Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp21 № 2 4-6 б.
  • Бу дөнья бетәчәкме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бу дөнья бетәчәкме?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нәрсә юкка чыкмаячак?
  • Нәрсә юкка чыгачак?
  • БЕЗ НӘРСӘГӘ МОХТАҖ? Без кешеләр идарәсенең юк ителүенә мохтаҗ
  • Җир юк ителәчәкме?
    Рухи сорауларга җавап
  • Дөньяны яңадан су басармы?
    Бөек Остаздан өйрән
  • Дөнья ахырыннан куркырга кирәкме?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Нәрсәнең «ахыры»?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
wp21 № 2 4-6 б.
Бәхетле гаилә урамда ашап утыра. Әтиләре ризыкны пешереп өстәлгә куя.

Бу дөнья бетәчәкме?

Бәлки, сез Изге Язмаларда дөньяның ахыры турында әйтелгән икәнен беләсездер (1 Яхъя 2:17). Бу бөтен кешеләрнең юк ителәчәген аңлатамы? Җир шары һәлак ителәчәкме?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР БУ СОРАУЛАРНЫҢ ИКЕСЕНӘ ДӘ «ЮК» ДИП ҖАВАП БИРӘ

Нәрсә юкка чыкмаячак?

КЕШЕЛЕК

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Аллаһы «[җирне] юкка гына түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырган» (ИШАГЫЯ 45:18).

Күл, таулар һәм урман.

ҖИР ШАРЫ

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Бер буын китә дә, икенчесе килә, ә җир мәңге тора» (ВӘГАЗЬЧЕ 1:4).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Изге Язмалар буенча, Җир беркайчан да һәлак ителмәячәк һәм анда һәрвакыт кешеләр яшәячәк. Алайса, дөнья ахыры нәрсәне аңлата?

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ. Изге Язмаларда дөнья ахыры Нух көннәрендәге вакыйгалар белән чагыштырыла. Ул вакыт турында җир «җәбер-золым белән тулган» дип әйтелгән (Яратылыш 6:13). Әмма Нух тәкъва кеше булган. Шуңа күрә Аллаһы Нухны һәм аның гаиләсен коткарып калган, ә явыз кешеләрне Туфан суларында юк иткән. Моның турында Изге Язмаларда болай диелә: «Шул көннәрдәге дөнья, аны сулар каплагач, һәлак ителгән булган» (2 Петер 3:6). Ул вакыттагы дөньяга ахыр килгән. Нинди мәгънәдә? Җир шары түгел, ә җирдәге явыз кешеләр юк ителгән булган. Шулай итеп, Изге Язмаларда дөнья ахыры турында әйтелгәндә, планетаның юк ителүе турында сүз бармый. Сүз явыз кешеләрнең һәм алар булдырган системаның җимерелүе турында бара.

Нәрсә юкка чыгачак?

АВЫРЛЫКЛАР ҺӘМ ЯВЫЗЛЫК

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Тагын бераздан явызлар инде юк булачак, торган урыннарына карарсың, ә алар анда булмас. Ә юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (ЗӘБУР 37:10, 11).

Коллаж: 1. Маска кигән караклар кибеттән әйберләр урлап чыгара. 2. Бер ир-ат икенчесенә акча тулы кейс тәкъдим итә.

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Нух көннәрендәге Туфан сулары явызлыкны бөтенләй юк итмәгән. Туфаннан соң яман кешеләр тормышны кабат бәхетсез иткән. Әмма тиздән Аллаһы явызлыкны бөтенләй юк итәчәк. Зәбурда язылганча, «явызлар инде юк булачак». Аллаһы явызлыкны үз Патшалыгы ярдәмендә бетерәчәк. Бу күктәге хөкүмәт бөтен дөнья белән Аллаһыга буйсынучан кешеләр файдасына идарә итәчәк.

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ. Хәзерге хөкүмәтләр Аллаһы Патшалыгының идарәсенә шат булырмы? Изге Язмалар буенча, алар, акылсыз эш итеп, Аллаһы Патшалыгына каршы күтәреләчәк (Зәбур 2:2). Моның нәтиҗәсе нинди булачак? Аллаһы Патшалыгы, бар кеше хөкүмәтләрен алыштырып, «үзе мәңге торачак» (Даниял 2:44). Әмма ни өчен кешеләр идарәсе юк ителәчәк?

БЕЗ НӘРСӘГӘ МОХТАҖ? Без кешеләр идарәсенең юк ителүенә мохтаҗ

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Кеше үз юлы белән идарә итә алмый» (ИРМИЯ 10:23).

Кешеләр сайлаулар белән бәйле плакатлар ябыштырылган стена яныннан үтә.

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Кешеләр башкалар өстеннән идарә итәр өчен барлыкка китерелмәгән. Алар башкалар өстеннән идарә итүдә һәм авырлыкларны хәл итүдә уңышлы була алмый.

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ. Бер чыганакта әйтелгәнчә, аерым хөкүмәтләр «ярлылык, ачлык, чирләр, табигать афәтләре, сугышлар һәм җинаятьчелек проблемаларын хәл итә алмый». Анда шулай ук болай диелгән: «Кайберәүләр уйлавынча, бөтендөнья хөкүмәте генә андый проблемаларны хәл итә алыр иде» («Britannica Academic»). Ләкин бөтен дәүләтләр берләшсә дә, аларның тырышлыклары уңышка китермәячәк, чөнки идарә итүче кешеләр камилсез. Аллаһы Патшалыгы гына бар бу проблемаларны мәңгегә чишә алачак.

Шуңа күрә, Изге Язмалар буенча, яхшы кешеләргә дөнья бетүеннән, ягъни явыз система ахырыннан, куркасы юк. Киресенчә, бу шатланыр өчен сәбәп, чөнки бу бозык дөнья беткәч, Аллаһының искиткеч яңа дөньясы урнаштырылачак!

Бу кайчан булачак? Киләсе мәкаләдә Изге Язмалардан җавап китерелә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу