Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w14 1.8. 7 б.
  • Аллаһы сезне үзенә җәлеп итә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы сезне үзенә җәлеп итә
  • Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә чыннан да сезне яратамы?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Изге Язмаларны аңлар өчен кирәкле ярдәм
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Бар кешегә «Гайсә турындагы яхшы хәбәрне» вәгазьлибез
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Кайгыртучан Көтүче
    Күзәтү манарасы 2008 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2014 ел
w14 1.8. 7 б.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | СЕЗ АЛЛАҺЫ ӨЧЕН МӨҺИММЕ?

Аллаһы сезне үзенә җәлеп итә

«Мине җибәргән Атам миңа җәлеп итмәсә, яныма беркем дә килә алмый» (ЯХЪЯ 6:44).

НИ ӨЧЕН КАЙБЕРӘҮЛӘР ШИКЛӘНӘ? Аллаһыга ышанган күп кенә кешеләр ул алардан ерак дип уйлый. «Мин Аллаһыны Барлыкка Китерүче итеп кенә күрә идем,— дип әйтә Ирландиядә яшәүче һәм элек чиркәүгә һәр атна йөргән Кристина.— Әмма мин аны белми идем. Мин аның үземә якын булуын беркайчан да хис итмәдем».

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘ НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? Без өметсезлеккә бирелсәк тә, Йәһвә безгә булышып торуын дәвам итә. Аллаһының безне кайгыртуын Гайсә болай сурәтләгән: «Әгәр бер кешенең йөз сарыгы булып, аларның берсе адашып калса, ул, туксан тугыз сарыгын тауларда калдырып, адашканын эзләп китмәсме?» Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? «Нәкъ шулай ук күктәге Атам да бу кечеләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми» (Маттай 18:12—14).

«Шул кечеләрнең» һәрберсе Аллаһы өчен кадерле. Ничек Аллаһы адашкан сарыкны эзли? Мәкалә башында китерелгән шигырь буенча, Йәһвә кешеләрне үзенә җәлеп итә.

Йәһвә Шаһитләре иҗтимагый урында бер кешегә Изге Язмаларга нигезләнгән мәгълүмат җиткерә

Кем бүген Изге Язмалардан Аллаһы турында белем таратып кешеләрнең өйләренә килә һәм иҗтимагый урыннарда вәгазьли?

Аллаһының эчкерсез кешеләрне үзенә җәлеп итәр өчен башкарган эшләрен карап чыгыйк. Б. э. беренче гасырында Аллаһы мәсихче шәкерт Филипкә бер хәбәш түрәсенең арбасын куып җитәргә һәм Изге Язмалар пәйгамбәрлеген аңа аңлатырга кушкан (Рәсүлләр 8:26—39). Соңрак Аллаһы рәсүл Петерне Италия гарнизонының Көрнили исемле бер йөзбашына җибәргән. Ул кеше Аллаһыга дога кылып торган һәм гыйбадәт кылырга тырышкан (Рәсүлләр 10:1—48). Ә Паулны үз хезмәттәшләре белән Аллаһы Филипия шәһәре янындагы елга буена җибәргән. Анда алар «Аллаһыга гыйбадәт кылучы» Лидия исемле бер хатын-кызны очраткан, һәм «Йәһвә аның йөрәген ачкан» (Рәсүлләр 16:9—15).

Бар бу очракларда Йәһвә үзен эзләүче кешеләргә үзе турында белем алырга мөмкинлек биргән. Кем бүген Изге Язмалардан Аллаһы турында белем таратып кешеләрнең өйләренә килә һәм иҗтимагый урыннарда вәгазьли? Күпләр: «Йәһвә Шаһитләре»,— дип әйтер. Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Аллаһы мине үзенә җәлеп итәр өчен аларны кулланмыймы?» Аллаһы сезгә үз чакыруын кабул итәргә булышсын дип дога кылыгызa.

a Күбрәк мәгълүмат алыр өчен, www.jw.org/tt сайтында «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеоны карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу