«Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраны ничек кулланырга
Яңа брошюра кабат килеп китүләрне ясар өчен һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен башлар өчен бастырылган
1. «Йөрәгеңне сакла!» дигән өлкә конгрессында кабат килеп китүләр ясарга һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен башларга ярдәм итә торган нинди брошюраның чыгуы турында белдерү ясалган иде?
1 «Йөрәгеңне сакла!» дип аталган өлкә конгрессында без яңа брошюраны алырга шат булдык. Ул безгә кабат килеп китүләр ясарга һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен башларга ярдәм итәр өчен бастырылган булган. Аның дәресләре кыска булганга Изге Язмалар өйрәнүләрне хәтта ишек алдында гына үткәреп була. Бу брошюрада мәсихче булыр өчен һәм өйрәнүчегә кабул итү авыр булган таләпләр язылмаган. Яңа брошюра кешенең игътибарын Изге Язмалардагы яхшы хәбәргә туплый (Рәс. 15:35).
2. «Аллаһы хәбәре» дигән брошюра нинди максат белән бастырылган?
2 Ул нинди максат белән бастырылган булган? Җир шарының төрле почмакларында яшәүче кардәшләребез хакыйкатькә җәлеп итүче, өйрәнү өчен төп китапка әзерләүче, җиңелрәк берәр басма сорыйлар иде. Изге Язмаларны берәр китап буенча өйрәнергә теләмәгән кешеләр еш кына брошюра буенча өйрәнергә риза. Китапка караганда брошюраны күп телләргә тәрҗемә итү дә җиңелрәк.
3. Бу брошюра башка өйрәнү басмаларыннан нәрсә белән аерылып тора?
3 Брошюраның үзенчәлекләре. Өйрәнү басмаларыбызның күбесе кеше аны укып хакыйкатьне үзе аңлый алырлык итеп язылган. Бу басма алардан аерылып тора. Ул, Изге Язмалар өйрәнүләре вәгазьче белән бергә үткәрелсен өчен, җитәкчелек итеп язылган. Шуның өчен брошюраны кешегә тәкъдим иткәндә бер-ике абзацны бергә карап чыгу яхшы булыр иде. Абзацлар кыска булганга, аларны хәтта кешенең ишеге алдында яисә аның эш урынында карап чыгып була. Өйрәнүне 1 нче дәрестән башлау яхшы булыр иде, әмма аны брошюраның башка дәресеннән дә башлап була.
4. Ничек яңа брошюра безгә турыдан-туры Изге Язмалардан өйрәтергә булыша?
4 Басмаларыбызның күбесендә бастырылган сорауларга җавапларны абзацларда табып була. Әмма бу басмада җавапларны еш кына Изге Язмаларның үзендә генә табып була. Күп кешеләр безнең басмаларыбыздан түгел, ә Изге Язмаларның үзеннән өйрәнергә тели. Шунлыктан шигырьләр җәяләрдә китерелсә дә, аларның өземтәләре китерелми һәм аларның күбесен Изге Язмаларның үзеннән укырга кирәк. Бу өйрәнүчеләргә алар Аллаһыдан белем алалар икәнен аңларга булыша (Ишаг. 54:13).
5. Ни өчен вәгазьчегә һәр өйрәнүгә яхшы әзерләнеп килергә кирәк?
5 Брошюрада китерелгән кайбер шигырьләр аңлатылмый. Ни өчен? Бу өйрәнүче сораулар бирсен өчен һәм вәгазьче үз өйрәтү осталыгын куллансын өчен эшләнгән. Шуның өчен һәр өйрәнүгә яхшы әзерләнеп кил. Сак бул: күп сөйләмә. Без Изге Язмаларны аңлатырга яратабыз. Ләкин без өйрәнүчедән ул үзе шигырьне ничек аңлый икәнен сорасак, яхшырак булыр иде. Өйрәнүчегә ипле итеп сораулар биреп, без аңа һәр шигырьнең мәгънәсен аңларга булышырбыз (Рәс. 17:2).
6. Бу брошюраны: а) Аллаһыга һәм Изге Язмаларга ышанмаган кешеләр яшәгән территориядә вәгазьләгәндә; б) өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә; в) Изге Язмалар өйрәнүен турыдан-туры тәкъдим иткәндә; г) кабат килеп китүләр ясаганда без ничек куллана алабыз?
6 Ай дәвамында таратыр өчен төрле басмалар тәкъдим ителә, әмма бу брошюраны, башка өйрәнү басмаларын кебек, төрле айларда тәкъдим итеп була. Күп вәгазьчеләргә ишек алдында бу брошюра ярдәмендә Изге Язмалар өйрәнүен турыдан-туры тәкъдим итәргә ошар. Өстәвенә, өлкә конгрессында әйтелгәнчә, бу брошюраны кулланып кызыксынган кешеләргә «кабат килеп китүләр ясау әллә ни авыр булмаячак!». (5—7 нче битләрдәге рамкаларны кара.)
7. Син брошюраны кулланып Изге Язмалар өйрәнүен ничек үткәрә аласың?
7 Өйрәнүне ничек үткәрергә? Фикер алышуны калын хәрефләр белән язылган һәм саннар белән күрсәтелгән сорауларны укып башлап була. Аннары абзацны һәм курсив белән күрсәтелгән шигырьне (я шигырьләрне) Изге Язмалардан укы. Кешегә шигырьләрдә нәрсә әйтелгәнен аңларга ярдәм итәр өчен, аңа ипле итеп сораулар бир. Киләсе сорауга күчәр алдыннан кешегә, ул материалны никадәр яхшы аңлаганын күрер өчен, калын хәрефләр белән язылган сорауны бир. Башта, берникадәр вакыт дәвамында андый сорауларның берсен генә карап чыгу яхшырак булыр иде. Бәлкем, соңрак, өйрәнүебез озаграк булыр һәм без тулы дәресне үтә алырбыз.
8. Шигырьне укыр алдыннан нәрсә әйтү, ә нәрсә әйтмәү яхшырак булыр иде һәм ни өчен?
8 «Укыгыз» дигән шигырьләр калын хәрефләр белән язылган сорауга туры җавап бирәләр. Шигырьне укыр алдыннан, «рәсүл Паул болай дип язган» яисә «Иремия пәйгамбәр әйткән сүзләргә игътибар итегезче» кебек сүзләрне кулланма. Тыңлаучы без кеше сүзен сөйлибез дип уйламасын. «Аллаһы Сүзендә болай дип әйтелә» яки «Изге Язмаларда әйтелгәнгә игътибар итегез» дип әйтсәк, яхшырак булыр иде.
9. Өйрәнү үткәргәндә бар китерелгән шигырьләрне дә укырга кирәкме?
9 «Укыгыз» дигән шигырьләрне генә яисә бар китерелгән шигырьләрне дә укырга кирәкме? Бу төрле шартлардан тора. Шигырьләр фикернең Изге Язмаларга нигезләнгәнен күрсәтер өчен дә язылган һәм анда фикер алышуга лаек булган башка мәгълүмат та бар. Әмма кайчакта, өйрәнүченең вакытын, кызыксынуын, уку сәләтләрен игътибарга алып без, бәлки, «укыгыз» дигән шигырьләрне генә укырга булырбыз.
10. Изге Язмаларны өйрәнү өчен башка басмага кайчан күчеп була?
10 Изге Язмаларны өйрәнү өчен башка басмага кайчан күчәргә. Берничә сөйләшүдән соң, өйрәнү регуляр рәвештә үткәрелә башлагач, без Изге Язмаларны өйрәнү өчен башка басмага күчә алабыз яисә «Аллаһы хәбәре» дигән брошюра буенча өйрәнүне дәвам итә алабыз. Кайчан башка басмага күчәргә? Моны вәгазьче үзе хәл итә. Күчәргә булсак, өйрәнү өчен басманың башыннан башларга кирәкме? Монда кагыйдәләр юк. Һәр кешенең үз үзенчәлекләре бар. Әмма, күп очракларда инде каралган материалны җентекләбрәк карап чыгу файдалы булыр иде.
11. Ни өчен безгә яңа брошюраны кулланырга кирәк?
11 Яхшы хәбәрләр бик сирәк булган дөньяда безгә зур хөрмәт күрсәтелгән: без яхшы хәбәрләрнең иң яхшысын вәгазьлибез. Без Аллаһы Патшалыгының хакимлек итүе турында сөйлибез һәм озакламый ул гадел яңа дөнья урнаштырачак дигән хәбәр таратабыз (Мат. 24:14; 2 Пет. 3:13). Бу яхшы хәбәрне ишеткән күп кешеләр мондый сүзләр белән ризалашыр: «Тынычлык турында игълан итүче, иң яхшы нәрсәләр турында яхшы хәбәр алып килүче, котылу турында игълан итүче һәм Сионга: „Синең Аллаһың патша булып китте!“— дип әйтүче — яхшы хәбәрне тауларда вәгазьләүче бик күркәм» (Ишаг. 52:7). Әйдәгез, территориябездәге яхшы хәбәрләргә сусаган кешеләргә яңа брошюра ярдәмендә Аллаһыдан яхшы хәбәрне җиткерик!
[5 биттәге иллюстрация]
Аллаһыга һәм Изге Язмаларга ышанмаган кешеләргә вәгазьләгәндә:
● Кайбер җирләрдә кешеләр «Аллаһы» һәм «Изге Язмалар» дигән сүзләрне ишеткәч, сөйләшүгә каршы төшә. Андый очракта беренче тапкыр килгәндә аларны борчый торган темаларга сөйләшү яхшырак булыр. Мәсәлән, мондый темалар: кешеләр яхшы хөкүмәткә никадәр мохтаҗ, гаиләләр өчен гамәли киңәшләрне кайдан табып була һәм киләчәктә нәрсә булачак. Бәлкем, кеше белән берничә сөйләшүдән соң гына аңа «Аллаһы хәбәре» дигән брошюраны тәкъдим итәрбез. Мәсәлән, башта мондый сораулар буенча фикер алыш: ни өчен Аллаһы барлыгына шикләнмәскә була һәм ни өчен Изге Язмалар ышанычка лаек.
[6 биттәге иллюстрация]
Өйдән-өйгә вәгазьләгәндә:
● «Сез Аллаһының кешеләргә карата нияте турында беләсезме? Безнең сезгә моның турында сөйлисебез килә. Аллаһы бар газапларның сәбәпләрен кайчан да булса юкка чыгарырмы? Сезнең моның турында уйлаганыгыз бармы? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда бу сорауга җавап бар һәм аларны сез бу брошюрадан таба аласыз. [Кешегә брошюраны бир, 1 нче дәрестәге 1 нче абзацны һәм Мәдхия 36:37 не укы.] Моннан күренгәнчә, Аллаһы безгә иң яхшысын тели. Сез моның белән ризамы? [Җавабын тыңла.] Теләсәгез, мин сезгә бу брошюраны калдыра алам. Киләсе тапкыр без икенче абзацны карап чыгарбыз һәм Аллаһы кешеләрне газаплардан ничек азат итәчәген Изге Язмалардан белербез». Кеше белән беренче тапкыр сөйләшкәндә аның вакыты булса, син, бәлкем, икенче абзацны һәм анда китерелгән өч шигырьне укып фикер алышырга булырсың. Бу дәрестәге икенче сорауны карап чыгар өчен, кабат килеп китү турында сөйләш.
● «Күп кешеләр дога кыла, аеруча авыр булганда. Ә сез дога кыласызмы? [Җавабын тыңла.] Сезнеңчә, Аллаһы бар кешеләрнең дә догасын тыңлыймы? Яисә кайбер догалар аңа яраклы түгелме? [Җавабын тыңла.] Минем бер брошюрам бар, анда бу сорауларга җавапны ничек Изге Язмалардан табып була икәне күрсәтелә. [Кешегә брошюраны бир, 12 нче дәрестәге 1 нче абзацны һәм «укыгыз» дигән шигырьләрне бергә карап чыгыгыз.] Аллаһы догаларыбызны тыңларга әзер булуы безне гаҗәпләндерә, шулай бит? Әмма дога безгә күбрәк ярдәм китерсен өчен, безгә Аллаһыны яхшы белергә кирәк. [2 нче дәресне ач һәм өстәмә исемнәрне күрсәт.] Теләсәгез, мин сезгә бу брошюраны калдыра алам. Киләсе тапкыр без бу кызык сорауларга Изге Язмалардан җавап табарбыз».
● «Күп кешеләрне киләчәк турында соравы борчый. Сезнеңчә, тормышыбыз яхшы якка үзгәрерме? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда безгә өмет бирүче яхшы хәбәр язылган. Моны белгәч, күп кенә кеше гаҗәпләнә. Менә бу сорауларга Изге Язмаларда җавап табып була». Кешегә брошюраны бир һәм соңгы битендәге сораулардан аны кызыксындырган сорауны сайларга тәкъдим ит. Аннары шул дәресне ач һәм өйрәнү ничек алып барыла икәнен күрсәт. Бу дәрестәге икенче сорауны карап чыгар өчен, кабат килеп китү турында сөйләш.
[7 биттәге иллюстрация]
Изге Язмалар өйрәнүен турыдан-туры тәкъдим итәргә тырыш:
● «Сезгә Изге Язмаларны ничек өйрәнеп булганын күрсәтәсебез килә. Бу брошюрада 15 дәрес бар һәм аның ярдәмендә сез мөһим сорауларга үз Изге Язмалар китабында җавап таба аласыз. [Кешегә брошюраның тышлыгын һәм соңгы битен күрсәт.] Сезнең Изге Язмаларны укыганыгыз бармы? [Җавабын тыңла.] Дәресләр никадәр гади булуына игътибар итегезче. [3 нче дәрестәге 3 нче сорауның 1 нче абзацын карап чык һәм Ачылыш 21:4, 5 не укы. Урынлы булса, киләсе абзацны һәм «укыгыз» дигән шигырьләрне карап чык.] Теләсәгез, мин сезгә бу брошюраны калдыра алам. Әйдәгез, Изге Язмаларны өйрәнеп карыйк. Өйрәнү сезгә ошаса, дәвам итеп була. Киләсе тапкыр без беренче дәресне карап чыга алабыз. Карагыз, ул бер битле генә».
[7 биттәге иллюстрация]
Кешегә кабат килеп киткәндә:
● Кызыксынган кешегә кабат килеп киткәндә, без болай дип әйтә алабыз: «Бик шатмын сезне күрергә. Мин сезгә бу брошюраны китердем, анда кызык сорауларга Изге Язмалар нигезендә җаваплар китерелә. [Кешегә брошюраны бир һәм соңгы битенә игътибар ит.] Сезне нинди тема кызыксындыра? [Җавабын тыңла. Аннары ул сайлаган дәресне ач.] Бу брошюра ярдәмендә Изге Язмаларда бу сорауга җавап табып була. Әйдәгез, мин сезгә күрсәтим». Бер-ике абзацны һәм «укыгыз» дигән шигырьләрне карап чык һәм өйрәнү ничек үткәрелә икәнен күрсәт. Шулай итеп син өйрәнү башладың! Кешегә брошюраны калдыр һәм кабат килеп китүгә сөйләш. Дәресне тәмамлагач, кеше сайлаган башка дәрескә күч яисә брошюраның 1 нче дәресеннән башлап өйрәнүне дәвам ит.