмаган һәм Шайтан ягына баскан. Гайсә исә тугры булып калган. Күктән килеп һәм саф тормыш алып барып, Гайсә Йәһвәне һәм аның исемен яратканын исбатлаган. Ул Аллаһының исемен изгеләндерергә һәм аны акларга тырышкан. Йәһвәне яратканга, ул хәтта үз тормышын аямаганc (Евр. 4:15; 5:7—10; 12:2). «Мин үз җанымны... бирәм»,— дип әйткән ул (Яхъя 10:17, 18).
13. Ни өчен Гайсәнең тугры булып калуы Шайтанның ялганчы булуын аеруча яхшы дәлилли? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
13 Беркем дә Йәһвәне Гайсәдән яхшырак белми. Шайтанның гаепләүләре дөрес булган булса, Гайсә моның турында, һичшиксез, белер иде. Әмма ул Шайтан ягына басмаган. Киресенчә, ул Йәһвәнең исемен акларга тәвәккәл булган. Бу Шайтанның ялганчы булуын аеруча яхшы дәлилләгән! (Яхъя 8:44) Аллаһы Гайсәдән яклавын алгач та, ул Аллаһыга хыянәт итмәгән. Гайсә тугрылык саклап үлүне яхшырак дип күргән (Мат. 27:46)d.
Гайсәнең тормышы Шайтанның ялганчы булуын яхшы дәлилләгән! (13 нче абзацны кара)
«СИН ТАПШЫРГАН ЭШНЕ БАШКАРЫП ЧЫКТЫМ»
14. Йәһвә Гайсәне тугрылыгы өчен ничек бүләкләгән?
14 Гайсә үзенә ышанып тапшырылган «эшне башкарып чыккан». Ул тугрылыгы өчен Аллаһының үзенә әҗер бирәчәгенә шикләнмәгән (Яхъя 17:4, 5). Аның өмете акланмыйча калмаган. Аллаһы аны кабердә мәңгегә калдырмаган, ә өченче көнне терелткән (Рәс. 2:23, 24). Моннан тыш, ул аңа күктә тагын да югарырак дәрәҗә биргән (Флп. 2:8, 9). Соңрак Гайсә күктәге Патшалыкта идарә итә башлаган. Бу Патшалык нәрсә башкарачак? Бу сорауга җавапны Гайсәнең үрнәк догасында табабыз: «Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Мат. 6:10).
15. Киләчәктә Гайсә нәрсә эшләячәк?
15 Якын киләчәктә Гайсә Аллаһының дошманнарына каршы сугыш башлаячак һәм явызларны Армагеддонда юк итәчәк (Ачыл. 16:14, 16; 19:11—16). Аннан соң ул Шайтанны «упкынга» ташлаячак: Шайтан үлемгә охшаш хәлдә булачак (Ачыл. 20:1—3). Меңъеллык идарәсе вакытында Гайсә җирдә тынычлык урнаштырыр, кешеләрне камиллеккә илтер һәм үлгәннәрне терелтер. Бөтен җир оҗмахка әйләнер. Шулай итеп Йәһвәнең нияте чынга ашачак! (Ачыл. 21:1—4)
16. Гайсәнең Меңъеллык идарәсе тәмамлангач, кешелек нинди хәлдә булыр?
16 Гайсәнең Меңъеллык идарәсе тәмамлангач, гөнаһның эзе дә калмаячак. Кешеләргә йолым нигезендә Аллаһының кичерүен сорарга инде кирәк булмаячак. Без Гайсәнең һәм 144 000 майланганның руханилар булып хезмәт итүенә мохтаҗ булмабыз. Хәтта «соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак», ягъни беркем дә Адәм гөнаһы аркасында үлмәячәк. Үлгән кешеләр үлем коллыгыннан азат ителәчәк. Җирдә яшәгән һәрбер кеше камил булыр (1 Көр. 15:25, 26).
17, 18. а) Гайсәнең Меңъеллык идарәсе тәмамлангач, нинди сорау тулысынча чишелер? Аңлатыгыз. ә) Гайсәнең идарә итү вакыты тәмамлангач, ул нәрсә эшләр? (1 Көринтлеләргә 15:24, 28) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
17 Гадән бакчасында Шайтан Йәһвәне нигезсез гаепләгән булган. Ләкин тарих дәвамында Аллаһының хезмәтчеләре аның исемен изгеләндергән. Гайсәнең Меңъеллык идарәсе тәмамлангач, бәхәсле сорау тулысынча чишеләчәк һәм Аллаһының исеме акланган булачак, беркем дә аның изге һәм гадел булуын инде шик астына куймаячак. Йәһвә яратучан Атабыз булуын тулысынча раслаячак.
18 Һәркемгә Шайтанның ялганчы булуы ап-ачык булачак. Гайсәнең идарә итү вакыты тәмамлангач, ул нәрсә эшләр? Ул, Шайтан кебек, Йәһвәгә каршы фетнә күтәрерме? Юк! (1 Көринтлеләргә 15:24, 28 укы.) Йәһвәне яратканга, ул хакимлекне Йәһвәгә кайтарачак һәм аңа буйсыначак.
Меңъеллык идарәсе тәмамлангач, Гайсә хакимлекне Йәһвәгә тапшырачак (18 нче абзацны кара)
19. Йәһвәнең исеме Гайсә өчен никадәр мөһим булган?
19 Ризалашырсыз, Гайсә Аллаһының исемен яклар өчен бик яхшы туры килә. Ул Аллаһының вәкиле ролен камил рәвештә үти. Аллаһының абруе Гайсә өчен бик әһәмиятле. Ул Аллаһының исеме хакына үләргә әзер булган һәм Меңъеллык идарәсенең ахырында хакимлекне аңа кире кайтарачак. Ә без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз? Бу сорау киләсе мәкаләдә каралачак.
16 ҖЫР Йәһвә Аллаһыны Улын майлаганы өчен мактагыз!
a Кайвакыт фәрештәләр дә Аллаһының вәкилләре булган һәм аның исеменнән хәбәрләр җиткергән. Менә ни өчен ферәштәләр килгән кайбер очракларда Йәһвә килгән дип әйтелә (Ярат. 18:1—33). Изге Язмалардагы кайбер шигырьләрдә Мусага Канунны Йәһвә биргән дип әйтелә, ләкин башка шигырьләрдән күренгәнчә, Канун фәрештәләр аша бирелгән булган (Лев. 27:34; Рәс. 7:38, 53; Гәл. 3:19; Евр. 2:2—4).
b АҢЛАТМА: «Изгеләндерү» дигән сүз тирән хөрмәт итүне һәм изге дип санауны аңлата. «Аклау» дигән сүз берәрсенең репутациясен яклау һәм гаепсез булуын исбат итүне аңлата.
c Гайсәнең үлеме шулай ук кешелек өчен мәңгелек тормышка юл ача.
d «Күзәтү манарасы» 2021 ел, апрель чыгарылышында, 30, 31 нче битләрдә «Укучыларның сораулары»н кара.