Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w17 март 28-31 б.
  • Дуслык өзелергә торганда дус булып кал

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дуслык өзелергә торганда дус булып кал
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ДУСТЫҢ ЯЛГЫШКАНДА
  • ДУСТЫҢ БӘЛАГӘ ОЧРАГАНДА
  • ДУСТЫГЫЗНЫҢ ХЫЯНӘТЕН КИЧЕРЕРСЕЗМЕ?
  • Нафан чын гыйбадәтне тугры яклаучы
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Йәһвәнең тугры хезмәтчеләреннән гыйбрәт алыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Аллаһы сине үзенең дусты булырга чакыра
    Син Аллаһының дусты була аласың!
  • Изге Язмаларда дуслык турында нәрсә әйтелә?
    Рухи сорауларга җавап
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
w17 март 28-31 б.
Натан пәйгамбәр Давыт патшага Аллаһыдан хәбәрне җиткерер алдыннан уйланып басып тора

Дуслык өзелергә торганда дус булып кал

Джанни белән Маурицио якынча 50 ел инде дуслар. Әмма бервакыт аларның дуслыклары чак кына җимерелми калган. «Тормышымның авыр вакытларында мин берничә җитди хата кылдым. Нәтиҗәдә без бер-беребездән ераклаштык»,— дип әйтә Маурицио. Джанни болай дип өсти: «Маурицио минем белән Изге Язмаларны өйрәнгән иде. Ул минем рухи остазым булып китте. Шунлыктан аның кылган эшләре минем башыма сыймый иде. Юлларыбыз аерылганын аңлагач, йөрәгем икегә ярылгандай булды. Мин үземне ташлангандай сиздем».

ЧЫН дуслар — чын хәзинә ул. Дуслык үзеннән-үзе барлыкка килми. Дуслыкка куркыныч янаса, аны ничек саклап калырга? Изге Язмаларда чын дуслар булган, әмма соңрак дуслыклары сыналган кешеләр турында әйтелә. Аларның мисалларыннан без күп нәрсәгә өйрәнә алабыз.

ДУСТЫҢ ЯЛГЫШКАНДА

Давытның һәрвакыт — көтүче булган чакта да, патша чагында да чын дуслары булган. Аларның берсе Йонафан булган (1 Иш. 18:1). Әмма сезгә Давытның башка дуслары да исегезгә төшәдер. Мәсәлән, Натан пәйгамбәр. Изге Язмаларда аларның дуслыклары кайчан башланганы турында берни дә әйтелми. Ләкин бер вакыт Давыт үзенең күңелендәгесен Натан белән бүлешкән. Давытның Йәһвәгә йорт төзисе килгән. Һичшиксез, патша өчен үз дустының һәм Йәһвә пәйгамбәренең фикере бик кадерле булган (2 Иш. 7:2, 3).

Әмма соңыннан булган бер хәл чак кына аларның дуслыгын җимермәгән. Давыт патша Битсәбия белән зина кылган, ә аннары ире Уриның үтерүен оештырган (2 Иш. 11:2—21). Күп еллар буе Йәһвәгә тугрылык саклап, гадел эш иткән Давыт шундый коточкыч гөнаһ кылып ташлаган! Бу яхшы патша белән нәрсә булган соң? Ул кылган эшенең җитдилеген аңламаганмыни? Я ул үз гөнаһын Аллаһыдан яшереп булыр дип уйлаганмы?

Натан ничек эш итәр? Ул патша белән башка берәрсе сөйләшер дип өметләнерме? Давытның Урины үтерүдә гаепле икәнен белүчеләр ул гына түгел бит. Шулай булгач, нигә Натанга бу эшкә кушылырга һәм патша белән күптәнге дуслыгын куркыныч астына куярга? Җитмәсә, әгәр дә ул, бу сорауны күтәрсә, гомерен дә югалтырга мөмкин бит. Чөнки Давыт инде һич гаепсез кешенең канын түккән.

Әмма Натан Аллаһының вәкиле булган. Натан пәйгамбәр Давытка берни дә әйтмәсә, аның белән дуслыгы инде беркайчан да элеккечә булмаячагын һәм вөҗдан газабын кичерәчәген белгән. Аның дусты Давыт, Аллаһы хуплавын югалтып, куркыныч юлдан барган. Патшага кичектермичә Йәһвәгә кире кайтырга ярдәм итәргә кирәк булган. Әйе, Давытка чын дусның ярдәме кирәк булган. Натан пәйгамбәр нәкъ шундый дус булган да. Давыт белән сөйләшүен ул элекке көтүченең йөрәгенә көчле тәэсир итә алган мисалдан башларга булган. Натан Аллаһының хәбәрен Давытка кылган гөнаһларының никадәр җитди икәненә төшенеп, тәүбәгә килергә дәртләндерерлек итеп җиткергән (2 Иш. 12:1—14).

Дустыгызның бик каты ялгышканын я җитди гөнаһ кылганын белсәгез, сез нәрсә эшләрсез? Кылган гөнаһы турында аның үзенә әйтсәм, дуслыгыбыз бозылачак дип уйларсызмы? Яки гөнаһлы тәртибе турында аңа рухи яктан ярдәм итә алган өлкәннәргә хәбәр итсәм, дустыгызга хыянәт иткән булам дип уйларсызмы?

Югарыда әйтеп кителгән Джанни болай ди: «Мөнәсәбәтләребездә нәрсәдер үзгәргән кебек тоелды. Маурицио минем белән элеккечә ачыктан-ачык аралашмый башлады. Бик авыр булса да, мин аның белән сөйләшеп алырга булдым. Башта мин: „Аңа нәрсә әйтергә соң? Ул болай да барысын белә. Ул ярсырга мөмкин!“ — дип уйладым.— Ләкин аның белән бергә өйрәнгән чакларны исемә төшереп, аның белән сөйләшергә батырчылык иттем. Ярдәмгә мохтаҗ булган чагымда, Маурицио шулай эшли иде дә. Минем дустымны югалтасым килми иде, ә аңа ярдәм итәсем килде, чөнки мин аның өчен борчылдым».

Маурицио болай дип сөйли: «Джанни минем белән ачыктан-ачык сөйләште, һәм аның әйткәннәре дөрес булды. Дөрес булмаган карарларымның нәтиҗәләре өчен ул да, Йәһвә дә гаепле түгел икәнен аңладым. Мин өлкәннәр биргән киңәшне кабул итеп, берникадәр вакыттан соң рухи яктан ныгыдым».

ДУСТЫҢ БӘЛАГӘ ОЧРАГАНДА

Давытның авыр вакытларда үзенә таяныч булган башка тугры дуслары да булган. Мәсәлән, Изге Язмаларда «Давытның дусты... Хушай» турында әйтелә (2 Иш. 16:16; 1 Елъ. 27:33). Мөгаен, ул сарай хезмәтчесе һәм патшаның аерым очракларда яшерен йомышларын үтәгән дусты, ышанычлы кешесе булган.

Давытның улы Әбессәлам атасыннан тәхетне тартып алгач, күп кенә исраиллеләр аның ягына баскан, әмма Хушай патша белән калган. Давытка качарга туры килгән, һәм Хушай аңа ияргән. Улының һәм ышанган кешеләренең хыянәте Давытның йөрәгенә пычак белән кадагандай тәэсир иткән. Ләкин тугры Хушай үзенең тормышын куркыныч астына куеп, патшаның кушуы буенча, явыз ниятне җимерергә әзер булган. Хушай моны бурыч хисеннән чыгып түгел, ә Давытның тугры дусты булганга эшләгән (2 Иш. 15:13—17, 32—37; 16:15—17:16).

Бүгенге җыелышлардагы абый һәм апа кардәшләрне мәсихче бурычлары гына түгел, ә чын дуслык мөнәсәбәтләре дә берләштергәнен күрү шундый күңелле! Үзләренең эш-гамәлләре белән алар чынлыкта болай ди: «Үземнән таләп ителгәнгә түгел, ә сине кадерләгәнгә күрә, мин синең дустың».

Федерико исемле абый-кардәш моны үз тәҗрибәсеннән күргән. Җан дусты Антонионың ярдәме белән ул үз тормышының кыен вакытын кичереп чыга алган. Федерико болай ди: «Антонио безнең җыелышыбызга күчкәннән соң күп тә үтмәстән, без дуслашып киттек. Без икебез дә хезмәттәш ярдәмчеләре идек, һәм безгә бергә хезмәттәшлек итү бик ошый иде. Бераз вакыттан соң аны өлкән итеп билгеләделәр. Антонио миңа дус кына түгел, ул минем өчен рухи яктан үрнәк иде». Соңрак Федерико ялгыш адым ясаган. Ул, шунда ук өлкәннәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булса да, бүтән инде пионер һәм хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итә алмаган. Антонио нәрсә эшләгән?

Федерико өлкәннәр белән сөйләшә; Антонио вакыт бүлеп куеп Федериконы тыңлый һәм аны дәртләндерә

Федерико бәлагә очрагач, дусты Антонио аны игътибар белән тыңлаган һәм ныгыткан

Федерико исенә төшереп болай ди: «Антонио миңа никадәр авыр булганын күреп торды. Ул миңа эмоциональ яктан ярдәм итәргә тырышты, рухи сәламәтлегем турында кайгыртты һәм беркайчан да мине ташламады. Ул мине рухи яктан ныгырга һәм бирешмәскә дәртләндерде». Антонио: «Мин Федерико белән күбрәк вакыт үткәрә башладым,— дип сөйли.— Мин аның үз күңелендә булганнарын, хәтта авыр йөрәк кайгысын уртаклашуын тели идем». Вакыт узу белән Федерико яңадан рухи яктан аякка баскан, һәм соңрак аны пионер һәм хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләгәннәр. Антонио болай ди: «Без хәзер төрле җыелышларда хезмәт итсәк тә, безнең дуслыгыбыз элеккегә караганда тагы да ныграк».

Федерико белән Антонио бергә вакыт үткәрә

ДУСТЫГЫЗНЫҢ ХЫЯНӘТЕН КИЧЕРЕРСЕЗМЕ?

Дустыгызның ярдәменә иң мохтаҗ булган чакта, ул сездән йөзен борса, сез нәрсә хис итәр идегез? Хыянәттән дә авыррак нәрсә юктыр ул. Сез аны кичерә алырсызмы? Дуслыгыгыз элеккегедәй нык булырмы?

Гайсә Мәсихнең җирдәге тормышының соңгы көннәрендә нәрсә булганы турында уйлап карагыз. Ул үзенең тугры рәсүлләре белән күп вакыт үткәргән, һәм аларны тыгыз бәйләнешләр берләштергән. Шунлыктан Гайсә аларны дусларым дип атаган (Яхъя 15:15). Әмма дошманнар аны кулга алгач, нәрсә булган? Рәсүлләр аны ташлап киткән. Петер башкалар алдында үз Остазын беркайчан да ташлап китмәячәк дип әйткән булса да, шул ук төнне Гайсәдән ваз кичкән (Мат. 26:31—33, 56, 69—75).

Гайсә соңгы сынау вакытында берүзе генә калачагын белгән. Шулай да күңелендә бик авыр хисләр кичергән. Әмма терелтелгәннән соң берничә көн узгач, үз шәкертләре белән сөйләшүеннән аның йөрәгендә тамчы кадәр дә үпкә, ачу я канәгатьсезлек булмаганы күренгән. Гайсә үз шәкертләренең ялгышлыкларын санап бармаган һәм кулга алынган төнне кылган хаталарын күңелендә сакламаган.

Киресенчә, Гайсә Петергә һәм башка рәсүлләргә үз ышанычын белдергән. Ул аларга кеше тарихындагы иң мөһим эшне — белем бирү эшен ышанып тапшырган. Гайсә рәсүлләрне һаман да үз дуслары итеп санаган. Аның яратуы аларга бик нык тәэсир иткән. Рәсүлләр бүтән беркайчан да үз Остазының өметен өзмәскә тырышкан. Алар Гайсәнең йөкләмәсен уңышлы башкарып чыккан (Рәс. 1:8; Көл. 1:23).

Эльвира исемле апа-кардәш үзенең якын дусты Джулиана белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны исенә төшереп, болай ди: «Ул кылган эшемнең аның хисләрен рәнҗеткәне турында әйткәч, миңа бик начар булып китте. Миңа ачулы булырга аның тулы хакы бар иде. Әмма мине шунысы гаҗәпкә калдырды: ул беренче чиратта минем өчен һәм кылган эшемнең минем үземә ничек тәэсир итәчәге өчен борчылды. Ул үзенең хисләренә түгел, ә үз адымым белән мин үземә нинди зыян китергәнемә игътибарын туплады. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтле. Иминлегемне үзенең хисләреннән өстенрәк куйган дустымның булганы өчен, мин бигрәк тә Йәһвәгә рәхмәтлемен».

Шулай итеп, дуслык куркыныч астында булганда, чын дус нәрсә эшләр? Ул ипле генә сөйләшер, әмма кирәк булганда туры да әйтер. Ул үз дусларына авыр вакытта тугры калган Натан һәм Хушай кебек һәм үз дусларын ихлас күңелдән кичергән Гайсә кебек эш итәчәк. Сез шундый дусмы?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу