Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w14 15.12. 4-5 б.
  • Йәһвә әзер булу рухын мул фатихалый

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә әзер булу рухын мул фатихалый
  • Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Башкарыласы эш — зур эш»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Йәһвәнең юмартлыгы өчен рәхмәтле булыгыз
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Аларның артыгы кытлыкны каплый
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Мохтаҗларга ярдәм кулы сузу
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2014 ел
w14 15.12. 4-5 б.
Кемдер ирекле иганә сала

Йәһвә әзер булу рухын мул фатихалый

БАРЛЫККА Китерүчебез кешеләрне ихтыяр иреге белән бүләкләгән. Моннан тыш, кеше үз ихтыяр иреген чын гыйбадәт кылу алга барсын өчен, Аллаһы исеме изгеләндерелсен һәм аның бөек нияте үтәлсен өчен кулланса, Йәһвә аны мул итеп фатихалар. Йәһвә безнең мәҗбүри рәвештә я бурычтан гына чыгып үзенә буйсынуыбызны теләми. Киресенчә, ул үзенә хезмәт итүебезне югары бәяли, чөнки без аны эчкерсез яратабыз һәм аңа бик рәхмәтле.

Мәсәлән, исраиллеләр Синай чүлендә булганда, Йәһвә аларга гыйбадәт кылу урынын төзергә кушкан. Ул болай дигән: «Үзегездән Раббыга бүләкләр тәкъдим итегез. Һәркем Раббыга нәрсә бүләк итәргә тели, шуны китерсен» (Чыг. 35:5). Һәр исраилле кулыннан килгәнне китерә алган. Һәм һәр бүләкне, ул нинди генә һәм никадәр зур булмасын, Аллаһы ихтыяры буенча куллана алганнар. Йәһвәнең бу әмеренә исраиллеләр ничек караган?

«Күңеленнән бүләк бирергә теләгән» кешеләр үз «йөрәкләре кушуы буенча» ихтыяри иганә китерә башлаган. Ир-атлар да, хатын-кызлар да Йәһвәнең эшенә теләп үз өлешен керткән. Алар алып килә торган төрле әйберләр арасында эләктергечләр; алкалар; балдаклар; алтын, көмеш я бакырдан ясалган нәрсәләр; зәңгәр, җете кызыл һәм кызыл төстәге йон; нәзек җитен; кәҗә мамыгы; кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләре; диңгез филе тиреләре; сәрви агачы; асылташлар; изгеләндерү мае һәм зәйтүн мае булган. Ахыр чиктә, «халык барлык эшне тәмамлау өчен кирәк әйберләрне артыгы белән китергән» (Чыг. 35:21—24, 27—29; 36:7).

Әмма Йәһвәнең күңеле хак гыйбадәт кылуга багышланган бу бүләкәләрдән түгел, ә аларны китергән хезмәтчеләрнең рухыннан хушланган. Алар шулай ук үз вакытларын һәм көчләрен сарыф итәргә әзер булган. «Эрли белүче барлык уңган хатын-кызлар үзләре эрләгән»,— дип әйтелә бу өзектә. Әйе, «ярдәм итәргә теләгән һәм эрләргә оста булган барча хатын-кыз кәҗә мамыгы эрләгән». Моннан тыш Йәһвә Бесалелны «барлык һөнәрләр өчен кирәкле акыл, осталык һәм төрле күнекмәләр белән баеткан». Әйе, Аллаһы Бесалел белән Оһолиабка эшлисе бар эшләрне башкарыр өчен кирәкле сәләтләр биргән (Чыг. 35:25, 26, 30—35).

Йәһвә исраиллеләрне хак гыйбадәт кылу хакына бүләкләр китерергә чакырганда, ул «һәркем... нәрсә бүләк итәргә тели, шуны китерер» дип шикләнмәгән. Ул үз чиратында әзер булу рухын күрсәткән кешеләрне мул итеп фатихалаган. Ул аларга җитәкчелек биреп торган һәм аларны зур шатлык белән бүләкләгән. Йәһвә шулай итеп шуны күрсәткән: әзер булу рухын чагылдырган хезмәтчеләрен фатихалаганда, аның ихтыяры үтәлсен өчен ул бар кирәкле нәрсәләрне бирә я моның өчен үз хезмәтчеләрен сәләтле итә (Мәд. 33:10). Шикләнмәгез, фидакарь хезмәт итүегезне һәм әзер булу рухыгызны Йәһвә, һичшиксез, фатихалаячак.

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРНЕҢ ТӨРЛӘРЕ

БӨТЕНДӨНЬЯ ВӘГАЗЬ ЭШЕНӘ ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘР

Күпләр үз бюджетларыннан билгеле бер сумманы бүлеп куялар һәм аннан соң аны «Бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр (Маттай 24:14)» дип язылган тартмага салалар.

Бу ирекле иганәләрне җыелышлар һәр ай үз илләре турында кайгырткан филиалга җибәрә. Андый иганәләрне филиалга турыдан-туры да җибәреп була. Андый очракта бу иганәләр белән кыска гына хат җибәрегез һәм анда бу иганәләр сезнең бүләгегез дип языгыз.

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРНЕҢ БАШКА ТӨРЛӘРЕ

Кайбер илләрдә бөтендөнья вәгазь эшенә акчалата булышлык күрсәтүдән тыш, башка төрле ирекле иганәләр белән дә ярдәм итеп була. Монда аларның кайберләре китерелә.

Күчемсез милек. Сатарга яраклы булган күчемсез милекне филиалга турыдан-туры бүләк итеп була. Яки аны бүләк иткәндә, мондый договор төзеп була: бу милек бүләк итүченең үлеменә кадәр аныкы булып кала һәм аның анда үлеменә кадәр яшәргә хокукы бар. Үз милкегезне филиалга бүләк итәр өчен документлар төзер алдыннан, филиал белән элемтәгә керегез.

Завещание. Милекне я акчаны Йәһвә Шаһитләре филиалына закон таләпләре буенча төзелгән завещание аша биреп була. Андый очракта завещаниенең копиясен филиалга җибәрегезче.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу