БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ. УЛ СЕЗГӘ НӘРСӘ КИТЕРӘ АЛА?
Ни өчен Аллаһы Патшалыгы игътибарга лаек?
Бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше үз өметләрен Аллаһы Патшалыгына баглый. Алар Гайсә калдырган үрнәк догасының сүзләрен кабатлап Аллаһыдан болай дип сорый: «Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:10).
Кызык, күп кешенең Аллаһы Патшалыгы турында беләсе килсә дә, диннәрнең күбесе аңа әллә ни игътибар бирми. Тарихчы Герберт Уэллс бу каршылыкны ассызыклаган: Гайсә «үзе Күктәге Патшалык дип атаган тәгълиматка... зур әһәмият биргән», шул ук вакытта бу тәгълимат «христиан чиркәүләре күбесендә... әллә ни зур әһәмияткә ия түгел».
Йәһвә Шаһитләре исә Аллаһы Патшалыгына зур игътибар бирә. Мәсәлән, безнең төп журналыбыз 220 телдә бастырыла. Бу журналның һәр саны якынча 46 миллион данәсе бастырылганга, ул дөньяда иң киң таралган дип санала. Бу журналның төп хәбәре нинди? Аның тулы исеменә игътибар итегез: «Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә»a.
Ни өчен Йәһвә Шаһитләре Аллаһы Патшалыгын игълан итәр өчен шулкадәр күп тырышлыклар куя? Без Аллаһы Патшалыгының дөньяда иң мөһим китапның — Изге Язмаларның төп темасы булуына ышанабыз. Моннан тыш, без Аллаһы Патшалыгының гына кешелекнең проблемаларын хәл итә алганына инанган.
Йәһвә Шаһитләре, Аллаһы Патшалыгына игътибар итеп, Гайсәнең үрнәгенә иярергә омтыла. Гайсә җирдә яшәгәндә, Аллаһы Патшалыгы аның тормышында һәм хезмәтендә беренче урында торган (Лүк 4:43). Ни өчен Патшалык Гайсә өчен шулкадәр мөһим булган? Ул сезгә нинди файда китерә ала? Без сезне киләсе мәкаләләрне укып бу сорауларга Изге Язмалардан җавап табарга чакырабыз.
a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.