Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp22 № 1 10-11 б.
  • 3 | Фикер йөртү рәвешен үзгәртегез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 3 | Фикер йөртү рәвешен үзгәртегез
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалардагы тәгълимат:
  • Бу нәрсәне аңлата?
  • Нәрсә эшләп була?
  • «Аллаһының юмарт игелеге һәм кодрәте белән тулы Стифән»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Эстефәнне ташлар атып үтерәләр
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Нәфрәтне ничек җиңәргә?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
  • Нәфрәтне җиңеп була!
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
wp22 № 1 10-11 б.
Ир кеше башка раса кешесе белән кул кысышканын күз алдына китерә. Шәүләләреннән аларның бер-берсенә дошман икәнлеге күренә.

НӘФРӘТНЕ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?

3 | Фикер йөртү рәвешен үзгәртегез

Изге Язмалардагы тәгълимат:

«Акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз. Шул чакта сез Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белерсез» (РИМЛЫЛАРГА 12:2).

Бу нәрсәне аңлата?

Аллаһы уйларыбызга игътибар итә (Ирмия 17:10). Шул сәбәпле нәфрәт белдерүче сүзләрдән һәм эшләрдән генә арыну җитәрлек түгел, күбрәкне эшләү таләп ителә. Нәфрәт уйлардан һәм хисләрдән башлана. Шуңа күрә акылыбызда һәм йөрәкләребездә нәфрәт чаткыларын сизсәк, аларны шунда ук юк итәргә тырышыйк. Шул вакытта гына без үзгәрә алырбыз һәм нәфрәт учагын сүндерербез.

Нәрсә эшләп була?

Башкалар турында, аеруча башка раса һәм милләт кешеләре турында, нәрсә уйлаганыгызны намуслы итеп тикшереп чыгыгыз. Үзегезгә сорау бирегез: «Мин аларга ничек карыйм? Карашым алар турында үзем белгән нәрсәләргәме яисә аларга карата булган ялгыш фикергә нигезләнгәнме?» Нәфрәт һәм көч куллану чагылдыручы һәртөрле мәгълүматны караудан һәм укудан качыгыз.

Аллаһы Сүзе нәфрәтне акылыбыздан һәм йөрәгебездән алып ташларга ярдәм итә ала

Үз уйларыгызны һәм хисләрегезне дөрес бәяләү җиңел булмаска мөмкин. Ләкин Аллаһы Сүзе «йөрәгебездәге уй-ниятләребезне ачыкларга» ярдәм итә ала (Еврейләргә 4:12). Шуңа күрә Изге Язмаларны тырышып өйрәнегез. Үз фикерләрегезне анда язылганнар белән чагыштырып, уйларыгыз Изге Язмалардагы тәгълиматларга туры килсен өчен, көчегездән килгәнне эшләгез. Аллаһы Сүзе акылыбызда һәм йөрәгебездә тирән тамырланган нәфрәт хисеннән арынырга ярдәм итәр (2 Көринтлеләргә 10:4, 5).

Тормыштан алынган мисал. СТИВЕН

Үз фикер йөртү рәвешен үзгәрткән

Стивен.

Стивен һәм аның гаиләсе ак тәнле кешеләр ягыннан нәфрәт тулы мөнәсәбәткә дучар булган. Нәтиҗәдә, ул көч кулланып кара тәнлеләрнең граждан хокуклары өчен көрәшүче бер сәяси партия тәэсиренә эләккән. Вакыт узу белән, ул үзе дә җинаять кылуда катнаша башлаган. Стивен болай ди: «Бер тапкыр без дусларым белән кинотеатрда фильм карадык. Ул Африкадан килгән колларның Кушма Штатларда газап чигүләре турында иде. Бу безнең ачуыбызны чыгарды. Һәм без шундук ак тәнле яшьләргә ташландык. Шуннан соң без, тагын кемне кыйнарга белмичә, ак тәнле кешеләр яшәгән күрше районнарга киттек».

Стивен Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, аның карашы тулысынча үзгәргән. Ул болай дип искә төшерә: «Башка раса кешеләре ягыннан күп тапкыр тискәре караш белән очрашканга, мин Йәһвә Шаһитләре арасындагы мөнәсәбәтләргә соклана идем. Мәсәлән, бер ак тәнле Йәһвә Шаһитенә чит илгә китәргә туры килгәч, ул бер кара тәнле гаиләне үз балаларын карап торырга сораган. Башка очракта бер ак тәнле гаилә яшәр урыны булмаган бер кара тәнле егеткә үзләрендә яшәргә тәкъдим иткән». Гайсә чын мәсихчеләр арасында мәхәббәт сөрәчәк дип пәйгамбәрлек иткән. Стивен бу сүзләрнең Йәһвә Шаһитләрендә үтәлгәненә инанган (Яхъя 13:35).

Стивенны нәфрәт тулы эшләрдән баш тартырга нәрсә этәргән? Аңа Римлыларга 12:2 дә язылган сүзләр ярдәм иткән. Ул болай ди: «Мин фикер йөртүемне үзгәртергә кирәклеген аңладым. Миңа үземне тыныч тотарга гына түгел, ә шулай ук, акылымны яңартып, тынычлык саклап яшәргә өйрәнергә кирәк иде». Стивен инде 40 елдан артык нәфрәт хисеннән азат булып бәхетле тормыш алып бара.

Стивенның тәрҗемәи хәлен «Күзәтү манарасы» 2015 ел, 1 июль, 10, 11 нче битләрдән укып була.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу