Пәйгамбәрләрдән үрнәк алыгыз. Юныс
1. Юнысның нинди яхшы сыйфатлары булган?
1 Син Юныс пәйгамбәр турында уйланганда аны нинди кеше итеп күз алдыңа китерәсең? Кайберәүләр аны куркак я таш күңелле кеше дип саный. Ләкин ул үзен басынкы, батыр кеше итеп күрсәткән, ул фидакарь рухлы булган. Аның шул яхшы сыйфатларыннан без ничек «үрнәк ала» алабыз? (Ягък. 5:10).
2. Юнысның басынкылыгыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?
2 Басынкылык. Башта Юныс үзенә билгеләгән территориягә бармаган, ул икенче якка качкан. Моңа шаккатасы да юк, чөнки Ассириядә яшәүче халык үз кансызлыгы белән билгеле булган, ә Нинәвә «кан коя торган шәһәр» дип аталган (Наум 3:1—3). Әмма Йәһвә Юнысны төзәткән һәм үз әмерен кабатлаган. Юныс йөкләмәсен үтәргә ризалашып басынкылык күрсәткән (Гыйб. сүз. 24:32; Юныс 3:1—3). Башта качарга тырышса да хәзер ул Йәһвә ихтыярын үтәгән (Мат. 21:28—31). Безне дә төзәтсәләр я безгә берәр авыр территория бирсәләр, без яхшы хәбәрне вәгазьләргә шулай ук тәвәккәлме?
3. Хезмәтнең нинди яклары батырлык һәм фидакарьлек рухы таләп итә?
3 Батырлык һәм фидакарьлек рухы. Юныс үзенең качарга тырышуы корабльдәге кешеләрнең гомерен куркыныч астына куйганын аңлагач, үз гомерен корбан итәргә әзер булган (Юныс 1:3, 4, 12). Соңрак, Нинәвәгә үз йөкләмәсен үтәргә килгәч ул шәһәрнең үзәгенә үткән: күрәсең, Йәһвә хөкемнәрен игълан итәр өчен, яраклы урын эзләгән. Мондый эшләрне куркак түгел, ә Аллаһының батыр пәйгамбәре генә башкара алыр иде! (Юныс 3:3, 4). Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Каршылыкларга карамастан, кыю шаһитлек бирер өчен Аллаһы биргән батырлык кирәк (Рәс. 4:29, 31). Ә хезмәттә үз вакытыңны сарыф итәр өчен һәм мал-мөлкәтеңне кулланыр өчен фидакарьлек рухы кирәк (Рәс. 20:24).
4. Ни өчен без Йәһвәнең пәйгамбәрләре калдырган үрнәк турында уйланырга тиеш?
4 Йәһвә пәйгамбәрләре турында укыганда, үзеңне шул вакыйгаларда катнашучы итеп күрсәң, бу сиңа файда китерәчәк. Үзеңә мондый сораулар бир: мин аларның урынында булсам нәрсә эшләр идем? Алар күрсәткән яхшы сыйфатларны мин үз тормышымда ничек күрсәтә алам? (Евр. 6:11, 12). Киләчәктә «Безнең патшалык хезмәтебез»дә Йәһвәнең башка тугры пәйгамбәрләренең мисаллары каралачак һәм безнең өчен мөһим сабаклар биреләчәк.