Вәгазьләр өчен кереш сүзләр
Сентябрь аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен башлау
«Кеше якынча 70—80 яшь кенә яши. Алайса тормышның мәгънәсе бармы? Сез ничек уйлыйсыз? [Җавабын тыңла.] Мәдхия 36:29 да Аллаһының җиргә һәм кешеләргә карата искиткеч нияте турында әйтелә [6 биттәге «Аллаһының җиргә карата ихтыяры» дигән өстәмә исемне кыскача карап чык. Кеше кызыксынса, 7— 8 нче битләрдәге „Мәгънәле тормыш. Хәзер һәм мәңгегә“ дигән мәкаләдән Изге Язмалардагы берничә принципны карап чык.]».
«Мәгънәле тормыш. Бу мөмкинме?» дигән брошюра.
«Бүген күп кеше акча белән бәйле авырлыклар аркасында күңел төшенкелегенә бирелә. Сезнеңчә, ни өчен очны очка ялгау шулкадәр авыр? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда акчаны дөрес тоту турында акыллы киңәшләр бирелгән. [24—25 нче битләрдә китерелгән шигырьләрнең берсен укы.] Бу брошюрада зур бурычлары аркасында борчылган кешеләр өчен гамәли киңәшләр китерелә».