Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Ачулы кеше белән үзебезне ничек тотарга
Ни өчен бу мөһим? Без вәгазьдә очраткан кешеләрнең күбесе үзләрен әдәпле тота. Әмма Гайсә кайберәүләр безне нәфрәт итәчәк дип алдан әйткән (Яхъя 17:14). Шуның өчен ачулы кешеләр белән очрашканда гаҗәпләнәсе юк. Андый очракта без Йәһвәне шатландырыр өчен үзебезне дөрес тотарга тиеш, чөнки без аның вәкилләре (Рим. 12:17—21; 1 Пет. 3:15). Шулай эшләп, без, бәлки, туган киеренкелекне киметә алырбыз. Моннан тыш безнең тәртибебез бу кешегә һәм безне күзәткән кешеләргә яхшы шаһитлек бирер. Һәм, алар, бәлкем, икенче тапкыр Йәһвә Шаһитләрен тыңлардыр (2 Көр. 6:3).
Бу айда болай эшләп кара:
Гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында андый очракларга репетиция яса.
Ачулы кеше белән сөйләшкәч, хезмәттәшең белән бу кешегә ничек яхшырак җавап биреп булганы турында фикер алыш.