Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb17 октябрь 7 б.
  • Йәһвәне тормышың белән данла!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәне тормышың белән данла!
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Без талантлар турындагы гыйбрәтле хикәядән нәрсәгә өйрәнәбез?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Үз фатихаларыгызга шатланыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Изге Язмаларны өйрәнүчеләр хакында кайгыртабыз
    Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Талантлар турында мисал тырыш булырга өйрәтә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
mwb17 октябрь 7 б.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Йәһвәне тормышың белән данла!

Тормыш — иң кыйммәтле бүләк. Яшәү рәвеше белән бу бүләкне кадерләгәнебезне күрсәтәбез. Без Йәһвә Шаһитләре һәм талантларыбыз, сәләтләребез белән Тормыш Бирүчене — Йәһвәне данларга телибез (Зб 36:9; Ач 4:11). Әмма тормыш мәшәкатьләре һәм башка нәрсәләр аркасында рухи максатларыбыз икенче урынга күчәргә мөмкин (Мк 4:18, 19). Һәрберебез үзенә мондый сораулар бирсә, яхшы булыр иде: «Мин чыннан да Йәһвәгә иң кыйммәтлесен бирәмме? (Һш 14:2). Эш һәм карьера тормышымда нинди урында тора? Рухи максатларым нинди? Хезмәтемне ничек киңәйтә алам?» Яхшыртырга кирәк якларың бар дип уйласаң, үзгәрешләр ясар өчен Йәһвәдән ярдәм сора. Һәр көнең белән Йәһвәне данласаң, бәхетле һәм чыннан да канәгать була алачагыңа һич шикләнмә! (Зб 61:8)

Эдгардо Франко концертта чыгыш ясый; Эдгардо Франко яхшы хәбәрне вәгазьли

Син талантларыңны кемгә багышлыйсың?

«ТАЛАНТЫҢНЫ ЙӘҺВӘ ӨЧЕН КУЛЛАН» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Ни өчен талантларыңны Шайтан дөньясы өчен куллану акылсыз? (1Ях 2:17)

  • Йәһвәгә иң яхшысын биргәннәрнең тормышлары ничек үзгәрә?

  • Син сәләтләреңне һәм талантларыңны хезмәтнең кайсы төрләрендә куллана алыр идең?

ГАИЛӘ БЕЛӘН ГЫЙБАДӘТ КЫЛУ ӨЧЕН:

  • Йәһвәгә күп еллар хезмәт итүче, бәлки тулы вакытлы хезмәттә катнашучы, вәгазьчене кунакка чакыр. Аңа мондый сораулар биреп була: ул Йәһвәгә иң яхшысын бирер өчен нинди корбаннарга барган? Йәһвә аны ничек фатихалаган?

  • Син тормышларын Йәһвәгә хезмәт итүгә багышлаган кешеләрнең нинди шатлык кичергәннәрен белерсең

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу