Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 94 мәкалә
  • Тәнкыйтькә ничек дөрес карарга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тәнкыйтькә ничек дөрес карарга?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Тест
  • Ни өчен тәнкыйть кирәк?
  • Тәнкыйтьне кабул итәргә ничек өйрәнергә?
  • Ничек нык булырга?
    Уяныгыз! 2019
  • Мин максималистмы?
    Яшьләрнең сораулары
  • Зирәклек «үзенең эшләре белән хак дип» исбат ителә
    Безнең изге хезмәтебез 2010
  • «Еврей Язмаларына» ышанып буламы?
    Изге Язмалар Аллаһы яки кеше сүземе?
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 94 мәкалә
Берничә кеше яшь кызның ясаган рәсемен тәнкыйтьли.

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Тәнкыйтькә ничек дөрес карарга?

  • Тест

  • Ни өчен тәнкыйть кирәк?

  • Тәнкыйтьне кабул итәргә ничек өйрәнергә?

  • Яшьтәшләрең нәрсә әйтә?

Тест

Вакыт-вакыт безгә дөрес тәнкыйть я киңәш кирәк. Алар безгә тагын да яхшырак булып китәргә ярдәм итә. Киләсе очракларда син ничек эш итәр идең?

  1. ● Укытучың сиңа үз йөкләмәңне җитәрлек дәрәҗәдә ясамагансың, ашыгып эшләгәнсең дип саный. Ул болай ди: «Сиңа тырышыбрак әзерләнергә кирәк иде».

    Син үзеңне ничек тотарсың?

    1. Кул гына селтәрсең («Ул миңа бәйләнә генә!»)

    2. Колак салырсың («Икенче юлы шулай эшләргә тырышырмын».)

  2. ● Әниең сиңа бүлмәңне җыештыр дип әйтә, ә син аны әле генә җыештырган идең.

    Син үзеңне ничек тотарсың?

    1. Ачуланырсың («Аңа беркайчан да ярап булмый!»)

    2. Колак салырсың («Дөресен генә әйткәндә, көчкә җыештырдым».)

  3. ● Сеңелкәшең син күп боерыклар бирәсең дип әйтә.

    Син үзеңне ничек тотарсың?

    1. Кабынып китәрсең («Ә ул үзен ничек тота?!»)

    2. Колак салырсың («Миңа чыннан да йомшаграк булырга кирәк».)

Кайбер яшьләр шулкадәр тел тидермәслек, аларга хәтта бераз тәнкыйть сүзләре әйтсәң дә, алар шунда ук үпкәли. Үзеңне таныйсыңмы? Алайса, сиңа үзгәрешләр ясарга кирәк. Беләсеңме ни өчен? Чөнки тәнкыйтьне кабул итә белү — бу осталык, ул сиңа хәзер дә, киләчәктә дә кирәк була.

Бер малай үз дустын, аның аяк киеменең баулары сүтелгәнгә күрә, егылып китеп үзенә зыян китермәсен өчен кисәтергә тырыша.

Кайчак ишетергә теләмәгән киңәш синең өчен бик тә кирәкле була ала

Ни өчен тәнкыйть кирәк?

  • Чөнки син камилсез кеше. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Барыбыз да еш кына абына» (Ягъкуб 3:2). Димәк, һәрберебез вакыт-вакыт киңәшкә мохтаҗ.

    «Мин һәрвакыт үземә бар кеше дә камилсез һәм хаталар эшләү бу тормышның өлеше булганын исемә төшереп торам. Әгәр дә миңа кисәтү ясасалар, мин моннан үзем өчен сабак алырга һәм шул ук хатаны кабатламаска тырышам» (Дэвид).

  • Чөнки син һәрвакыт яхшы якка омтыла аласың. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Зирәккә нәсыйхәт бирсәң, ул тагы да зирәгрәк булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 9:9). Яхшы киңәш сиңа чыннан да файда китерсен өчен, аны кулланырга кирәк.

    «Элек мин тәнкыйтькә дөрес карамый идем. Миңа мине кимсетәләр дип тоела иде. Әмма хәзер мин кисәтүләргә колак салам һәм хәтта башкалардан киңәш сорыйм. Ничек яхшырырга икәнен беләсем килә» (Селена).

Үзең сораган киңәшне кабул итәргә җиңелрәк. Әгәр дә тәнкыйть көтелмәгән чакта бирелсә, бу инде икенче нәрсә. Натали хат алган, ә анда берничә киңәш тә язылган булган. Үз хисләре турында ул болай дип сөйли: «Мин шаккаттым. Мин шундый тырышып эшләгән идем, ә рәхмәт сүзләре урынына мине тәнкыйтьләгәннәр генә!»

Синең дә андый хәлгә эләккәнең бармы? Мондый очракта ничек эш итү яхшырак булыр иде?

Тәнкыйтьне кабул итәргә ничек өйрәнергә?

  • Тыңла.

    Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Белемле кеше үз сүзләрен үлчәп әйтә, үткен акыллының рухы тыныч була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:27). Әгәр сиңа киңәш бирсәләр, бүлдермә һәм үзеңне кулда тот. Шулай эшләп, син ашыгып кирәкмәгәнне әйтеп ташламассың.

    «Миңа кисәтү ясасалар, минем шундук үземне аклый башлыйсым килә. Әмма тәнкыйтьне кабул итү яхшырак, ә икенче юлы бу хаталарны кабатламаска гына кирәк» (Сэра).

  • Игътибарыңны киңәш бирүчегә түгел, ә киңәшнең үзенә тупла

    Кайчак киңәш бирүченең үзенә аның хаталары турында әйтәсе килә. Әмма Изге Язмалардагы киңәш буенча эш итү яхшырак булыр иде: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә һәм ярсырга исә ашыкмасын» (Ягъкуб 1:19). Гадәттә, тәнкыйтьтә дөреслек тә бар. Син белергә тиеш нәрсәне, ишетергә теләмәгәнгә генә, белмичә калу күңелсез булыр иде.

    «Элек әти-әнием миңа кисәтү ясаганда, минем ачуым чыга иде, мин: „Үзем дә беләм!“ — дип әйтә идем. Әмма хәзер мин шуны аңладым: әти-әнине игътибар белән тыңласам һәм киңәшләре буенча эш итсәм, нәтиҗәсе күпкә яхшырак була» (Эдуард).

  • Объектив булырга тырыш.

    Синең хатаңа күрсәткәннәр икән, бу син бәхетсез дигәнне аңлатмый әле. Бары тик синең дә, башкаларныкы кебек үк, йомшак якларың бар. Хәтта сиңа кисәтү әйткән кеше үзе дә кайчак дөрес тәнкыйтькә мохтаҗ була ала. Юкка гына Изге Язмаларда әйтелми: «Җир йөзендә гел игелек кылып яшәгән һәм бер дә гөнаһ кылмаган тәкъва кеше юк» (Вәгазьче 7:20).

    «Бервакыт дус кызым миңа киңәш бирде, минемчә, ул гаделсез иде. Мин, әлбәттә, аңа дөресен әйткәне өчен рәхмәт әйттем, әмма ул мине рәнҗетте. Күпмедер вакыт үткәч кенә, мин аның ниндидер дәрәҗәдә хаклы булуын аңладым. Хәзер мин аңа чыннан да рәхмәтлемен, чөнки ул миңа моны әйтмәгән булса, мин нәрсәне үзгәртергә кирәк икәнен белмәс идем» (София).

  • Максат куй.

    Изге Язмаларда болай диелә: «Алдын-артын уйлаучы исә төзәтүне кабул итә» (Гыйбрәтле сүзләр 15:5). Тәнкыйтьне кабул итсәң, син үпкәләп утырыр урынына, хаталарыңны төзәтә башларсың. План төзе һәм берничә ай дәвамында уңышларыңны күзәтеп бар.

    «Кешенең киңәшләрен кабул итәр өчен, сиңа намуслы булу кирәк. Чөнки үз-үзе белән намуслы булган кеше генә үз хаталарын таный, гафу үтенә һәм аларны төзәтергә тырыша» (Эмма).

Нәтиҗә. Изге Язмаларда язылган: «Тимер тимерне кайраган кебек, кеше дә үз дустын үткен итә» (Гыйбрәтле сүзләр 27:17). Дөрес тәнкыйтькә файдалы эш коралына кебек кара. Аның ярдәмендә син хәзер һәм киләчәктә дә яхшыра аласың.

Яшьтәшләрең нәрсә әйтә?

Ренату.

«Яхшы киңәшне синнән яшьрәк кеше дә бирә ала. Яшьтәшләреңә дә һәм хәтта синнән кечерәк булганнарга да колак салу файдалы булыр иде. Алардан нәрсәгәдер өйрәнеп булмый дип уйлама. Бәлки, ул сине яхшы аңлый һәм ярдәм итәргә телидер. Шуңа күрә киңәшләрне кабул итәргә әзер бул» (Рена́ту).

Шей.

«Бүген күпләр артык нечкә күңелле! Барысы да алар турында гына кайгыртырга тиеш дип уйлый, һәм үзләренә әйтелгән бер тәнкыйтьне дә тыңларга теләми. Ә мин шуны аңладым: никадәр мин киңәшләрне теләбрәк кабул итәм, шулкадәр миңа һәм якыннарыма яхшырак» (Шей).

Йомгаклау: тәнкыйтькә ничек дөрес карарга?

Тыңла. Бүлдермә һәм үзеңне кулда тот. Шулай эшләп, син ашыгып кирәкмәгәнне әйтеп ташламассың.

Игътибарыңны киңәш бирүчегә түгел, ә киңәшнең үзенә тупла. Үзеңне аклама, киңәшне тыңларга әзер бул. Андый караш сиңа яхшырырга ярдәм итәчәк.

Объектив булырга тырыш. Хатаңа күрсәткәннәр икән, бу син бәхетсез кеше дигән сүз түгел. Бу шуны гына аңлата: синең дә, башкаларныкы кебек, йомшак якларың бар.

Максат куй. Хаталарыңны төзәтергә тырыш. План төзе һәм ирешкән уңышларыңны күзәтеп бар.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу