Зирәклек «үзенең эшләре белән хак дип» исбат ителә
1. Кайберәүләр вәгазь эшебезгә ничек карый?
1 Вакыт-вакыт кешеләр безгә карата начар мөнәсәбәттә булырга мөмкин, чөнки алар безне аңлап бетерми һәм Йәһвә Шаһитләре турында күп начарлык ишетә. Аларның карашларына массакүләм мәгълүмат чараларындагы алдан ук тискәре тапшырулар тәэсир иткәндер. Кайбер урыннарда безне «куркыныч секта» дип атыйлар. Безне тәнкыйтьләгәндә, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
2. Безне тәнкыйтьләгәндә, безгә төшенкелеккә бирелмәскә нәрсә ярдәм итәчәк?
2 Уңай караш сакла. Беренче гасырдагы кешеләр Гайсәне һәм Йәһвәнең башка хезмәтчеләрен аңлап бетермәгәннәр һәм алар турында яманлап сөйләгәннәр (Рәс. 28:22). Ләкин андый тәнкыйть аркасында, алар хезмәтләреннән оялмаган. Гайсә: «Аллаһының зирәклеге үзенең эшләре белән хак дип исбат ителде»,— дигән (Мат. 11:18, 19). Хакыйкатьне эзләгән кешеләр яхшы хәбәрнең кыйммәтлелеген күрәчәк дип ышанып, ул алда да Әтисенең ихтыярын ашкынып үтәгән. Аллаһы Улы белән дә кешеләр үзләрен тупас тотканнар, моны истә тотып, без дә төшенкелеккә бирелмәячәкбез.
3. Ни өчен кешеләрнең тупас сүзләре һәм каршылыклары безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел?
3 Гайсә үз шәкертләренә шуны әйткән: дөнья, аны нәфрәт иткән кебек, аларны да нәфрәт итәчәк (Яхъя 15:18—20). Шуңа күрә бүген кешеләрнең тупас сүзләре һәм каршылыклары безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел. Әйе, соңгы көннәрнең ахыры якынлашкан саен һәм Шайтанның ярсуы көчәя барган саен, без андый мөнәсәбәт белән ешрак очрашуыбызны көтәргә тиеш (Ачыл. 12:12). Без шатлана алабыз, чөнки андый мөнәсәбәт Шайтан дөньясының тиздән юкка чыгачагын күрсәтә.
4. Кешеләр яхшы хәбәргә карата начар мөнәсәбәттә булса да, аларга ничек итеп җавап кайтарырга кирәк?
4 Ягымлы итеп җавап кайтар. Кешеләрнең начар мөнәсәбәте белән очрашканда, безгә һәрвакыт ягымлы һәм йомшак итеп җавап кайтарырга кирәк (Гыйб. сүз. 15:1; Көл. 4:5, 6). Мөмкин булганда, эчкерсез кешеләргә ни өчен Йәһвә Шаһитләре турында күп начарлык әйтелгәнен аңлатып була яки алардан ни өчен шулай уйлаганнарын сорап була. Йомшак итеп җавап бирсәк, алар Йәһвә Шаһитләре турында ишеткәннәрен сорарга һәм Йәһвә Шаһитләре кабат килгәндә, аларны тыңларга мөмкин. Ләкин кеше бик ярсыган булса, сөйләшүне әдәпле генә тәмамларга яхшырак булыр иде. Без шуңа ышана алабыз: башкаларның безгә карата булган мөнәсәбәтләренә карамастан, Йәһвә хезмәтебезне кадерли (Ишаг. 52:7).