Хезмәтебездә остара барабыз. Язулар алып бару
Рәсүл Паул Тимутигә мондый киңәш биргән: «Үз-үзеңне күзәтеп тор һәм өйрәткәннәреңә игътибарлы бул» (1 Тим. 4:16). Аллаһы иңдергән бу сүзләр шуны күрсәтә: әле генә вәгазьче булып киткәнбезме я инде күп еллар хезмәт итәбезме, безгә яхшы хәбәрне таратуда остара барырга кирәк. Безгә бу яктан булышыр өчен, «Безнең патшалык хезмәтебездә» «Хезмәтебездә остара барабыз» дигән яңа рубрика бастырылачак. Һәр мәкаләдә хезмәтебезнең үтә мөһим бер ягы каралачак һәм аны үстерүгә кагылышлы берничә киңәш биреләчәк. Бер ай эчендә һәрберебез мәкаләдә искә алынган хезмәтнең шул ягына күбрәк игътибар итәргә тырышыр. Айның азагында без хезмәт очрашуында бу киңәшләрне кулланудан килгән файда турында сөйләрбез. Февраль аенда без язулар алып баруга игътибар итәрбез.
Ни өчен бу мөһим? Бирелгән йөкләмәбезне үтәр өчен, вәгазьләү генә җитми. Без чәчелгән хакыйкать орлыкларына су сибәргә, ягъни кызыксынган кешеләргә кайтып, аларны өйрәтергә тиеш (Мат. 28:19, 20; 1 Көр. 3:6—9). Моның өчен кеше белән кабат очрашырга һәм, үткән сөйләшүгә нигезләнеп, аңа кызык булган нәрсәләр турында сөйләргә кирәк. Шуңа күрә кызыксынган кешене тапкач, безгә аның турында язулар алып барырга кирәк.
Бу айда кулланып кара:
Язулар алып барганда синең белән вәгазьләгән кардәшкә нәрсә турында язганыңны әйт.