Кешеләрне темаларны кулланып өйрәтәбез
1. Темаларның нинди үзенчәлекләре бар?
1 «Безнең изге хезмәтебез»нең июль санында әйтелгәнчә, өйрәнү үткәрер өчен безнең берничә коралыбыз бар. Аларның берсе — Изге Язмаларны өйрәнер өчен шәхси темалар. Җәяләрдәге шигырьләр өзек итеп китерелми, аларны Изге Язмаларны ачып укырга кирәк. Өйрәнү үткәрер өчен басмаларыбызның күбесен берәр кешенең ярдәменнән башка аңлап була, әмма темаларны берәр өйрәтүченең ярдәме белән өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә кешегә берәр теманы тәкъдим итсәк, өйрәнүнең ничек үткәрелгәнен күрсәтү мөһим. Шулай итеп, ул Изге Язмалардагы яхшы хәбәр турында белем алу никадәр кызык икәненә инаныр (Мат. 13:44).
2. Беренче килүдә темаларны ничек кулланырга?
2 Беренче килүдә. Болай башлап була: «Кешеләр еш кына: „Бу дөнья нәрсә булып бетәр микән?“ — дигән сорау биреп уйлана. Ә сез ничек уйлыйсыз, без кайчандыр булса яхшырак яши башларбызмы, юкмы? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда шатлыклы, өметле хәбәр бар». Шуннан соң туры килгән теманы ачып өйрәнүнең ничек үткәрелгәнен күрсәт. Я шулай эшләп була: берәр теманы сайлап кешегә кызык сорау биргәннән соң җавапны Изге Язмалардан ничек таба алганын күрсәтеп була. Кеше белән сөйләшкәндә кайбер вәгазьчеләр темага туры килгән берәр видеороликны күрсәтә.
3. Темаларны кулланып өйрәнүне ничек үткәрергә?
3 Өйрәнүне ничек үткәрергә? 1) Темага кызыксыну уята торган сорауны бир. 2) Шигырьләр укып һәм сорауларны әдәпле биреп, кешегә шигырьләрнең төп теманы ничек ачыклаганын аңларга ярдәм ит. 3) Өйрәнүчең материалны аңлаганмы, юкмы икәнен тикшерер өчен, аңа алдарак әйтелгән сорауны бир, я аста китерелгән калын шрифт белән язылган сорауны бир. Әгәр дә карала торган темага туры килгән берәр видеороликны әле күрсәтмәгән булсаң, күрсәт.
4. Бу файдалы коралны ничек оста куллана белергә?
4 Бу файдалы коралны яхшырак карап чык. Аны мөмкинлек туган саен куллан. Өйрәнү алдыннан кеше турында һәм темалардагы шигырьләр нигезендә ничек фикер алышып була икәне турында уйлан (Гыйб. сүз. 15:28; Рәс. 17:2, 3). Изге Язмаларны өйрәнер өчен шәхси темаларны оста кулланырга өйрәнсәң, алар кешеләрне хакыйкатькә өйрәтү буенча иң яраткан коралларыңның берсе булып китәр.