Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp19 № 1 4-5 б.
  • Аллаһының исеме ничек?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһының исеме ничек?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН АЛЛАҺЫ ИСЕМЕ МӨҺИМ?
  • БУ ИСЕМ НӘРСӘ АЧЫКЛЫЙ?
  • Аллаһының исеме
    Уяныгыз! 2017
  • Йәһвәнең бөек исемен данлагыз
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Аллаһының исеме. Аны куллану һәм аның мәгънәсе
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Сез Аллаһы исемен кулланасызмы?
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
wp19 № 1 4-5 б.

Аллаһының исеме ничек?

Берәр кеше белән танышканда, иң беренче итеп сез аңардан: «Исемегез ничек?» — дип сорыйсыздыр. Сез Аллаһыга бу сорауны бирсәгез, ул нәрсә әйтер иде?

«Мин Йәһвә. Бу — минем исемем» (Ишагыя 42:8).

Сез бу исемне беренче тапкыр ишетәсезме? Бик ихтимал, чөнки күп кенә Изге Язмалар тәрҗемәчеләре Аллаһы исемен сирәк куллана я бөтенләй кулланмый. Алар аны еш кына «Раббы» титулы белән алмаштыра. Әмма чынлыкта Аллаһы исеме Изге Язмаларның төп нөсхәсендә якынча 7 000 тапкыр очрый. Бу исем дүрт тартык еврей хәрефеннән тора (ЙҺВҺ хәрефләренә туры килә) һәм татарча «Йәһвә» дип бирелә.

Үле диңгез янында табылган төргәкләрдә Аллаһының еврейчә исеме

Үле диңгез янында табылган Мәдхияләр төргәге, б. э. I гасыры, ЕВРЕЙЧА

Изге Язмаларның Тиндал тәрҗемәсендә Аллаһының инглизчә исеме

Тиндал тәрҗемәсе, 1530, ИНГЛИЗЧӘ

Изге Язмаларның Рейна—Валера тәрҗемәсендә Аллаһының испанча исеме

Рейна-Валера тәрҗемәсе, 1602, ИСПАНЧА

Изге Язмаларның Юнион вершн тәрҗемәсендә Аллаһының кытайча исеме

«Юнион вершн» («Union Version»), 1919, КЫТАЙЧА

Аллаһының исеме Еврей Язмаларында күп тапкыр һәм күп кенә тәрҗемәләрдә очрый

НИ ӨЧЕН АЛЛАҺЫ ИСЕМЕ МӨҺИМ?

Бу исем Аллаһының үзе өчен мөһим. Аллаһыга бу исемне беркем дә бирмәгән, ул аны үзенә үзе сайлаган. Йәһвә болай дигән: «Бу мәңгегә минем исемем, һәм буыннан-буынга мине шушы исем белән истә тотсыннар» (Чыгыш 3:15). Изге Язмаларда Аллаһының исеме аның Чиксез Кодрәт Иясе, Раббы я Аллаһы кебек титулларына караганда һәм Ибраһим, Муса, Давыт һәм Гайсә кебек башка исемнәргә караганда ешрак очрый. Өстәвенә, Йәһвә үзе үз исеменең билгеле булуын тели. Изге Язмаларда әйтелә: «Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген, синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде» (Зәбур 83:18).

Бу исем Гайсә өчен мөһим. Шәкертләрен дога кылырга өйрәткәндә, ул аларны Аллаһыга мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итәргә дәртләндергән: «Исемең изге ителсен» (Маттай 6:9). Гайсә үзе дә Аллаһыга: «Атам, исемеңне данла»,— дип дога кылган (Яхъя 12:28). Гайсәнең тормышында Аллаһы исемен данлау иң мөһиме булган, һәм шуңа күрә ул догада болай дип әйтә алган: «Мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын» (Яхъя 17:26).

Бу исем Аллаһыны белгән кешеләр өчен мөһим. Үткәндә Аллаһы халкы үз яклавы һәм котылуы Аллаһының исеме белән бәйле булган икәнен аңлаган. «Йәһвәнең исеме — нык манара. Тәкъва кеше анда качып, яклау таба» (Гыйбрәтле сүзләр 18:10). «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр» (Йәил 2:32). Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһының исеме аңа хезмәт иткән кешеләрне аерып торачак. «Бар халыклар, һәрберсе үз илаһы исеме хакына йөриячәк, ә без Аллаһыбыз Йәһвә исеме хакына мәңге йөриячәкбез» (Микай 4:5; Рәсүлләр 15:14).

БУ ИСЕМ НӘРСӘ АЧЫКЛЫЙ?

Бу исем генә Аллаһының кем икәнен күрсәтә. Күп кенә белгечләр Йәһвә исеме «Ул булдырта» дигәнне аңлата дип уйлый. Йәһвә Аллаһы үзе турында Мусага: «Кем Буласым Килсә, Шул Булам»,— диеп, үз исеменең мәгънәсен ачкан (Чыгыш 3:14). Шуңа күрә Аллаһының исеме аның бөтен нәрсәне Барлыкка Китерүче буларак ролен белдерү белән генә чикләнми. Ә Аллаһының үзеннән һәм шулай ук үзенең иҗади эшләреннән, үз ниятен үтәр өчен, нәрсә я кем булырга кирәк, шуны булдыра алганын күрсәтә. Аллаһының титуллары аның дәрәҗәсен, хакимлеген я куәтен сурәтләргә мөмкин, ләкин аның исеме Йәһвә генә аның кем икәнен һәм кем булып китә алганын сурәтли.

Бу исем Аллаһының безнең белән кызыксынганын ачыклый. Аллаһы исеменең мәгънәсе аның үзенең барлыкка китергән иҗади эшләрен, шул исәптән безне дә, яратканын күздә тота. Өстәвенә, Аллаһының үз исемен билгеле иткәне ул безнең үзен белүебезне тели икәнен күрсәтә. Ул бит безгә үз исемен аны сорарга акылыбызга килгәнче инде әйткән булган. Шунысы ачык: Аллаһы үзен ниндидер билгесез, ерак илаһ итеп түгел, ә без якынлаша алган реаль Шәхес итеп күрүебезне тели (Зәбур 73:28).

Аллаһы исемен куллану аның белән кызыксынганыбызны күрсәтә. Әйтик, сез үзегез дус булып китәргә өметләнгән берәр кемне үзегезгә исемегез буенча дәшәргә сорыйсыз, ди. Ул исемегезне кулланырга теләмәсә, сез үзегезне ничек хис итәр идегез? Тора-бара сез бу кеше үзегезгә якынлашырга чыннан да тели микән дип шикләнә башларсыздыр. Аллаһы турында да шуны ук әйтеп була. Йәһвә кешелеккә үз исемен әйткән, һәм ул безне бу исемне кулланырга дәртләндерә. Аны кулланганда, без Йәһвәгә аңа якынлашырга теләгәнебезне күрсәтәбез. Ул хәтта үз «исеме турында уйланучы [яки „исемен кадерләүче“, искәрмә] кешеләргә» игътибар итә! (Малахи 3:16)

Аллаһының исемен белү аның турында белем алыр өчен беренче мөһим адым. Әмма безгә моның белән генә чикләнәсе юк. Безгә бу исемне йөрткән Шәхес белән танышырга, аның сыйфатларын белергә кирәк.

АЛЛАҺЫНЫҢ ИСЕМЕ НИЧЕК? Аллаһының исеме Йәһвә. Бу исем генә Аллаһыны үз ниятләрен тормышка ашыра алган Шәхес итеп сурәтли

АЛЛАҺЫ НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛГӘН?

Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Бәлки, сезне дә. Икенче төрле әйткәндә ул болай яңгырый: «Галәмнең һәм андагы бар нәрсәнең сәбәбе яки барлыкка китерүчесе булырга тиеш булган икән, Аллаһы үзе ничек барлыкка килгән соң?»

Галимнәр гомумән алганда Галәмнең башлангычы булганы белән ризалаша. Изге Язмаларның беренче шигырендә дә: «Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде»,— дип әйтелә (Яратылыш 1:1).

Галәм үзеннән-үзе барлыкка килә алмаган; ул һичнәрсәдән барлыкка килә алмаган. Һичнәрсә нәрсәнедер барлыкка китерә алмый. Әгәр Галәм бар булганчы һичбер нәрсә булмаган икән, Галәм дә бүген булмас иде. Безгә моны тулысынча аңлап бетерү кыен булса да, физик булмаган мәңгелек беренче сәбәп булырга тиеш булган. Бу Беренче Сәбәп — Йәһвә Аллаһы — чиксез көчле һәм акыллы рух (Яхъя 4:24).

Изге Язмаларда Аллаһы турында болай диелә: «Таулар туганчы, син җирне һәм җиһанны булдырганчы, мәңгедән-мәңгегә син — Аллаһы» (Зәбур 90:2). Димәк, Аллаһы үзе һәрвакыт булган. Аннары ул «башлангычта» Галәмне барлыкка китергән (Ачылыш 4:11).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу