Сайтыбызны кулланып, балагызны өйрәтегез
1. jw.org сайтының «Балалар» дигән сылтамасы нинди максат белән ясалган?
1 jw.org сайты төрле яшьтәге кешеләр өчен булдырылган. «Изге Язмалар тәгълиматлары» дигән сылтамага кереп, «Балалар» дигән сылтаманы ачсагыз, әти-әниләрне һәм аларның кечкенә балаларын бер-берсенә һәм Йәһвәгә якынлаштыра торган материал табарсыз (Кан. 6:6, 7). Бу сылтаманы кулланып, сез үз балагызны ничек өйрәтә аласыз?
2. Балагызның яшенә карап аның белән өйрәнер өчен материалны кайдан табып була?
2 Һәр бала үзенчәлекле. Һәр баланың үз ихтыяҗлары (1 Көр. 13:11). Алайса, балагызның яшенә карап аның белән өйрәнер өчен материалны кайдан табарга? Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Минем баламның игътибарын нәрсә җәлеп итәр? Ул моның барысын да аңлармы? Игътибарлы булып, ул күпме утыра алыр?» «Изге Язмалардан сабаклар» дигән сылтама ярдәмендә өч яшьле я кечерәк бала белән өйрәнер өчен төрле хикәяләр табып була. Башка гаиләләргә исә, «Балагызны өйрәтегез» дигән сылтама кулланып, балалары белән Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләрне укырга ошый. Әйдәгез, балагызны өйрәтер өчен башка мөмкинлекләргә дә игътибар итик.
3. Әти-әниләр «Гаилә белән гыйбадәт кылу өчен йөкләмәләр» дигән сылтаманы уңышлы итеп ничек куллана ала?
3 Гаилә белән гыйбадәт кылу өчен йөкләмәләр. Андый йөкләмәләр ярдәмендә гаилә башлары үз балаларын өйрәтә ала. «Йөкләгез» дип язылган төймәгә басыгыз һәм бөтен йөкләмәләргә кагылышлы «Әти-әниләр өчен җитәкчелекне» укып чыгыгыз. Сабыйларны өйрәтер өчен йөкләмә итеп бирелгән рәсемнәрне, мәсәлән, төрле төсләр белән буяр өчен рәсемнәрне кулланыгыз. Олырак балаларга «Изге Язмаларны тикшерүгә бәйле йөкләмәләр» үтәргә булышыгыз. Һәрбер йөкләмә Изге Язмаларга нигезләнгән бер үк хикәягә я бер ук китаптан алынган сабакларга карый, шуңа күрә бар балалар — алар нинди яшьтә генә булмасын — гаилә белән гыйбадәт кылу өчен бер ук йөкләмәне үти ала.
4. «Йәһвә белән дуслаш» дигән сылтамадан нәрсәләрне табып була?
4 Йәһвә белән дуслаш. Бу сылтамага кереп, мультфильмнар, җырлар һәм төрле йөкләмәләр табарсыз. Алар сезгә кечкенә балагызның йөрәгенә Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне сеңдерергә булышыр (Кан. 31:12). Һәрбер мультфильмнан мөһим сабак алып була. «Эзләп тап» уены кебек йөкләмәләр бу сабакларның мөһимлеген ассызыклый. Патшалык җырлары һәм махсус рәвештә балалар өчен яздырылган башка җырлар регуляр рәвештә сайтка өстәлә бара, чөнки балалар җырларга ярата. Моннан тыш, җырлар аларга белгәннәрен истә калдырырга ярдәм итә.
5. Ни өчен әти-әниләргә Йәһвәдән баласын хакыйкатькә өйрәтергә ярдәм итсен дип сорарга кирәк?
5 Әти-әниләр, Йәһвә сезнең үз балагызга төпле тәрбия бирүегезне тели. Шуңа күрә аңардан үз балагызны хакыйкатькә өйрәтергә ярдәм итсен дип сорагыз (Хак. 13:8). Йәһвәнең ярдәме белән сез балагызга, ул «Мәсих Гайсәгә иман итү аша, котылуга китерүче зирәклек» алсын өчен, кирәкле белемнәр бирә аласыз (2 Тим. 3:15; Гыйб. сүз. 4:1—4).