Безнең сайтыбыз ярдәмендә вәгазьлә
Безнең сайтны яхшы хәбәрне «җир читенә кадәр» таратыр өчен куллану файдалы (Рәс. 1:8). Кешеләрнең күбесенең беркайчан да jw.org дигән сайтка кергәннәре булмаган. Алар бу сайт турында вәгазьчеләрдән белеп алган.
Бер район күзәтчесе «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеороликны үз телефонына йөкләп алган. Ул бу роликны кешеләргә җае килгәндә күрсәтә. Өйдән-өйгә вәгазьләгәндә, ул болай ди: «Мин кешеләргә өч мөһим сорауга җавапны күрсәтеп йөрим. Бу — „ни өчен дөнья газаплар белән тулы?“, „ничек Аллаһы барысын да тәртипкә китерәчәк?“, „бүгенге авырлыкларны ничек җиңеп чыгарга?“ дигән сораулар. Боларга җавапны бу кыска видеороликны карап белеп була». Шуннан соң ул роликны уйната һәм кешегә карап тора. Ролик шулкадәр мавыктыргыч, күп кенә кешеләр хәтта күзләрен алмыйча аны ахырга кадәр карый. Аннары район күзәтчесе: «Сез әле генә сайтка кереп Изге Язмаларны өйрәнә башларга булганы турында ишеткәнсездер. Сезгә беркемне дә чакырасы юк, мин үзем моны ничек эшләп булганын кыскача күрсәтә алам»,— ди. Кеше ризалашса, ул аның белән өйрәнүне «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән буклетны кулланып башлый. Кешенең вакыты булмаса, ул киләсе очрашуга сөйләшә. Кафега тәнәфес вакытында барганда да, ул каршында утыручы кеше белән сөйләшеп җибәрә, ә аннары сайт ярдәмендә вәгазьли башлый. Ә син сайт ярдәмендә вәгазьлисеңме?