Рәсми веб-сайтыбыз безгә һәм башкаларга файда китерсен
Гайсә, «бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен», безгә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне «бөтен җиһанда» игълан итәргә әмер биргән (Мат. 24:14). Без үз хезмәтебезне һәрьяклап үтәр өчен watchtower.org, jw-media.org һәм jw.org дигән сайтлар яңа jw.org сайтына берләштергән булган (2 Тим. 4:5).
«Бөтен җиһанда». Җирдә яшәүчеләрнең өчтән бер өлеше Интернет куллана. Ул күпләр өчен, аеруча яшьләр өчен, мәгълүматларның төп чыганагы булып тора. Сайтыбыз Интернет кулланучыларына Изге Язмалардагы сорауларга дөрес җаваплар бирә. Аларның Йәһвә оешмасы белән танышу мөмкинлеге бар. Шулай ук Изге Язмаларны өйдә түләүсез өйрәнү турында сорау җиңелрәк булып китте. Моның ярдәмендә җир шарының төрле почмакларында яшәгән кешеләр, аларның Патшалык турындагы хәбәрне ишетергә мөмкинлекләре аз булса да, хакыйкатьне белә ала.
«Бар халыкларга». «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен», без Изге Язмалардагы хакыйкатьне төрле телләрдә игълан итәргә тиеш. Башка сайтларга караганда jw.org сайтының кулланучылары якынча 400 телдә җиңел генә мәгълүмат таба ала.
Сайттан файдалан. jw.org сайты Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләргә шаһитлек бирү максаты белән генә түгел, ә шулай ук Йәһвә Шаһитләре дә куллана алсын өчен үзгәртелгән булган. Әгәр дә синең Интернетың булса, jw.org сайты белән таныш. Аста аның белән ничек кулланып була икәне турында кайбер киңәшләр китерелә.
[3 биттәге схема]
(Тулырак мәгълүмат басманың үзендә китерелә)
Кулланып кара
1 Интернет браузерында адрес юлына сайтның исемен керт — www.jw.org
2 Сайтның үзенчәлекләрен тикшерер өчен төрле сылтамаларга басып кара.
3 Электрон җайланмаңда интернет булса, jw.org сайтын анда да ачып карап була. Экранда сайт башкача күренсә дә, аның эчтәлеге шундый ук калачак.