Изге Язмалар өйрәнүен алып баруны үзеңә максат итеп куй
1 «Әйбәтләп карагыз, игеннәр агарып уракка өлгергән инде» (Яхъ. 4:35). Һичшиксез, Гайсә Мәсихнең бу сүзләре безнең көннәрдәге мәсихчеләр өчен дә хак.
2 Йәһвә юлларын өйрәнергә теләүче эчкерсез кешеләрне әле дә табып була. Бу һәр ел суга чумдырылу үткән яңа шәкертләрнең саныннан күренә. Син Изге Язмалар өйрәнүен алып барырга теләсәң, нәрсә эшләп була?
3 Үзеңә максат куй. Иң элек, Изге Язмалар өйрәнүен башларга һәм аны регуляр рәвештә алып баруны үзеңә максат итеп куй. Вәгазьләгәндә үз максатыңны онытма. Без, мәсихчеләр буларак, кешеләргә вәгазьләргә дә һәм аларны өйрәтергә дә тиеш. Шуңа күрә безнең һәрберебезгә Изге Язмалар өйрәнүләрен алып барыр өчен, тагын да күбрәк көч куярга кирәк (Мат. 24:14; 28:19, 20).
4 Тагын бер якны онытма. Патшалык вәгазьчеләренә эчкерсез дога кылырга кирәк. Кайвакыт без рухи ярдәм турында дога кылган кешеләрне очратабыз. Йәһвә андый кешеләрне табар өчен һәм аларны өйрәтер өчен безне куллана. Бу бик шатлыклы! (Агг. 2:7; Рәс. 10:1, 2).
5 Бер апа-кардәш Изге Язмалар өйрәнүе алып барырга бик теләгән һәм моның өчен дога кылган. Ул үз эш урынына «Сез Изге Язмаларны яхшырак белергә теләр идегезме» дигән трактатларны куйган. Бу трактатны алган бер хатын аны укып купон тутыра башлагач, апа-кардәш аның белән сөйләшкән һәм бу хатын белән Изге Язмалар өйрәнүе башлап җибәргән.
6 Изге Язмалар өйрәнүен оста итеп башлап, аны алып баручы кардәшләр сиңа үз максатыңа ирешергә булыша ала. Берәр кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен башларга теләвең турында Аллаһыга дога кыл, һәм бу максатка ирешер өчен һәрбер ярдәмне кабул ит. Бәлкем, тиздән син Изге Язмалар өйрәнүен алып барудан шатлык табарсың.