ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Элекке монахинялар чын рухи кардәшләр булып китә
«ҖИТТЕ! — дип кычкырып җибәрде миңа кече сеңелем Арасели.— Динең турында бүтән ишетергә теләмим. Гарык, моны ишетүдән косасым килә. Мин сине күралмыйм!» Хәтта 91 яшемдә була торып, бу сүзләр күңелемә нинди җәрәхәт ясаганы һаман да исемдә. Әмма Вәгазьче 7:8 дә әйтелгәнчә, «эшнең ахыры аның башыннан яхшырак», һәм безнең очракта нәкъ шулай булды да (Фелиса).
Фелиса: Мин бик динле гаиләдә үстем. Шунысы кызык, 13 туганыбыз я руханилар, я католик ордены әгъзалары иде. Әнием ягыннан бер туганыбыз католик мәктәбендә укыткан рухани иде. Ул үлгәч, Рим папасы Иоанн Павел II аны хәтта изгеләр санына кертте. Әтием тимерче иде, әнием кырда эшләде. Сигез бала арасында мин иң олысы идем.
Миңа 12 яшь булганда, Испаниядә гражданнар сугышы башланды. Сугыштан соң әтиемне төрмәгә утырттылар. Аның сәяси карашлары диктаторлык режимына бер дә ошамый иде. Гаиләне туендыру тулысынча әнием җилкәсенә төште. Шуңа күрә аның бер дусты өч сеңелемне — Арасели, Лау́ри һәм Рамо́нины Бильба́о (Испания) шәһәрендәге монастырьга җибәрергә киңәш итте. Анда аларга ачлыктан интегергә туры килмәс иде.
Арасели: Ул вакытта миңа нибары 14 кенә яшь иде, Лаурига — 12, ә Рамонига — 10. Гаиләбездән аерылу безнең өчен бик авыр булды. Бильбаода безнең эшебез җыештыру белән бәйле иде. Ике елдан соң монахинялар безне Сарагосадагы зур монастырьга күчерде. Анда олы яшьтәгеләр турында кайгырталар иде. Без кухняда җыештыра идек һәм, яшүсмерләр буларак, авыр эштән хәлдән тая идек.
Фелиса: Сеңелләрем Сарагосага киткәч, әнием белән җирле рухани — әниемнең бертуган энесе — мин дә монастырьда эшләргә тиеш дип карар иттеләр. Шулай итеп алар миңа күзе төшкән бер җирле малайдан мине ераклаштырырга теләде. Бик динчел кыз булганга, күпмедер вакыт монастырьда үткәрү дигән уй миңа бик ошады. Мин һәр көн чиркәүгә йөри идем һәм Африкада монах булып хезмәт иткән икетуган абыем кебек миссионер булырга хыяллана идем.
Сарагосадагы монастырь (сулда) Накара — Колунги тәрҗемәсе (уңда)
Монастырьда беркем дә минем Аллаһыга бүтән илләрдә хезмәт итү теләгемне куәтләмәде һәм мин үземне төрмәдә шикелле хис иттем. Шуңа күрә бер ел узгач, мин рухани булып хезмәт иткән әниемнең бертуган энесе турында кайгыртыр өчен өйгә кайтырга булдым. Өй эшләрен башкарудан тыш мин һәр кич аның белән тәсбих тарттым. Миңа шулай ук чиркәүдәге гөлләрне карарга, Мәрьям һәм «изгеләр» сыннарын бизәргә ошый иде.
Арасели: Тиздән безнең монастырьдагы тормышыбыз үзгәрде. Беренче антларымны биргәннән соң, монахинялар безне бер-беребездән аерырга булдылар. Рамони Сарагосада калды, Лаури Валенсиягә китте, ә мине Мадридка җибәрделәр. Анда мин тагын бер тапкыр антларымны бирдем. Мадридтагы монастырь студентларны, олы яшьтәгеләрне һәм бүтән кешеләрне торак белән тәэмин итә иде, шуңа күрә анда эш бик күп иде. Мин монастырьның хастаханәсендә хезмәт иттем.
Дөресен генә әйткәндә, мин монахиня тормышыннан күбрәкне көткән идем. Мин Изге Язмаларны укырмын һәм аны аңлармын дип өметләнгән идем. Әмма монда берсе дә Аллаһы һәм Гайсә турында сөйләмәде һәм Изге Язмаларны да беркем дә кулланмады. Мин тик аз-маз гына латин телен өйрәндем, «изгеләрнең» тормышлары турында укыдым һәм Мәрьямгә табындым. Күпчелек вакытым исә авыр физик эш эшләүгә китә иде.
Минем күңелемне борчу басты, һәм мин монастырь башлыгы белән сөйләшергә булдым. Мин аңа гаиләм ярдәмгә мохтаҗ булганда, башкалар минем исәпкә үз кесәләрен калынайта диеп, аңа моннан китәргә теләгәнем турында әйттем. Шунда ул мин үз уемнан кире кайтып монастырьда калырмын дип өметләнеп, мине бер бүлмәгә ябып куйды.
Монахинялар, мин үз карарымда һаман да нык тораммы икәнен белер өчен, мине шул бүлмәдән өч тапкыр чыгарып карадылар. Тырышлыклары уңышсыз булгач, алар миңа: «Мин китәм, чөнки минем Аллаһыга түгел, ә Шайтанга хезмәт итәсем килә»,— дип язарга куштылар. Аларның бу таләпләре мине шаккаттырды, һәм мин монастырьны калдырырга бик теләгән булсам да, мондый сүзләрне яза алмадым. Ахыр чиктә мин рухани белән сөйләшеп, аңа булган хәлне сөйләп бирергә булдым. Ул епископтан рөхсәт алды, һәм мине кире Сарагосадагы монастырьга кайтардылар. Берничә айдан соң миңа монастырьдан китәргә рөхсәт иттеләр. Күп тә үтмәстән, Лаури белән Рамони шулай ук эшләделәр.
«ТЫЕЛГАН» КИТАП БЕЗНЕ ЕРАКЛАШТЫРА
Фелиса
Фелиса: Вакыт узу белән мин кияүгә чыктым, һәм без Канта́брия провинциясенә күчендек. Мин һаман да чиркәүгә гыйбадәткә йөри идем һәм якшәмбе көннәренең берсендә мин мөнбәрдән бер гаҗәп белдерү ишеттем. Рухани ачулы тавыш белән: «Карагыз бу китапка!» — дип кычкырып җибәреп, «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать» дигән китапны күрсәтте. Ул: «Берәрсе сезгә бу китапны бирсә, аны миңа бирегез яисә ташлагыз!» — диде.
Миндә андый китап юк иде, һәм минем аңа ия буласым килде. Берничә көннән соң Йәһвә Шаһите булган ике хатын ишекне шакыды һәм миңа «тыелган» китапны тәкъдим итте. Шул ук төнне мин аны укып чыктым һәм, алар кире килгәч, Изге Язмалар өйрәнүенә ризалаштым.
«Тыелган» китап
Тиздән хакыйкать минем күңел кылларымны чиртте. Минем элекке динчелегем Йәһвәгә карата тирән мәхәббәткә әйләнде, мин хезмәттә янып тордым. 1973 елда мин суга чумдырылу үттем. Гаиләм белән хакыйкатьне уртаклашу мөмкинлекләре әллә ни күп булмаса да, мин кулымнан килгәнне эшләдем. Алда әйтеп киткәнчә, алар, бигрәк тә Арасели сеңелем, башта минем дини карашларыма бик нык каршы иде.
Арасели: Монастырьда күргән-кичергәннәрем мине бик ачулы итте. Шулай да мин якшәмбе көннәрен чиркәүгә гыйбадәткә йөри идем һәм һәр көн тәсбих тарттым. Минем һаман да Изге Язмаларны аңларга көчле теләгем бар иде, һәм мин Аллаһыдан ярдәм сорадым. Әмма Фелиса апам үзенең яңа дини карашлары турында сөйләгәндә, ул шулкадәр ялкынланып сөйли иде, мин хәтта аны фанатик дип саный идем. Мин аның белән бөтенләй риза түгел идем.
Арасели
Берничә елдан соң мин эшләргә дип Мадридка кайттым һәм аннары кияүгә чыктым. Тора-бара мин һәр нәрсәгә шикләнеп карый башладым. Мин чиркәүгә гыйбадәткә регуляр йөргән кешеләрнең Инҗил өйрәткәнчә яшәмәгәннәренә игътибар иттем. Нәтиҗәдә, мин чиркәүгә йөрүдән туктадым. Мин «изгеләргә», руханилардан булган ярлыкауга һәм утлы тәмугка бүтән ышанмый идем. Һәм хәтта бар дини сыннарымнан арындым. Әмма дөрес эшлимме, юкмы икәнен мин белми идем. Минем өметем өзелде, әмма мин Аллаһыга: «Минем сине беләсем килә. Ярдәм ит миңа!» — дип дога кылудан туктамадым. Хәтеремдә: Йәһвә Шаһитләренең берничә тапкыр килеп ишек шакыганнары, әмма мин аларга беркайчан да ишек ачмый идем. Минем бер дингә дә ышанычым юк иде.
1980 нче еллар башында сеңелләрем Лаури белән Рамони (алар ул вакытта Франциядә һәм Испаниядә яши иде) Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башлаган. Мин алар да, Фелиса кебек, ялгыш юлга баскан дигән фикердә идем. Соңрак мин Анхели́нес исемле күрше хатын белән дуслашып киттем. Ул да Йәһвә Шаһите иде. Анхелинес һәм аның ире миңа кабат-кабат Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим иттеләр. Алар ышанмаучанлыгым астында рухи белемнәргә сусау яшеренгәнлеген аңлады. Ахыр чиктә мин аларга: «Ярар. Әмма мин үземнең Изге Язмаларымны куллансам гына өйрәнүгә риза!» — дидем. Минем На́кара — Колу́нги тәрҗемәсе иде.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР БЕЗНЕ БЕРЛӘШТЕРӘ
Фелиса: 1973 елда суга чумдырылу үткәндә Кантабрия провинциясенең үзәк шәһәре Сантандерда якынча 70 Йәһвә Шаһите бар иде. Безнең территориябез зур иде, шуңа күрә бөтен провинциядә вәгазьләр өчен, без бер авылдан икенче авылга башта автобуста, ә аннары машинада бара идек. Шулай итеп без йөзләгән авылны йөреп чыктык.
Еллар дәвамында мин күп кенә кешеләр белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрдем һәм өйрәнүчеләремнең унбере суга чумдырылу үтте. Аларның күпчелеге моңарчы католик иде. Кайчандыр мин үзем дә бик динчел кеше булганга, сабыр һәм кеше хәленә керә белү никадәр мөһим икәнен белә идем. Аларга, миңа кебек, нык тамырланган карашлардан арыныр өчен, вакыт кирәк иде. Мин фәкать Изге Язмалар һәм Йәһвәнең изге рухы гына кешенең фикер йөртүен үзгәртергә һәм хакыйкатьне билгеләргә булыша алганын белә идем (Евр. 4:12). Ирем Бьенвени́до полициядәге эшен калдырып, 1979 елда суга чумдырылу үтте, ә әнием үлеменә берникадәр вакыт калганда Изге Язмаларны өйрәнә башлады.
Арасели: Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганда мин аларга шик белән карый идем. Әмма берникадәр вакыттан соң, мин ачы хис-тойгыларым юк булганын сиздем. Йәһвә Шаһитләренең үзләре өйрәткәнчә яшәгәннәре мине бик шаккаттырды. Ышанмаучан кешедән мин иманлы кешегә әйләндем, һәм мин үземне күпкә бәхетлерәк хис итә башладым. Хәтта кайбер күрше хатыннар миңа: «Арасели, сайлаган юлың буенча баруыңны дәвам ит!» — дип әйтә иде.
Болай дип дога кылганым әле дә исемдә: «Йәһвә, мине кире какмаганың өчен һәм миңа эзләгәнемне — Изге Язмалардагы белемнәрне табарга күп мөмкинлекләр биргәнең өчен рәхмәт». Мин Фелиса апамнан аңа әйтеп ташлаган авыр сүзләрем өчен кичерүен сорадым. Шуннан бирле, без инде бәхәсләшмибез, ә Изге Язмалар турында рәхәтләнеп сөйләшәбез. 1989 елда 61 яшемдә мин суга чумдырылу үттем.
Фелиса: Хәзер миңа 91 яшь. Ирем үлде һәм көчем дә элеккечә түгел. Әмма мин һәр көн Изге Язмаларны укыйм, хәлем яхшы булганда җыелыш очрашуларына йөрим һәм көчемнән килгәнчә вәгазьлим.
Арасели: Бәлки, элек монахиня булгангадыр мин руханиларга һәм монахиняларга вәгазьләргә яратам. Мин аларга күп әдәбият калдырдым һәм аларның кайберәүләре белән кызык сөйләшүләр булды. Бер рухани белән берничә тапкыр сөйләшкәннән соң әйткән сүзләрен яхшы хәтерлим: «Арасели, мин синең белән тулысынча риза, әмма мин шушы яшемдә кая барыйм? Минем мәхәлләм һәм гаиләм ни әйтер?» Мин аңа: «Ә Аллаһы ни әйтер?» — дидем. Ул сүзсез генә баш какты. Ул вакытта аның хакыйкатьне эзләвен дәвам итәр өчен кыюлыгы юк иде.
Иремнең минем белән җыелыш очрашуына барасы килгәне турында беренче тапкыр әйткәнен һич онытасым юк. Аңа ул вакытта 80 нән артык булса да, ул җыелыш очрашуларын беркайчан да калдырмады. Ул Изге Язмаларны өйрәнде һәм суга чумдырылмаган вәгазьче булып китте. Аның белән бергә вәгазьләп йөрүебез күңелемдә саклаган кадерле хатирә. Суга чумдырылуына кадәр ике ай кала биргәндә, ул үлеп китте.
Фелиса: Тормышымдагы иң шатлыклы мизгелләрнең берсе миңа башта каршылык күрсәткән өч сеңелемнең рухи кардәшләрем булып китүен күрү иде. Без бергә җыелырга, Аллаһыбыз Йәһвә һәм аның Сүзе турында сөйләшергә бик яратабыз! Ниһаять, мин сеңелләрем белән рухи бердәмлеккә ирештемa.
a Араселига — 87, Фелисага — 91, Рамонига — 83 яшь. Алар әле дә Йәһвәгә ашкыну белән хезмәт итәләр. Лаури 1990 елда үлде. Ул үзенең үлеменә кадәр Йәһвәгә тугры булып калды.