Кереш сүзләр
Февраль аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмаларны өйрәнүен башлау. Соңгы яңалыкларның берсен искә төшереп, болай дип әйт: «Сез моңа ничек карыйсыз? [Җавабын тыңла.] Андый хәбәрләрне ишеткәндә, кешеләр: „Бу дөнья кая бара микән?“ — дип гаҗәпләнәләр, шулай бит? Андый вакыйгалар без „соңгы көннәрдә“ яшибез икәнен күрсәтәләр. Моның турында Изге Язмаларда әйтелә. [2 Тимуте 3:1—5 не укы.] [„Ибраһимнан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?“ дигән брошюраның 17 нче битен ач һәм 3 нче сорауны укы.] Мин сезгә берничә көннән соң килеп, сезнең белән „Кешелекне киләчәктә нәрсә көтә“ дигән сорауга җавапны карап чыгарга теләр идем».
«Ибраһимнан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?» дигән брошюра:
◼ «Татарлар Ибраһим пәйгамбәрне хөрмәт итәләр. Сез ничек уйлысыз, ни өчен Аллаһы Тәгалә Ибраһимга үз улын корбан итәргә кушкан? [Җавабын тыңла.] Ибраһим белән булган очрак Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне нык яратуының һәм аларны гөнаһ белән үлемнән коткарырга ниятенең образы булып тора». Римлыларга 6:23 не укы. Аннан соң 23 нче биттәге мәкаләне күрсәт һәм брошюраны тәкъдим ит.
◼ «Сезнеңчә, яхшы хатын нинди булырга тиеш? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда бүгенге хатыннар өчен яхшы үрнәк калдырган бер хатын-кызның мисалы китерелә [24—29 битләрдәге мәкаләне күрсәт.] Бу мәкаләдән сез Эстернең нинди сыйфатлары аны яхшы хатын иткәнен белерсез». Брошюраны калдыр һәм кабат килеп-китү турында сөйләш.