Яз көннәре — күбрәк вәгазьләр өчен мөмкинлек!
1. Ни өчен безгә март, апрель һәм май айларында күбрәк хезмәт итү турында уйланырга кирәк?
1 Март, апрель һәм май айларында син күбрәк вәгазьли аласыңмы? Бу айларда күп җирләрдә көннәр озыная һәм һава торышы да яхшыра. Кайбер вәгазьчеләрнең отпусклары яки мәктәптәге каникуллары булачак, ә бу күбрәк вәгазьләр өчен яхшы мөмкинлек. Икенче апрельдән башлап без кызыксынучыларыбызны 17 апрельдә үткәреләчәк Кичәгә чакыра башлаячакбыз. Шуннан соң без Кичәдә булган кешеләрнең кызыксынуларын үстерергә тырышачакбыз һәм аларны 25 апрель атнасында булачак махсус нотыкка чакырачакбыз. Әйе, безгә март, апрель һәм май айларында күбрәк хезмәт итү турында уйланырга кирәк.
2. Күбрәк вәгазьләр өчен нинди бер мөмкинлек бар?
2 Ярдәмче пионер хезмәте. Күбрәк вәгазьләр өчен бер мөмкинлек — ярдәмче пионер булып хезмәт итү. Безнең барыбызның да вакытыбыз чикле булганга, безгә эшләребезне алдан планлаштырырга һәм планнарыбызны үзгәртеп торырга кирәк (Гыйб. сүз. 21:5). Бәлки, син әллә ни мөһим булмаган эшләрне башка вакытка күчерә аласыңдыр (Флп. 1:9—11). Ни өчен башкаларга, алар да синең белән бергә ярдәмче пионер булып хезмәт итә алмасмы икәнен белер өчен, үзенең пионер булып хезмәт итү теләгең турында әйтмәскә?
3. Гаиләләр күбрәк вәгазьләр өчен, нәрсә эшли ала?
3 Киләсе Гаилә белән гыйбадәт кылу киче вакытында гаилә белән бергә үзегезнең максатларыгыз турында сөйләшсәгез, яхшы булыр (Гыйб. сүз. 15:22). Гаиләдәгеләрнең барысы да бер-берсе белән хезмәттәшлек итсә, гаиләңнән кайбер кеше, бәлки, бер ай я күбрәк вакыт дәвамында ярдәмче пионер булып хезмәт итә алыр. Ә мондый мөмкинлек булмаса, нәрсә эшләп була? Гаиләдәгеләр кайбер көннәрдә кич вакытында я ял көннәрендә күбрәк вәгазьләр өчен, үз планнарын үзгәртә ала.
4. Кичә алдыннан һәм аннан соңгы вакытта күбрәк вәгазьләсәк, бу безгә нинди фатихалар китерәчәк?
4 Йәһвә безнең үз-үзебезне аямыйча хезмәт иткәнебезне күрә һәм кадерли (Евр. 6:10). Йәһвәгә һәм башкаларга хезмәт итеп, без шатлык кичерәбез (1 Елъ. 29:9; Рәс. 20:35). Син, күбрәк шатлык кичерер өчен һәм күп фатиха алыр өчен, Кичә алдыннан һәм аннан соңгы вакытта күбрәк вәгазьли аласыңмы?