Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 12/13 4-6 б.
  • Хезмәттәге очраклар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хезмәттәге очраклар
  • Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраны ничек кулланырга
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Яңа брошюра тәкъдим ителәчәк!
    Безнең изге хезмәтебез 2010
  • «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?» дигән брошюраны кулланыр өчен бер мөмкинлек
    Безнең изге хезмәтебез 2011
  • Төп басманы өйрәнергә әле әзер булмаган кешеләргә ничек булышырга?
    Безнең изге хезмәтебез 2013
Безнең изге хезмәтебез 2013
km 12/13 4-6 б.

Хезмәттәге очраклар

◼ Австралия. Джон исемле бер укымышлы кеше балачактан ук чиркәүгә йөргән, әмма соңрак «инанган атеист» булып киткән. Бер пионер аңа башта — «Тормыш яратылган булганмы?» дигән брошюраны, ә соңрак «Тормышның барлыкка килүе» (рус) дигән брошюраны биргән. Шул кешенең кызыксынуын үстерер өчен, бу пионер журналлар алып килеп торган һәм Аллаһының барлыкка китерү эшләренә, шулай ук Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләргә багышланган мәкаләләргә игътибар итеп торган. Джон үз карашларын үзгәртергә әзер икәнен күргәч, пионер аңа Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең төгәл һәм ышанычлы булуын күрсәтүче китапны биргән. Бу китапны укып чыккач, Джон үзен инде «шикләнүче агностик» дип саный башлаган. Шунда пионер аның белән Изге Язмаларның төп тәгълиматлары җентекләп карала торган китапны өйрәнә башлаган. Абзацларда китерелгән шигырьләр Джонда шулкадәр зур тәэсир калдырган ки, ул хәтта: «Миңа Изге Язмаларны яңадан укып карарга кирәктер»,— дип әйткән.

◼ Мексика. Бер кеше кардәшебезгә Изге Язмалар Аллаһы тарафыннан рухландырылган китап икәненә ышанмый дип әйткән. Кардәшебез бу кешегә дәлилләрне китереп Изге Язмалар Аллаһыдан иңдерелгән китап икәнен карап чыгарга тәкъдим иткән. Теге кеше ризалашкан. Кардәшебез аның янына берничә тапкыр килеп сөйләшкәч, бу кешенең Изге Язмалардан белгәннәре аның күңелен кузгата башлаган. Аңа аеруча Аллаһының әхлакый нормалары йогынты ясаган. Ул кардәшебезгә болай дигән: «Изге Язмаларны беренче тапкыр укыганда, мин аның һәм башка китаплар арасында бернинди дә аерма күрми идем. Анда язылганнар минем күңелемә үтеп керми иде. Әмма хәзер аны, бигрәк тә әхлакый нормаларга кагылышлы киңәшләрен укыганда, минем күңелем кузгала».

◼ Кушма Штатлар. Иҗтимагый урыннардагы вәгазьдә катнашканда, ир белән хатын (Йәһвә Шаһитләре) Тайваньнан килгән бер хатын-кыз белән танышкан. Аллаһыга ышанса да, ул Изге Язмалар көнбатышта яшәгән кешеләр өчен генә дип уйлаган. Үзенең бай булуына карамастан ул үзен бәхетсез хис иткән, шуңа күрә шул ирле-хатынлының әдәбият стенды янына килгән. Бу хатын-кыз Изге Язмалар аңа тормышның мәгънәсен табарга булышыр дип өметләнгән. Ирле-хатынлы төп басма һәм «Чын иминлек һәм бәхетне ничек табарга?» дигән брошюра ярдәмендә аның белән өйрәнү башлаган. Төп басманың 2 нче бүлеген өйрәнер урынына, алар брошюрадагы «Бар кешеләр өчен файдалы җитәкчелек» дигән дәресне карап чыккан. Бу дәреснең беренче алты абзацын карап чыккач, хатын-кыз Изге Язмаларның башка дини китапларга тиң булмавына хәйран калган. Изге Язмалардагы инде үтәлгән пәйгамбәрлекләр белән танышкач, ул: «Изге Язмалар кебек төгәл китап юк дөньяда!» — дип әйткән.

◼ Япония. Вәгазьдә очраган бер кеше кардәшебезгә Аллаһыга ышанмый дип әйткән. Ләкин кардәшебез аның янына килеп кыска гына сөйләшүләр алып барырга булган. Ул аңа «Уяныгыз!» дигән журналның «Болар үзеннән-үзе барлыкка килгәнме яисә бер максат белән яратылганмы?» дигән рубрикасындагы мәкаләләрне күрсәтеп торган. Вакыт узу белән бу ир-ат үз карашын үзгәрткән һәм Барлыкка Китерүченең барлыгы белән килешә башлаган. Хәзер ул Аллаһыга ышана. Кардәшебез аның белән «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюра буенча өйрәнә.

◼ Канада. Кардәшебез бер хатын-кызга, ул өеннән чыгып машинага таба барганда, журналның соңгы санын биргән. Аның янына икенче тапкыр килгәч, тегесе кардәшебезгә миңа кызык түгел һәм мин Аллаһыга ышанмыйм дигән. Шулай да апа-кардәшебез яңадан килеп «Тормышта ничек канәгатьлек табарга?» дигән брошюраны китерергә булган. Кардәшебез теге хатын-кызның Аллаһыга ышанмаганын белсә дә, барыбер аның турында уйлаган, чөнки аның үз баласын берүзе тәрбияләгәнен белгән. Апа-кардәш моның турында шул хатын-кыз янына икенче тапкыр килгәч әйткән. Ул аңа «Тормышта ничек канәгатьлек табарга?» дигән брошюраның 4 нче битендәге 6 нчы абзацны күрсәткән. Анда яхшы киңәшләрнең чыганагы турында әйтелгән булган. Аннары ул балаларны тәрбияләүгә кагылышлы киңәшләрне 2 нче дәрестән укып чыгарга тәкъдим иткән. Хатын-кыз брошюраны зур теләк белән алган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу