Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 1.5. 3-5 б.
  • Нәрсәнең «ахыры»?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Нәрсәнең «ахыры»?
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АХЫР НӘРСӘНЕ АҢЛАТМЫЙ?
  • АХЫР НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
  • Дөнья ахыры турында дүрт сорауга җавап
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Дөнья ахырыннан куркырга кирәкме?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Бу дөнья бетәчәкме?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Бу дөнья исән калырмы?
    Бу дөнья исән калырмы?
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 1.5. 3-5 б.
Хатын-кыз биналарның җимерелгәненә һәм кешеләрнең паникага бирелеп йөгергәненә курку белән карый һәм дөнья ахыры килде дип уйлый

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | АХЫР ЯКЫНМЫ?

Нәрсәнең «ахыры»?

«Ахыр якын!» дигән сүзләрне ишетү белән сез нәрсәне күз алдыгызга китерәсез? Җир белән бәрелешеп бар кешеләрне кырып бетерәчәк астероиднымы, табигать афәтенме яисә өченче бөтендөнья сугышынмы? Моның турында уйлаганда, кайбер кешеләр хафага төшә, башкалар исә моңа шикләнеп карый я хәтта көлеп куя.

Инҗилдә: «Ахыр килер»,— дип әйтелә (Маттай 24:14). Изге Язмаларда ул вакыт «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көне» һәм «Һар-Магедон» дип атала (Ачылыш 16:14, 16). Бу вакыйганы кешеләр төрлечә күз алдына китерә һәм шомлы фаразлар кыла. Шулай да Изге Язмаларда ахырның мәгънәсе ачыклана. Аллаһы Сүзеннән шулай ук ахырның никадәр якын булуын аңлап була. Ләкин иң мөһиме — бу китапта ахырны ничек кичереп чыгарга икәне ачык күрсәтелә! Әйдәгез, иң башта ялгыш карашлардан арыныйк һәм «ахыр» дигән сүзнең мәгънәсенә төшеник. Изге Язмалар буенча, «ахыр» дигән сүзнең мәгънәсе нинди?

АХЫР НӘРСӘНЕ АҢЛАТМЫЙ?

  1. АХЫР ҖИРНЕҢ УТТА ЮК ИТЕЛҮЕ ТҮГЕЛ.

    Зәбурда: «[Аллаһы] җирне нигезләренә нык беркеткән, ул гомер-гомергә авышмас»,— дип әйтелә (Мәдхия 103:5). Бу һәм башка шигырьләр безне шуңа ышандыра: Аллаһы җирне үзе дә юк итмәячәк, башкаларга да моны эшләргә беркайчан да юл куймаячак! (Вәгазьче 1:4; Ишагыя 45:18)

  2. АХЫР КОНТРОЛЬДӘ ТОТЫП БУЛМАГАН БЕРӘР ВАКЫЙГА ТҮГЕЛ.

    Инҗил буенча, ахыр Аллаһы билгеләп куйган вакытта киләчәк. Анда: «Ул көн яки сәгать хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ә Ата гына белә. Сез билгеләнгән вакытның кайчан киләчәген белмисез, шуңа күрә сак һәм уяу булыгыз»,— диелә (Марк 13:32, 33). Шунысы ачык: күктәге Атабыз, ягъни Аллаһы ахырның килүе өчен төгәл вакытны билгеләп куйган.

  3. АХЫРНЫҢ СӘБӘПЧЕСЕ КЕШЕЛӘР ДӘ, АСТЕРОИД ТА БУЛМАС.

    Ахырның сәбәпчесе кем я нәрсә булыр? Ачылыш 19:11 дә болай дип әйтелә: «Мин ачылган күкне күрдем. Менә, ак ат. Аның җайдагы Тугры һәм Хак дип атала». Соңрак 19 нчы шигырьдә: «Шунда мин ерткычны, җир патшаларын һәм аларның гаскәрләрен күрдем. Алар атта утыручыга һәм аның гаскәренә каршы сугышырга дип җыелганнар иде»,— диелә (Ачылыш 19:11—21). Бу шигырьләрдә күпчелек очракта образлы тел кулланылса да, шунысы ап-ачык: Аллаһы үз дошманнарын бетерер өчен, фәрештәләр гаскәрен җибәрер.

Армагеддонны кичереп чыккан кешеләр куркынычсыз урынга чыга. Артта җимерекләр күренә һәм төтен күтәрелә

Изге Язмаларда язылган ахыр турындагы хәбәр хафага төшерми. Ул өмет бирә

АХЫР НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

  1. КЕШЕ ХӨКҮМӘТЛӘРЕНЕҢ УҢЫШСЫЗ ТЫРЫШЛЫКЛАРЫНА АХЫР КИЛӘЧӘК.

    Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык [хөкүмәт] урнаштырачак. Бу патшалык бүтән бер халыкка бирелмәячәк. Ул барлык шушы патшалыкларны җимереп, аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Даниял 2:44). Югарыда — өченче пунктта әйтелгәнчә, «атта утыручыга һәм аның гаскәренә каршы сугышырга» җыелачак «җир патшалары һәм аларның гаскәрләре» юкка чыгачак (Ачылыш 19:19).

  2. СУГЫШ, ҖИНАЯТЬЧЕЛЕК, ГАДЕЛСЕЗЛЕККӘ АХЫР КИЛӘЧӘК.

    Зәбурда: «[Аллаһы] җир читеннән барлык сугышларны туктата»,— дип әйтелә (Мәдхия 45:10). «Мәмләкәттә бары гадел юлдагылар, бары гөнаһсызлар гына яшәячәк. Ә яманнар юк ителәчәк, гөнаһ юлындагылар мәмләкәттән куып чыгарылачак» (Гыйбрәтле сүзләр 2:21, 22). Инҗилдә: «Менә, мин һәммә нәрсәне яңартам»,— дип язылган (Ачылыш 21:4, 5).

  3. АЛЛАҺЫНЫҢ ДА, КЕШЕЛӘРНЕҢ ДӘ ӨМЕТЛӘРЕН АКЛАМАГАН ДИННӘРНЕҢ АХЫРЫ КИЛӘЧӘК.

    Изге Язмаларда: «Пәйгамбәрләр ялганны пәйгамбәрлек итә, руханилар үз хакимлекләрен кулланып кешеләрне кысрыклый... Әмма ахыр килгәч, нәрсә эшләрсез?» (Ирмия 5:31) Гайсә пәйгамбәр дә болай дигән: «Ул көнне күпләр миңа болай дияр: „Хуҗам, Хуҗам, әллә без синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекме? Әллә синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмы? Әллә синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр башкармадыкмы?“ Шунда мин аларга: „Мин сезне һич тә белмим! Китегез янымнан, явызлык кылучылар!“ — дип әйтермен» (Маттай 7:21—23).

  4. ДӨНЬЯ ХӘЛЕ БЕЛӘН КАНӘГАТЬ БУЛГАН КЕШЕЛӘРГӘ АХЫР КИЛӘЧӘК.

    Гайсә пәйгамбәр болай дигән: «Хөкем итәр өчен нигез шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре явыз булганга, яктылыкны түгел, ә караңгылыкны яраттылар» (Яхъя 3:19). Борынгы заманда Йәһвә Аллаһы дөньяны инде бер тапкыр һәлак иткән булган. Бу вакыт Аллаһының тугры хезмәтчесе Нух заманына туры килгән. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Шул көннәрдәге дөнья, аны сулар каплагач, һәлак ителгән булган. Ә бүгенге күкләр һәм җир шул ук сүз буенча ялкын өчен саклана, хөкем көненә һәм бозык кешеләрне һәлак итүгә кадәр тора» (2 Петер 3:5—7).

Шунысы игътибарга лаек: киләчәктәге «хөкем көне һәм... һәлак итү» Нух заманындагы «дөньяның» һәлак ителүе белән чагыштырыла. Ул вакытта нинди дөнья юк ителгән булган? Җир шарыбыз түгел, ә «бозык кешеләр» — Аллаһының дошманнары «һәлак ителгән» булган. Аллаһы Тәгаләнең булачак «хөкем көнендә» дә Аллаһыга каршы чыккан дошманнар юк ителәчәк. Ләкин Йәһвә Аллаһының дуслары, Нух белән аның гаиләсе исән калган кебек, исән калачак (Маттай 24:37—42).

Күз алдыгызга гына китереп карагыз, Аллаһы бар явызлыкны җир йөзеннән бетергәч, җир шарыбыз нинди матур булачак! Һичшиксез, Изге Язмаларда язылган ахыр турындагы хәбәр хафага төшерми, ә өмет бирә. Ләкин сезнең, бәлки: «Изге Язмаларда ахырның килү вакыты турында әйтеләме? Ул никадәр якын? Аны кичереп чыгар өчен, миңа нәрсә эшләргә?» — дигән сорауларыгыз туадыр.

АХЫР, Ә ШУННАН СОҢ?

Ахыр килгәч, без ничек яшәрбез? Бу гаҗәеп вакыт Изге Язмаларда сурәтләнә. Мәсәлән, бер шигырьдә болай дип әйтелә: «[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте. Шунда тәхеттә Утыручы: „Менә, мин һәммә нәрсәне яңартам“,— диде» (Ачылыш 21:4, 5). Сез ахырны кичереп чыга аласыз. Аллаһы безнең исән калуыбызны тели һәм безгә моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу