«Бер-беребезне дәртләндерү өчен»
1. Күчеп йөрүче күзәтчеләрнең җыелышларга килеп-китүләре нинди махсус мөмкинлекләр бирә?
1 Рәсүл Паул Римдагы җыелышка болай дип язган: «Чөнки сез ныгысын дип, сезгә нинди дә булса рухи бүләк бирү өчен, ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерү өчен сезне бик күрәсем килә» (Рим. 1:11, 12). Күчеп йөрүче күзәтчеләрнең җыелышларга килеп-китүләре бүген дә бер-беребезне дәртләндерер өчен шундый ук мөмкинлекләр бирә.
2. Ни өчен район күзәтчесенең килеп-китүе турында белдерү алдан ук ясала?
2 Җыелыш. Район күзәтчесенең җыелышка килеп-китүе турындагы белдерү җыелышта күзәтченең килүенә якынча өч ай вакыт калганда ясала. Бу безгә андый килеп-китүдән күбрәк файда алыр өчен барысын алдан планлаштырырга вакыт бирә (Эфес. 5:15, 16). Син берәр урында эшләсәң, бу атнада вәгазьдә катнашыр өчен эштән сорап китә алырсың. Кайберәүләр шул айда ярдәмче пионер булып хезмәт итә. Ә шул атнада берәр җиргә барырга планлаштырсаң, бу планнарыңны үзгәртә алмассыңмы?
3. Район күзәтчесе җыелышка килеп-киткәндә, без дәртләндерү алыр өчен нәрсә эшли алабыз?
3 Район күзәтчесенең төп максатларының берсе — вәгазьчеләргә шәхси игътибар бирү һәм вәгазь эшендә үз тәҗрибәсе белән уртаклашу. Син аның белән яки, ул өйләнгән булса, аның хатыны белән бергә хезмәт итәр өчен адымнар ясый аласыңмы? Район күзәтчесе төрле вәгазьчеләр белән, шул исәптән әле генә вәгазьли башлаган яки вәгазьләү сыйфатын яхшыртырга теләгәннәр белән хезмәт итәргә шат. Күзәтче тәкъдим иткән кереш сүзләрдән һәм ул йомшак кына биргән киңәшләрдән бар кеше дә файда ала ала (1 Көр. 4:16, 17). Аны бергә ашарга чакыр, һәм синең файдалы аралашу өчен һәм дәртләнү алыр өчен мөмкинлек туачак (Евр. 13:2). Аның нотыклары җыелыш ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән, шуңа күрә аларны игътибар белән тыңла.
4. Без район күзәтчесен ничек дәртләндерә алабыз?
4 Район күзәтчесе. Рәсүл Паул үз кардәшләреннән арылып тормаган: аның да авырлыклары, борчылулары булган, һәм ул дәртләндерүче сүзләрне кадерләгән (2 Көр. 11:26—28). Паул кулга алынгач Римга җибәрелгән. Бу Рим җыелышына билгеле булгач, кайберәүләр аны каршы алырга дип киткәннәр һәм 74 километр ара үтеп Аппи мәйданы янына барганнар! «Аларны күргәч, Паул Аллаһыга шөкрана кылды, аның күңеле күтәрелде» (Рәс. 28:15). Син дә шулай ук үз район күзәтчесенең күңелен күтәрә аласың. Ул җыелышка килеп-киткәндә бар көчеңне куеп хезмәттә катнаш, һәм шулай итеп аңа «ике тапкыр артык» хөрмәт күрсәт (1 Тим. 5:17). Аның синең хакына куйган бар тырышлыклары өчен эчкерсез рәхмәтләреңне белдер. Ул үзе һәм аның хатыны синең иманыңны, мәхәббәтеңне һәм ныклыгыңны күреп шатланачак (2 Тес. 1:3, 4).
5. Ни өчен бүген безнең барыбызга да дәртләндерү кирәк?
5 Бу авыр «соңгы көннәрдә» безнең барыбызга да дәртләндерү кирәк (2 Тим. 3:1). Район күзәтчесе килеп-киткән атнада бар очрашуларда һәм хезмәттә күбрәк катнашыр өчен нәрсә эшли аласың? Моны алдан ук карап чык. Күчеп йөрүче күзәтчеләр дә һәм җыелыш вәгазьчеләре дә бер-берсен дәртләндереп шатлык таба ала. Шулай эшләп, без «бер-беребезне... дәртләндерәбез һәм рухи яктан ныгытабыз» (1 Тес. 5:11).