Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w16 ноябрь 19-20 б.
  • «Башкарыласы эш — зур эш»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Башкарыласы эш — зур эш»
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвәнең юмартлыгы өчен рәхмәтле булыгыз
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Йәһвә әзер булу рухын мул фатихалый
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Аларның артыгы кытлыкны каплый
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Мохтаҗларга ярдәм кулы сузу
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
w16 ноябрь 19-20 б.
Давыт патша бер кешегә төзеләчәк гыйбадәтханәнең планын күрсәтә; бер абый-кардәш төзелеш планы белән таныша

«Башкарыласы эш — зур эш»

ИЕРУСАЛИМДА үткән бер мөһим очрашуга Давыт патшаның барлык җитәкчеләре, түрәләре һәм гайрәтле кешеләре җыела. Барысы да зур түземсезлек белән патшаның җиткерәчәк мөһим хәбәрен көтә. Йәһвә әйткәнчә, хак Аллаһыга гыйбадәт кылу өчен мәһабәт гыйбадәтханәне Давытның улы Сөләйман төзиячәк. Олы яшькә җиткән Исраил патшасы Сөләйманга Аллаһы рухы тарафыннан бирелгән сызымнарны тапшыра. «Башкарыласы эш — зур эш,— дип әйтә Давыт,— чөнки гыйбадәтханә кеше өчен түгел, Йәһвә Аллаһы өчен төзелә» (1 Елъ. 28:1, 2, 6, 11, 12; 29:1).

Шуннан соң Давыт халыкка мондый сорау белән мөрәҗәгать итә: «Кемнең бүген Йәһвәгә бүләкләр китерәсе килә?» (1 Елъ. 29:5) Анда булсагыз, сез бу чакыруга ничек карар идегез? Шушы зур проектка булышлык күрсәтер идегезме? Исраиллеләр һич тоткарланмыйча эш иткән. Халык «ирекле бүләкләрне китереп сөенде, чөнки алар бүләкләрен Йәһвәгә чын йөрәктән китерде» (1 Елъ. 29:9).

Гасырлар үткәч, Йәһвә Сөләйман төзегән гыйбадәтханәдән бөегрәк нәрсә торгызган. Ул бөек рухи гыйбадәтханә урнаштырган. Бу төзелеш кешеләргә Гайсә Мәсихнең корбаны нигезендә Аллаһыга якынлашырга мөмкинлек бирә (Евр. 9:11, 12). Йәһвә кешеләргә үзе белән татулашырга ничек ярдәм итә? Шәкертләр әзерләү эше аша (Мат. 28:19, 20). Шушы эш нәтиҗәсендә һәр ел миллионлаган Изге Язмалар өйрәнүләре үткәрелә, меңләгән шәкертләр суга чумдырыла һәм йөзләгән яңа җыелышлар барлыкка килә.

Шунлыктан күп әдәбият бастырырга, яңа Патшалык Заллары төзергә, аларны төзекләндерергә, шулай ук конгресслар үткәрү өчен биналар сатып алырга я аларны арендага алырга кирәк. Ризалашырсыз, яхшы хәбәрне тарату эше — зур һәм саваплы эш (Мат. 24:14).

Аллаһыга һәм якыннарга карата ярату, шулай ук Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенең ашыгыч булганын аңлау Аллаһы халкын «Йәһвәгә бүләкләр» китерергә дәртләндерә. Үзебездә булганның иң яхшысы белән Йәһвәне данларга һәм иганәләребезнең иң бөек эшне башкарып чыгар өчен саклык һәм зирәклек белән тотылганын күрергә без шундый шатбыз! (Гыйб. сүз. 3:9)

Бөтендөнья вәгазь эшенә биреп булган ирекле иганәләрнең төрләре

Күпләр бүген «акчаның бер өлешен аерып куеп», ягъни үз бюджетыннан билгеле бер сумманы бүлеп куеп, аны җыелыштагы «Бөтендөнья вәгазь эше» дип язылган тартмага сала (1 Көр. 16:2). Җыелышлар һәр ай бу ирекле иганәләрне Йәһвә Шаһитләренең җирле филиалына җибәрә. Андый иганәләрне җирле филиалга син турыдан-туры да җибәрә аласың. Илегездә Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган төп юридик затның исемен белер өчен, филиалга мөрәҗәгать итегез. Контакт мәгълүматны сайтыбыздан табып була. Түбәндә филиалга турыдан-туры җибәреп булган ирекле иганәләрнең төрләре китерелә:

ФИЛИАЛ БЕЛӘН АЛДАН СӨЙЛӘШҮНЕ ТАЛӘП ИТМӘҮЧЕ ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘР

  • Банк аша, дебит я кредит картасы ярдәмендә җибәрелә торган иганәләр. Кайбер филиалларга андый иганәләрне безнең сайтыбыз я моның өчен махсус ясалган сайт аша җибәреп була.

  • Турыдан-туры бирелгән акча. Акчаның ирекле иганә булганы турында филиалга кыска гына хат аша язып җибәрегез.

АЛДАН ФИЛИАЛ БЕЛӘН ЭЛЕМТӘГӘ КЕРҮНЕ ТАЛӘП ИТҮЧЕ ИГАНӘЛӘР

Бөтен дөньядагы Патшалык эшенә акчалата булышлык күрсәтүдән һәм кыйммәтле әйберләр бирүдән тыш, башка төрле ирекле иганәләр белән дә ярдәм итеп була. Түбәндә аларның кайбер төрләре китерелә. Аларның берәр төрен сайларга булсагыз, бу мөмкинме, юкмы икәнен белер өчен, башта илегез турында кайгырткан филиал белән элемтәгә керегез. Төрле җирләрдә законнар төрле булганга, үзегезгә туры килгән ысулны сайлар өчен, тәҗрибәле юристлар һәм салым консультантлары белән киңәшләшегез.

Страховка акчасы. Тормышны страховкалау я пенсия страховкасы буенча төзелгән договорда акчаның Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка түләнүе турында языла.

Банк кертемнәре. Билгеле бер банкның кагыйдәләренә карап, кертемнәрне, депозит сертификатларын я шәхси пенсион планнарны Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка васыять итеп була.

Акцияләр һәм кыйммәтле кәгазьләр. Акцияләрне һәм кыйммәтле кәгазьләрне Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка бүләк итәргә я васыять итәргә мөмкин.

Күчемсез милек. Сатарга яраклы булган күчемсез милекне Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка бүләк итеп була.

Васыятьнамә һәм милек белән идарә итәргә хокук биргән договор. Милек я акча Йәһвә Шаһитләренең вәкиле булып торган юридик затка васыять ителергә мөмкин. Милек белән идарә итәргә хокук биргән договор буенча бу затны шулай ук табыш алучы итеп тә билгеләп була. Андый договор салым түләүдә өстенлекләр бирергә мөмкин.

Югарыда искә алынган ирекле иганәләрнең төрләре бүләк итүчедән тиешле планлаштыруны таләп итә. Бөтендөнья вәгазьләү эшенә материаль яктан булышлык күрсәтергә теләгән кешеләр өчен, инглиз һәм испан телләрендә махсус брошюра чыгарылган иде («Charitable Planning to Benefit Kingdom Service Worldwide»). Ул брошюрада ирекле иганәләрнең төрләре, шул исәптән васыятьнамәне ничек төзеп булганы турында әйтелә. Төрле җирләрдә салым белән бәйле һәм башка законнар төрле булганга, брошюрада искә алынган ысулларның кайберләре сезнең шартларыгызга туры килмәскә мөмкин. Аны укып чыккач, юрист я салым консультанты белән киңәшләшегез. Иганә бүләкләре бирүнең андый ысуллары ярдәмендә күпләр салым өстенлекләреннән файдаланып, безнең дөньякүләм дини һәм гуманитар эшчәнлегебезгә булышлык итә. Сезнең илегездә бу брошюра булса, аны Йәһвә Шаһитләренең җирле җыелышының сәркатибеннән сорап була.

Күбрәк мәгълүмат аласыгыз килсә, сайтыбызның баш битенең түбән өлешендә урнашкан «Бөтендөнья эшебез өчен иганәләр кертү» дигән сылтамага басыгыз я илегездәге филиалга мөрәҗәгать итегез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу