Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 6/08 1 б.
  • Вәгазьләүне дәвам ит

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Вәгазьләүне дәвам ит
  • Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Охшаш мәкаләләр
  • Шатлык игълан итәбез
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Алар ничек ишетә алырлар?
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Ни өчен бүген өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү мөһим?
    Күзәтү манарасы 2008 ел
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2008
km 6/08 1 б.

Вәгазьләүне дәвам ит

1 Кайвакыт, без территориябездә еш һәм яхшы итеп вәгазьләнгән һәм безне бик әз кеше тыңлый дип уйларга мөмкин. Әмма алда да вәгазьләр өчен мөһим сәбәпләр бар (Мат. 28:19, 20).

2 Халыклар ишетсен өчен. Гайсә Патшалык турындагы вәгазь эше «бу дөньяның бетәчәгенең» җыелма билгесендәге мөһим өлеш һәм бу «барча халыклар да ишетсен өчен» башкарылачак икәнен алдан пәйгамбәрлек иткән (Мат. 24:3, 14). Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эшендә катнашып, без кешеләргә яхшы шаһитлек бирәбез. Без киткәч, кайбер кешеләр безнең хәбәребезне тыңламасалар да, килүебез турында сәгатьләр яки көннәр буена сөйләшергә мөмкин. Хезмәтебезнең сәбәпләрен аңлау безгә вәгазьне дәвам итәргә булыша. Изге Язмаларда язылган кисәтү турында шаһитлек биреп, без пәйгамбәрлекнең үтәлүендә катнашабыз һәм шулай итеп Йәһвәне шатландырабыз (2 Тес. 1:6—9).

3 Тырышлык куярга кирәк. Мәшәкатьләр һәм кызыктырган нәрсәләр кешенең күп вакытын ала, шуңа күрә аның кызыксынуын үстерер өчен тырышлыклар куярга кирәк. Бер хатын-кыз янына бер ел дәвамында атна саен килеп йөргәннәр, аннары гына ул Йәһвә Шаһитләрен Изге Язмалар турында фикер алышыр өчен өенә чакырырга булган. Аңа ишеткәннәре бик ошаган, шуңа күрә ул Изге Язмалар өйрәнүенә ризалашкан, очрашуларга йөри башлаган, һәм тиздән ул суга чумдырылырга теләк белдергән.

4 Дөнья хәле тиз үзгәргән кебек, кешеләрнең карашлары да үзгәрә. Элек килгәндә безне тыңламаган күп кешеләр без сөйләгән юатучы өмет турында хәзер теләп тыңларга мөмкин. Бер генә кеше Патшалык турындагы хәбәрне тыңласа да, безнең тырышлыкларыбыз юкка булмаячак.

5 Бөтен дөнья буенча бик күп кешеләр «башкарыла торган бар әшәкелекләр турында сукрана һәм хәсрәт кичерә» (Йәз. 9:4). Вәгазь эшенең нәтиҗәләре шуны күрсәтә: тәкъвалыкны яраткан кешеләр Патшалык хәбәрен кабул итә (Ишаг. 2:2, 3). Шуңа күрә, әйдәгез алда да ярату белән һәм тырышлыклар куеп «иң яхшы нәрсәләр турында яхшы хәбәр алып килеп», вәгазьләүне дәвам итик (Ишаг. 52:7; Рәс. 5:42).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу