Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w22 июнь 2-7 б.
  • Йәһвә кичерүдә иң бөек үрнәк күрсәтә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә кичерүдә иң бөек үрнәк күрсәтә
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЙӘҺВӘ КИЧЕРЕРГӘ ӘЗЕР
  • ЙӘҺВӘ НИЧЕК КИЧЕРӘ?
  • ЙӘҺВӘ КЕМНЕ КИЧЕРӘ?
  • ЙӘҺВӘНЕҢ КИЧЕРӘЧӘГЕНӘ ШИКЛӘНМӘГЕЗ
  • Йәһвәнең үзеңне кичергәненә шикләнмә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Аллаһы мине кичерерме?
    Рухи сорауларга җавап
  • Кичерә белгәннәрне Йәһвә үз фатихасыннан аермас
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Йәһвәнең кичерүе нинди ул?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
w22 июнь 2-7 б.

24 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә кичерүдә иң бөек үрнәк күрсәтә

«И Йәһвә, син игелекле һәм кичерергә әзер, үзеңә ялварганнарның һәммәсенә син тугры мәхәббәтеңне мул итеп күрсәтәсең» (ЗӘБ. 86:5).

42 ҖЫР Аллаһы хезмәтчесенең догасы

БУ МӘКАЛӘДӘa

1. Вәгазьче 7:20 дә Сөләйман патшаның нинди сүзләре язылган?

СӨЛӘЙМАН патша болай дип язган: «Җир йөзендә гел игелек кылып яшәгән һәм бер дә гөнаһ кылмаган тәкъва кеше юк» (Вәг. 7:20). Бу сүзләр белән ризалашмый булмый. Без барыбыз да гөнаһ кылабыз (1 Яхъя 1:8). Шуңа күрә барыбыз да Аллаһының һәм башка кешеләрнең кичерүенә мохтаҗ.

2. Дусларыбыз безне кичергәндә, без нәрсә хис итәбез?

2 Сезнең якын дустыгызны рәнҗеткәнегез булдымы? Сез, аның белән дуслашыр өчен, мөгаен, эчкерсез гафу үтенгәнсездер. Дустыгыз сезне кичергәч, җиңеллек сизгәнсездер һәм йөрәгегездә тынычлык урнашкандыр.

3. Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?

3 Без Йәһвәнең үзебезнең иң якын дустыбыз булуын телибез. Әмма вакыт-вакыт аны сүзләребез я эшләребез белән күңелсезләндерәбез. Әмма Йәһвә безне кичерергә әзер. Без моны кайдан беләбез? Аның мәрхәмәте кешеләрнекеннән ничек аерылып тора һәм Аллаһы безне кичерсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Әйдәгез, моның турында фикер алышыйк.

ЙӘҺВӘ КИЧЕРЕРГӘ ӘЗЕР

4. Без Йәһвәнең кичерергә әзер булуын кайдан беләбез?

4 Йәһвә үз Сүзендә кичерергә әзермен дип ышандыра. Йәһвә Синай тавында Мусага фәрештә аша үзе турында болай дип әйткән: «Йәһвә — шәфкатьле һәм кызганучан Аллаһы. Йәһвә ярсырга ашыкмый, тугры мәхәббәткә бай һәм әйткән сүзен һәрвакыт үти, меңләгәннәргә тугры мәхәббәтен күрсәтә, хаталарны, җинаятьләрне һәм гөнаһларны кичерә» (Чыг. 34:6, 7). Әйе, Йәһвә киң күңелле, шуңа күрә тәүбә иткән кешеләрне кичерә (Ник. 9:17; Зәб. 86:15).

Апа-кардәш янында Зәбур 103:13, 14 тәге «Ул безнең ничек яратылганыбызны яхшы белә» дигән сүзләр язылган. Аның янында балачагындагы вакыйгалар фотолар рәвешендә күрсәтелгән.

Йәһвә безгә үткәндә нәрсә тәэсир иткәнен яхшы белә (5 нче абзацны кара.)

5. Зәбур 103:13, 14 буенча, һәрбер кешене белү Йәһвәне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

5 Йәһвә — Барлыкка Китерүчебез, шуңа күрә аңа безнең турында барысы да мәгълүм. Уйлап кына карагыз: ул җирдәге һәр кешене нечкәлекләренә кадәр белә! (Зәб. 139:15—17) Аңа безгә ата-аналарыбыздан нинди кимчелекләр күчкәне ачык билгеле. Ул шулай ук нинди очраклар һәм вакыйгалар безнең шәхесебезгә ничек итеп тәэсир иткәнен белә. Һәр кешенең тормышы турында белү Йәһвәне нәрсә эшләргә дәртләндерә? Аларга карата шәфкатьлелек күрсәтергә. (Зәб. 78:39; Зәбур 103:13, 14 укы.)

6. Йәһвә безне кичерергә теләгәнен ничек раслаган?

6 Йәһвәнең кешеләрне кичерергә теләгәне ап-ачык. Ул бар кешеләрнең Адәм гөнаһы аркасында камилсез булганнарын белә (Рим. 5:12). Бер кеше дә үз-үзен я башка кешене гөнаһтан я үлемнән азат итә алмый (Зәб. 49:7—9). Әмма Йәһвә Аллаһы, ярату һәм кызгану күрсәтеп, безне бу коллыктан азат иткән. Ничек итеп? Яхъя 3:16 да Йәһвә үзенең бердәнбер Улын безнең хакка биргән дип әйтелә (Мат. 20:28; Рим. 5:19). Гайсә, үзенә иман иткәннәрне үлем коллыгыннан азат итәр өчен, үз гомерен биргән (Евр. 2:9). Йәһвәгә үзенең газиз Улының җәфа чигеп үлгәнен күрү күпме авырту китергәндер! Йәһвә, безне кичерергә теләмәгән булса, Улының үлеменә юл куяр идемени?

7. Нинди мисаллар Йәһвәнең ихлас күңелдән кичергәнен раслый?

7 Изге Язмаларда Йәһвә кичергән күп кенә кешеләрнең мисаллары китерелә (Эфес. 4:32). Сезнең хәтерегезгә кем килә? Бәлки, сез Манашшены исегезгә төшергәнсездер. Бу явыз патша Йәһвәгә каршы төрле гөнаһлар кылган. Ул ялган гыйбадәт кылуга баш-аяк чумган. Манашше үз улларын корбан итеп утта яндырган. Ул хәтта Йәһвә йортында ялган илаһның сынын урнаштырган. Изге Язмаларда Манашше турында: «Ул, Йәһвә күзендә чиксез дәрәҗәдә яманлык кылып, аның ачуын чыгарды»,— дип әйтелә (2 Елъ. 33:2—7). Әмма вакыт узу белән Йәһвә, Манашшеның чын күңелдән тәүбә иткәнен күреп, аны кичергән. Йәһвә аны хәтта яңадан патша итеп куйган (2 Елъ. 33:12, 13). Бәлки, сез Давыт патшаны да исегезгә төшергәнсездер? Ул да Йәһвәгә каршы җитди гөнаһлар кылган. Ул зина кылган һәм кеше үтергән. Әмма Давыт, үз хаталарын танып тәүбә иткәнгә, Йәһвә аны кичергән (2 Иш. 12:9, 10, 13, 14). Бу мисаллардан Йәһвәнең эчкерсез тәүбә иткән кешеләрне кичерергә теләгәне күренә. Йәһвәнең кичерүе кешеләрнең кичерүеннән бик нык аерылып тора. Моның турында киләсе абзацларда сүз барыр.

ЙӘҺВӘ НИЧЕК КИЧЕРӘ?

8. Ни өчен Йәһвә турында ул иң яхшы Хөкемче дип әйтеп була һәм бу кичерү белән ничек бәйле?

8 Яхшы хаким, ягъни хөкемче, кануннарны бик яхшы белергә тиеш. Ә Йәһвә — «бөтен җирнең Хакиме» (Ярат. 18:25). Ул, Хөкемчебез булудан тыш, Канун Бирүчебез дә, шуңа күрә ул бар кануннарны бик яхшы белә (Ишаг. 33:22). Йәһвә генә нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен төгәл әйтә ала. Яхшы хөкемчегә тагын нәрсә хас? Ул карар чыгарыр алдыннан бар фактларны исәпкә алырга тырыша. Йәһвә турында ул иң яхшы Хөкемче дип әйтеп була, чөнки ул бар фактларны белә. Шуңа күрә кешене кичерергәме, юкмы икәнен Йәһвә кебек беркем дә белми.

9. Кешене кичергәндә, Йәһвә нәрсәне исәпкә ала?

9 Еш кына хөкемчеләр бар фактларны белә алмый, әмма Йәһвә турында алай дип әйтеп булмый (Ярат. 18:20, 21; Зәб. 90:8). Йәһвә кеше ишеткәннән һәм күргәннән күбрәкне белә. Ул кешегә аның психик һәм эмоциональ хәле, төрле вакыйгалар һәм ана сөте белән кергән нәрсәләр ничек тәэсир иткәнен белә. Йәһвә шулай ук кешенең күңел түрендәгесен һәм мотивларын да күрә. Йәһвәдән бер нәрсәне дә яшереп булмый (Евр. 4:13). Димәк, кешене кичерергәме, юкмы икәнен карар иткәндә, Йәһвәгә бар фактлар да билгеле.

Таулар янында Канун 32:4 тәге «Ул — Кыя, аның эшләре камил» дигән сүзләр язылган.

Йәһвә гадел, кешеләрне аермый һәм аңа ришвәт биреп булмый (10 нчы абзацны кара.)

10. Ни өчен Йәһвә һәрвакыт гадел хөкем итә дип әйтеп була? (Канун 32:4)

10 Йәһвәнең карарлары һәрвакыт гадел. Ул кешеләрне аермый. Аның өчен кешенең абруе, сәләтләре, байлыгы һәм дәрәҗәсе мөһим түгел (1 Иш. 16:7; Ягък. 2:1—4). Аңа ришвәт тә биреп булмый, басым да ясап булмый (2 Елъ. 19:7). Йәһвә шулай ук хисләргә бирелеп тә карарлар кабул итми (Чыг. 34:7). Һичшиксез, Йәһвә — иң яхшы Хөкемче, чөнки ул намуслы хөкем итә. (Канун 32:4 укы.)

11. Йәһвәнең кичерүе кешеләрнең кичерүеннән нәрсә белән аерылып тора?

11 Борынгы Еврей Язмаларыннан күренгәнчә, Аллаһының кичерүе уникаль. Кайбер очракларда аның кичерүе турында сүз барганда, билгеле бер еврей сүзе кулланыла. Бер белешмәлектә аңлатылганча, «бу сүз кешеләрнең бер-берсен кичерүен аңлатмый. Ул Аллаһының кешеләрне кичерүенә генә карый». Йәһвәнең генә кешеләрне тулысынча кичерергә хокукы бар. Аллаһының кичерүе безгә нинди фатихалар китерә?

12, 13. а) Йәһвә безне кичергәндә, без нинди хисләр кичерәбез? ә) Йәһвә никадәр мәрхәмәтле?

12 Йәһвә безне кичергәндә, без күңел тынычлыгы сизәбез һәм вөҗдан безне бүтән газапламый. Кешеләрнең түгел, ә Йәһвәнең кичерүе генә андый тынычлык бирә (Рәс. 3:19). Андый кичерү ярдәмендә без Йәһвә белән кабат якын мөнәсәбәтләргә ия булабыз. Әйтерсең лә без беркайчан гөнаһ кылмаганбыз да.

13 Кичергәннән соң, Йәһвә безне бүтән гаепләми һәм җәза бирми (Ишаг. 43:25; Ирм. 31:34). «Көнчыгыш көнбатыштан ни хәтле ерак булса, ул җинаятьләребезне бездән шул хәтле ерак итә»,— дип әйтелгән Изге Язмаларда (Зәб. 103:12)b. Без Йәһвәнең игелеге турында уйланганда, бу безне сокландыра һәм йөрәгебез рәхмәт хисе белән тула (Зәб. 130:4). Әмма кем Йәһвәнең кичерүенә лаек?

ЙӘҺВӘ КЕМНЕ КИЧЕРӘ?

14. Без Йәһвәнең кичерүе турында нәрсә белдек?

14 Күргәнебезчә, Йәһвә кичергәндә, гөнаһның зур я кечкенә булуына карамый. Йәһвә, Барлыкка Китерүче, Хаким, Канун Бирүче буларак, бөтен нәрсәне белә. Һәм, безне кичергәндә, ул бу белемнәрен куллана. Әмма, кичерергәме, юкмы икәнен карар иткәндә, Йәһвә тагын нәрсәне исәпкә ала?

15. Лүк 12:47, 48 дән күренгәнчә, Йәһвә, кичергәндә, нәрсәгә игътибар итә?

15 Беренчедән, Йәһвә кешенең белә торып гөнаһ кылганмы икәнен исәпкә ала. Гайсә моның турында Лүк 12:47, 48 дә (укы) әйткән. Берәрсе аңлы рәвештә гөнаһ кылса, бу Йәһвәне бик рәнҗетә, чөнки ул белә торып үз Аллаһысына каршы чыга. Бу Йәһвә күзендә зур гөнаһ, һәм Йәһвә андый кешене кичермәскә дә мөмкин (Марк 3:29; Яхъя 9:41). Әмма без барыбыз да белә торып гөнаһ кылабыз бит. Әллә бу безгә кичерү юк дигәнне аңлатамы? Алай уйларга ашыкмыйк. Әйдәгез, тагын бер якка игътибар итик.

Абый-кардәш янында Ишагыя 55:7 дәге «Ул аны ихластан кичерер» дигән сүзләр язылган. Арткы планда ул боеккан. Беренче планда ул елмая һәм киләчәккә ышаныч белән карый.

Эчкерсез тәүбә итсәк, Йәһвә безгә мәрхәмәт күрсәтми калмас (16, 17 нче абзацларны кара.)

16. Тәүбә итү нәрсә ул һәм ни өчен тәүбә итмичә Йәһвәнең кичерүен алып булмый?

16 Икенчедән, Йәһвә өчен гөнаһ кылучының эчкерсез тәүбә итүе мөһим. Тәүбә иткән кеше үзенең фикер йөртү, эш итү рәвешен һәм гөнаһка карашын үзгәртә. Шулай ук андый кеше үзенең кылган гөнаһы аркасында я эшләргә тиеш булганны эшләмәгәне аркасында көенә. Тәүбә иткән кеше кылган гөнаһы аркасында гына түгел, ә бу гөнаһка китергән начар рухи хәләте аркасында да көенә. Манашше һәм Давыт патшаларны исебезгә төшерик. Алар җитди гөнаһлар кылса да, Йәһвә аларны кичергән, чөнки алар чын күңелдән тәүбә иткән (1 Пат. 14:8). Димәк, Йәһвә безне кичерсен өчен, ул безнең тәүбә итүебезне күрергә тиеш. Әмма кылган гөнаһларыбызга үкенү генә җитәрлекме? Юк! Йәһвә бездән конкрет адымнар көтәc. Шулай итеп, без Йәһвә исәпкә алган өченче якка килеп җиттек.

17. Тормыш рәвешен үзгәртү үз эченә нәрсәне ала һәм ни өчен бу мөһим? (Ишагыя 55:7)

17 Өченчедән, Йәһвә өчен кеше тормыш рәвешен үзгәрткәнме икәне мөһим. Йәһвә гөнаһ кылучы кеше яманлык юлын калдырыр һәм яңадан хакыйкать юлына басар дип көтә. (Ишагыя 55:7 укы.) Кешегә үз фикер йөртү рәвешен үзгәртергә һәм бар нәрсәгә Йәһвә күзлегеннән карарга тырышырга кирәк (Рим. 12:2; Эфес. 4:23). Гөнаһ кылган кеше фикер йөртү рәвешен һәм эш итү рәвешен үзгәртергә тәвәккәл булырга тиеш (Көл. 3:7—10). Моның барысы да Гайсәнең йолым корбаны нигезендә генә мөмкин. Нәкъ бу корбан нигезендә Йәһвә безне кичерә һәм гөнаһтан сафландыра. Кеше, тормыш рәвешен үзгәртер өчен, бар тырышлыкларын куйса, Йәһвә аны йолым корбаны нигезендә кичерәчәк (1 Яхъя 1:7).

ЙӘҺВӘНЕҢ КИЧЕРӘЧӘГЕНӘ ШИКЛӘНМӘГЕЗ

18. Без бу мәкаләдә Йәһвәнең кичерүе турында нәрсә белдек?

18 Әйдәгез, бу мәкаләдә каралган төп фикерләрне исебезгә төшерик. Йәһвә кичергән кебек, галәмдә беркем дә кичерә алмый. Ни өчен без алай дип әйтә алабыз? Беренчедән, Йәһвә һәрвакыт кичерергә әзер. Икенчедән, Йәһвә безне энәсеннән җебенә кадәр белә. Шуңа күрә ул без чын күңелдән тәүбә итәбезме, юкмы икәнен ап-ачык күрә. Өченчедән, Йәһвә, безне кичергәндә, гөнаһларыбызны тактадан акбурны сөртеп ташлагандай сөртеп ташлый. Нәтиҗәдә, без, Аллаһының хуплавына шикләнмичә, саф вөҗдан белән аңа хезмәт итә алабыз.

19. Камилсезлегебез аркасында кайвакыт гөнаһлар кылсак та, ни өчен безгә артык боегырга кирәк түгел?

19 Билгеле, камилсез булганга, без кайвакыт гөнаһлар кылырбыз. Безне «Изге Язмаларны аңлау» энциклопедиясендә (рус) язылган сүзләр дәртләндерә ала: «Йәһвә безнең гөнаһлы булуыбызны һәм кайвакыт хаталар кыла алганыбызны бик яхшы аңлый һәм безгә шәфкать күрсәтә. Камилсезлегебез аркасында гөнаһ кылсак, вөҗданыбызга безне артык озак вакыт интектерергә юл куймыйк (Зәб. 103:8—14; 130:3). Йәһвә юлыннан йөрергә тырышуыбыз безгә шатлык китерергә тиеш (Флп. 4:4—6; 1 Яхъя 3:19—22)». («Раскаяние» дигән мәкаләнең 7 нче абзацын кара.) Әллә бу фикерләр безне дәртләндермиме!

20. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

20 Без Йәһвәгә гөнаһларыбызны кичергәне өчен бик рәхмәтле. Без Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз? Йәһвәнең кичерүе кешеләрнең кичерүеннән нәрсә белән аерылып тора һәм нинди охшаш яклары бар? Ни өчен бу аерманы белү мөһим? Бу сорауларга җавап киләсе мәкаләдә каралачак.

БУ ШИГЫРЬЛӘРДӘ ЙӘҺВӘНЕҢ КИЧЕРҮЕ ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

  • Зәбур 103:13, 14

  • Канун 32:4

  • Ишагыя 55:7

45 ҖЫР Күңелемдәге уйларым

a Йәһвә үзенең Сүзендә гөнаһ кылган, әмма тәүбә иткән кешеләрне кичерергә әзер булганы турында әйтә. Әмма кайвакыт без үзебезне кичерелүгә лаек түгел дип санарга мөмкин. Бу мәкаләдән без, Йәһвәнең мәрхәмәтенә ышаныр өчен, нинди сәбәпләр барлыгын белербез.

b «Йәһвәгә якынлаш» дигән китапның 26 нчы бүлегенең 9 нчы абзацын кара.

c АҢЛАТМА. Тәүбә иткән кеше тормышында кылган начар эшләре аркасында кәенә, фикер йөртү рәвешен үзгәртә һәм дөрес булганны эшләмәгәнгә боега. Чын-чынлап тәүбә иткән кеше тормыш юлын үзгәртә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу