Кереш сүзләр
Февраль аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен башлау.
«Күп кешеләр дөньядагы явызлык өчен Иблис җаваплы дип саный. Әмма алар гаҗәпләнә: „Иблис каян чыккан соң? Аны Аллаһы барлыкка китергәнме?“ Ә сез ничек уйлыйсыз? [Җавабын тыңла.] Карагыз, монда нәрсә әйтелә». «Муса пәйгамбәрдән без нәрсәгә өйрәнәбез?» дигән брошюраның соңгы битендәге мәкаләне күрсәт. Беренче сорауны һәм китерелгән шигырьне бергә карап чыгыгыз. Брошюраны калдыр һәм киләсе сорауны карап чыгар өчен, кабат килеп китү турында сөйләш.
«Муса пәйгамбәрдән без нәрсәгә өйрәнәбез?» дигән брошюра:
◼ «Төрле диннәрдәге кешеләр, мәсәлән, мөселманнар, мәсихчеләр, яһүдләр Муса пәйгамбәрне хөрмәт итәләр. Ә сез, бу исемне ишеткәндә, кемне күз алдыгызга китерәсез? [Җавабын тыңла.] Ул хаталарны эшләгән, әмма, карагыз, Изге Язмалар аны ничек сурәтли. [Канун 34:10—12 не укы.] Бу брошюрада аның өч күркәм сыйфатына игътибар ителә, һәм без аңардан нинди үрнәк ала алабыз икәненә басым ясала».
◼ «Сез ничек уйлыйсыз, хәзерге фән үлемне җиңә алырмы? [Җавабын тыңла.] Бу брошюрадан сез ни өчен Чиксез кодрәт Иясе Аллаһы гына авыруларны һәм үлемне җиңә ала икәне турында белерсез. [7 нче биттәге мәкаләне күрсәт.] Маттай 22: 31, 32 дә мондый аңлатма бирелә». Шигырьне укып аңлат һәм брошюраны тәкъдим ит.