Алар ничек ишетә алырлар?
1. Ни өчен вәгазь эше авыр булырга мөмкин, ләкин ни өчен без аны дәвам итәргә тиеш?
1 Йәһвә көне бик якын, шуңа күрә күп кешеләргә Аллаһы һәм аның кешелеккә карата нияте турында төгәл белем алырга ярдәм итәргә бик кирәк (Яхъя 17:3; 2 Пет. 3:9, 10). Кайчакта бу авыр булырга мөмкин, чөнки күп кеше без вәгазьләгән хәбәргә ваемсыз яки безне мыскыл итәргә мөмкин (2 Пет. 3:3, 4). Әмма без шуңа ышана алабыз: безнең территориябездә әле күп кешеләр яхшы хәбәрне ишетерләр һәм кабул итәрләр. Ләкин игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар? (Рим. 10:14, 15).
2. Рәсүл Паулның үрнәге безне нәрсәгә дәртләндерә?
2 Каршылыклар белән очрашканда. Әле күп кеше Патшалык турындагы яхшы хәбәрне ишетергә тели, шуңа күрә без вәгазьне дәвам итәргә тиеш. Рәсүл Паул яхшы хәбәрне башта Европадагы Филиппуй шәһәрендә вәгазьләгән. Анда аны һәм Силасны ялганлап гаепләгәннәр һәм таяк белән кыйнап, зинданга ташлаганнар (Рәс. 16:16—24). Әмма андый газаплар аркасында Паул куркып, вәгазь эшен туктатмаган. Миссионер сәяхәтендә икенче шәһәргә — Тессалуникәгә килгәч, Аллаһы аңа кыюлык биргән (1 Тес. 2:2). Паулның үрнәге бирешмәскә дәртләндерә (Гәл. 6:9).
3. Ни өчен хакыйкать белән элек кызыксынмаган кешеләрнең карашлары үзгәрергә мөмкин?
3 Еллар дәвамында безне тыңларга теләмәгән кешеләрнең яхшы хәбәргә карата карашлары үзгәрә. Алар экономик үзгәрешләр, авыру, якын кешенең үлеме яки дөньядагы шомлы вакыйгалар турындагы хәбәрләр аркасында тыңлый башларга мөмкин (1 Көр. 7:31). Әти-әниләре каршы килгән балалар үсеп, яхшы хәбәрне тыңларга мөмкин. Без алда да вәгазьләсәк, андый кешеләрнең, соң булганчы, Йәһвәгә «ялварып... мөрәҗәгать итәргә» мөмкинлеге булачак (Рим. 10:13).
4. Безне хезмәтебезне «дәвам итәргә» нәрсә дәртләндерә?
4 «Дәвам ит». Аллаһыны һәм якыннарыбызны яратканга күрә, без, беренче гасырдагы рәсүлләр кебек, вәгазь һәм шәкертләр булдыру эшен дәвам итәчәкбез (Рәс. 5:42). Бүгенге көндә күп кешеләр хәзерге «чирканыч эшләр аркасында сыкрана һәм кайгыра» (Йәз. 9:4, ЯД). Яхшы хәбәрне ишеткәч, алар, һичшиксез, өмет һәм юату табачак. Күпчелек кеше безне тыңламаса да, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә безнең тырышлыкларыбызны кадерли (Евр. 13:15, 16).