МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Яңа дөнья якын!» дигән яхшы хәбәрне сөйләгез
Ноябрь аенда без «Яңа дөнья якын!» дигән яхшы хәбәрне сөйләргә тырышырбыз (Зб 37:10, 11; Ач 21:3—5). Бу кампаниядә тулырак катнашыр өчен, үз графигыгызны үзгәртегез. Бу айда ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә булсагыз, сез 30 я 50 сәгатьлек норманы сайлый аласыз.
Изге Язмалардан яңа дөнья турындагы берәр өзекне мөмкин кадәр күбрәк кешегә укырга тырышыгыз. Нинди өзекне укырга икәнен сайлаганда, территориягездә яшәгән кешеләрне аеруча нәрсә борчыганын исәпкә алыгыз. Кеше беренче сөйләшкәндә кызыксынса, аңа 2021 елгы «Күзәтү манарасы»ның 2 нче чыгарылышын бирегез. Мөмкин кадәр тизрәк кабат килеп китәргә һәм «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән брошюра буенча өйрәнү башларга тырышыгыз. «Яхшырак нәрсә турында яхшы хәбәрне» таратуда тулы катнашу зур шатлык китерә! (Иш 52:7)
«ЯҢА ДӨНЬЯДА» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Кечкенә кыз нинди искиткеч киләчәкне күз алдына китерә?
Сез яңа дөньядагы нинди фатихаларны зарыгып көтәсез?
Өмет турында уйлану безгә ноябрь аендагы кампаниядә катнашырга ничек булышыр? (Лк 6:45)